Skip to content
Opens in a new window

[1] Ибраһим һәм Давыт токымыннан булган Гайсә Мәсихнең нәсел шәҗәрәсе.

[2] Ибраһим – Исхакның, Исхак – Ягъкубның, Ягъкуб – Яһүдәнең һәм аның агай-энеләренең әтисе,

[3] Яһүдә – Тамардан туган Перес һәм Зерахның әтисе, Перес – Хесронның, Хесрон – Рамның,

[4] Рам – Амминадабның, Амминадаб – Нахшонның, Нахшон – Салмонның,

[5] Салмон – Рәхәбтән туган Богазның, Богаз – Руттан туган Обиднең, Обид – Ишайның,

[6] Ишай Давыт патшаның әтисе иде. Давыт – Уриянең хатыныннан туган Сөләйманның,

[7] Сөләйман – Рехабгамның, Рехабгам – Абиянең, Абия – Асаның,

[8] Аса – Еһошафатның, Еһошафат – Йорамның, Йорам – Уззиянең,

[9] Уззия – Иотамның, Иотам – Әхәзнең, Әхәз – Хизәкыйянең,

[10] Хизәкыйя – Менашшеның, Менашше – Амонның, Амон Йошиянең әтисе иде.

[11] Исраил халкы көчләп Бабилгә күчерелү дәверендә Йошиянең углы Якөнья һәм аның агай-энеләре туды.

[12] Бабилгә көчләп күчерелгәннән соң, Якөньянең углы Шеһалтиел туды. Шеһалтиел – Зеруббабелның,

[13] Зеруббабел – Абиһудның, Абиһуд – Эльякыймның, Эльякыйм – Аззурның,

[14] Аззур – Садыйкның, Садыйк – Ахимнең, Ахим – Элиудның,

[15] Элиуд – Элгазарның, Элгазар – Маттанның, Маттан – Ягъкубның,

[16] Ягъкуб Мәрьямнең ире Йосыфның әтисе иде. Мәрьямнән Мәсих дип аталган Гайсә туды.

[17] Ибраһимнан Давытка кадәр барлыгы ундүрт буын, Давыттан алып Бабилгә көчләп күчерелгән вакытка кадәр ундүрт буын һәм Бабилгә күчерелеп, Мәсих туганга кадәр ундүрт буын булды.

[18] Гайсә Мәсихнең тууы менә болай булган: анасы Мәрьям Йосыф белән ярәшелгән булган, әмма алар никахлашканчы, Мәрьямнең Изге Рухтан балага узганы ачыкланган.

[19] Ире Йосыф исә тәкъва кеше буларак, Мәрьямне оятка калдырмас өчен, ярәшүне яшертен генә өзәргә ниятләгән.

[20] Әмма ул бу турыда уйлап йөргәндә, төшендә аның янына Раббы фәрештәсе килеп: – Давыт нәселеннән булган Йосыф! Мәрьямне хатын итеп алырга курыкма. Карынында йөрткән баласы Изге Рухтан.

[21] Ул ир бала тудырачак. Син Аңа Гайсә дип исем кушарсың, чөнки Ул Үз халкын гөнаһлардан коткарачак! – диде.

[22] Болар барысы да Раббының пәйгамбәр аша:

[23] «Менә, гыйффәтле кыз, авырга калып, угыл табачак. Аңа Иммануил дип исем кушарлар», – дигән сүзләре гамәлгә ашсын өчен булды. Иммануил – «Аллаһы безнең белән» дигәнне аңлата.

[24] Йосыф йокысыннан уянгач, Раббының фәрештәсе нәрсә кушкан булса, шуны эшләде: ул Мәрьямгә өйләнде.

[25] Әмма Мәрьям Углын тудырганчы, Йосыф аңа якынаймады. Балага ул Гайсә дип исем кушты.

Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters