[1] Алты көн узганнан соң, Гайсә Петерне, Ягъкубны һәм аның бертуган кардәше Яхъяны Үзе белән алып, биек тауга күтәрелде. Алар анда үзләре генә иде.
[2] Шунда аларның күз алдында Гайсәнең кыяфәте үзгәреп китте: йөзе кояштай балкыды, ә киемнәре яктылык кебек ап-ак булды.
[3] Менә алар каршында Муса белән Ильяс пәйгамбәрләр пәйда булып, Гайсә белән сөйләштеләр.
[4] Шунда Петер Гайсәгә: – Хакимебез! Безнең монда булуыбыз ничек яхшы! Телисеңме, өч чатыр корам: берсен Сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска? – дип әйтте.
[5] Петер сөйләгән вакытта, балкып торган болыт төшеп, аларны каплады. Болыт эченнән: «Бу Минем сөекле Углымдыр, Ул – Минем куанычым. Аны тыңлагыз!» дигән өн килеп иреште.
[6] Бу тавышны ишетеп, шәкертләр йөзтүбән капландылар һәм нык куркыштылар.
[7] Гайсә, яннарына килеп, аларга кагылды һәм: – Торыгыз, курыкмагыз! – диде.
[8] Шәкертләр, күтәрелеп карагач, Гайсәдән башка беркемне дә күрмәделәр.
[9] Таудан төшкәндә, Гайсә аларга боерып: – Адәм Углы үледән терелтеп торгызылганга кадәр, күргәнегез хакында беркемгә дә сөйләмәгез, – дип әйтте.
[10] – Ә канун белгечләре ни өчен, башта Ильяс килергә тиеш, дип әйтәләр соң? – дип сорадылар шәкертләре.
[11] – Дөрестән дә, башта Ильяс килеп, бар нәрсәне әзерләп куяр, – дип җавап бирде Гайсә. –
[12] Сезгә әйтәм: Ильяс килде инде, ләкин кешеләр аны танымадылар һәм аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр. Шулай ук Адәм Углы да алар аркасында күп газаплар кичерәчәк.
[13] Шунда шәкертләре Гайсәнең Чумдыручы Яхъя хакында сөйләгәнен аңладылар.
[14] Алар халык төркеме янына әйләнеп кайткач, бер кеше килде дә Гайсә алдында тез чүгеп:
[15] – Әфәндем, углымны кызганчы! Аңарда өянәк авыруы, ул бик газаплана. Еш кына әле утка, әле суга ташлана.
[16] Мин аны шәкертләреңә китергән идем, әмма алар аны савыктыра алмадылар, – диде.
[17] – Әй, имансыз һәм бозык буын! Миңа сезнең белән күпме булырга? Күпме сезгә түзеп торырга? Малайны яныма китерегез! – диде Гайсә.
[18] Гайсә җенгә чыгарга әмер бирде. Җен чыгып китте, малай шул мизгелдә үк савыкты.
[19] Шәкертләре Гайсә белән ялгыз гына калгач, янына килделәр һәм: – Ни өчен без аны куып чыгара алмадык? – дип сорадылар.
[20] – Чөнки иманыгыз аз, – дип җавап бирде Гайсә. – Сезгә хак сүз әйтәм: горчица орлыгы кадәр генә иманыгыз булса һәм менә бу тауга: «Моннан тегендә күчеп кит», – дип әйтә калсагыз, ул урыныннан күчәр иде. Сезнең өчен мөмкин булмаган һичнәрсә булмас иде. [
[21] ]
[22] Алар Гәлиләядә бергә җыелгач, Гайсә аларга: – Адәм Углы кешеләр кулына тотып бирелергә
[23] һәм үтерелергә тиеш, әмма өченче көнне Ул терелтеп торгызылачак, – дип әйтте. Шәкертләр бик хафаландылар.
[24] Алар Кәпәрнаумга килеп җиткәч, Петер янына Аллаһы йорты өчен салым җыючылар килде. – Остазыгыз салым түләмиме? – дип сорадылар алар.
[25] – Түли, – дип җавап бирде Петер. Петер өйгә кергәч, беренче булып сүзне Гайсә башлады: – Шимун, син ничек уйлыйсың: җирдәге патшалар салымны һәм ясакны кемнән түләтәләр? Үз угылларыннанмы, әллә чит кешеләрдәнме?
[26] Петер: – Чит кешеләрдән, – дип җавап бирде. – Алай булгач, үз угыллары түләүдән азат, – диде Гайсә. –
[27] Әмма аларны рәнҗетмик. Күлгә барып кармак сал. Беренче эләккән балыкны алып, авызын ач һәм анда көмеш тәңкә табарсың. Аны алып, Минем өчен дә, үзең өчен дә салым җыючыларга бир.