Skip to content
Opens in a new window

[1] Бер шимбә көнне Гайсә иген кырлары аша үтеп бара иде. Ачыккан шәкертләре башаклар өзеп ашый башладылар.

[2] Фарисейлар, моны күреп, Гайсәгә: – Кара, шәкертләрең шимбә көнне эшләргә ярамаганны эшлиләр! – дип әйттеләр.

[3] – Давыт һәм юлдашлары ачыккач, аның нәрсә эшләгәне хакында укыганыгыз булмадымыни: ул, Изге йортка кереп, Аллаһыга багышланган икмәкләрне ашаган, ә аларны исә һичкемгә – ни аның үзенә, ни кешеләренә, руханилардан башка һичкемгә дә ашарга рөхсәт ителмәгән, – дип җавап кайтарды Гайсә. –

[5] Аллаһы йортында руханиларның шимбә көн канунын бозуларын, әмма моның аларга гаепкә саналмавын Канун китабыннан укымадыгызмы әллә?

[6] Сезгә әйтәм: монда Аллаһы йортына караганда бөегрәге бар.

[7] Әгәр сез Аллаһының: «Мин корбаннар түгел, рәхим-шәфкать телим» дигән сүзләренең мәгънәсен аңласагыз, гаепсезләрне хөкем итмәс идегез.

[8] Адәм Углы – шимбә көннең Хуҗасы.

[9] Аннан китеп, Гайсә гыйбадәтханәгә килде.

[10] Анда кулы корышкан бер кеше бар иде. – Шимбә көнне савыктыру рөхсәт ителәме? – дип сорадылар кайберләре Гайсәдән. Чынлыкта исә алар Гайсәне гаепләргә сәбәп эзлиләр иде.

[11] – Арагыздагы берәүнең бердәнбер сарыгы булып, ул сарык шимбә көнне чокырга егылып төшсә, аны чыгармас иде микән? – диде Гайсә. –

[12] Кеше исә сарыктан күпкә кадерлерәк бит. Шулай булгач, шимбә көнне яхшылык эшләү рөхсәт ителә.

[13] Шуннан соң Ул теге кешегә: – Кулыңны суз! – диде. Ул кулын сузды, һәм кулы савыкты. Икенчесе кебек үк исән булды.

[14] Фарисейлар исә, гыйбадәтханәдән китеп, Гайсәне ничек һәлак итү хакында бергәләшеп киңәш кордылар.

[15] Гайсә, бу хакта белеп, аннан китте. Артыннан күп халык иярде. Ул авыруларның барысын да савыктырды.

[16] Әмма Үзенең кем булуы хакында беркемгә дә сөйләмәскә кушты.

[17] Бу вакыйгалар Ишагыйя пәйгамбәр аша әйтелгән сүзләр гамәлгә ашсын өчен булды:

[18] «Менә Үзем сайлап алган Хезмәтче, Минем сөеклем, җанымның шатлыгы. Мин Аны Рухым белән сугарырмын, һәм Ул халыкларга гадел хөкемне игълан итәр.

[19] Ул бәхәсләшмәс, кычкырмас, урамнарда тавышын һичкем ишетмәс.

[20] Гаделлекне җиңүгә ирештергәнче, чатнаган камышны сындырып төшермәс, пыскып яткан филтәне сүндермәс.

[21] Халыклар Аның исеменә өмет багларлар».

[22] Аннары Гайсә янына җен кагылган кешене китерделәр. Ул сукыр һәм телсез иде. Гайсә аны савыктырды, һәм ул сөйләшә, күрә башлады.

[23] Кешеләр шаккаттылар һәм: – Давыт Углы була аламы Ул? – дип сорадылар бер-берсеннән.

[24] Моны фарисейлар ишетеп: – Җеннәр башлыгы Белзебул ярдәме белән генә Ул җеннәрне куып чыгара, – диделәр.

[25] Гайсә, аларның уйларын белеп: – Үз эчендә бүлгәләнгән һәр патшалык җимерелер. Шулай ук үз эчендә бүлгәләнгән шәһәр яки гаилә дә таркалыр.

[26] Әгәр шайтан шайтанны куып чыгара икән, димәк, үз-үзенә каршы көрәшә. Аның патшалыгы ничек сакланып калыр икән?

[27] Ә инде Мин Белзебул ярдәме белән җеннәрне куып чыгарам икән, иярченнәрегез кем ярдәмендә куып чыгара соң?! Шул сәбәпле алар сезнең хөкемчегез булыр.

[28] Ә инде Мин Аллаһы Рухы белән җеннәрне куып чыгарам икән, димәк, сезгә Аллаһы Патшалыгы инде килеп җитте дигән сүз, – диде.

[29] – Кем көчле кешенең өенә кереп, аның малын талар икән?! Башта ул аны бәйләп куярга тиеш. Бәйләсә генә, ул аның өен талап чыга алыр.

[30] Минем яклы булмаган – Миңа каршы дигән сүз. Кем Минем белән җыймый, ул тарката.

[31] Шуңа күрә Мин сезгә әйтәм: кешеләрнең бөтен гөнаһлары һәм көферлеге кичерелер, әмма Аллаһы Рухына каршы көферләнү кичерелмәс.

[32] Адәм Углына каршы берәр нәрсә әйтүче кичерелер, әмма Изге Рухка каршы берәр нәрсә әйтүче хәзерге заманда да, киләчәктә дә кичерелмәс.

[33] Яхшы җимеш китерер өчен, агачның яхшы булуы кирәк. Әгәр агач начар икән, җимешләре дә начар булыр. Җимешенә карап, агачы беленә.

[34] Елан токымы! Явыз була торып, сез ничек яхшы сөйләшә аласыз? Кеше күңеленнән нәрсә ташыса, телендә дә шул була.

[35] Яхшы кеше үзенең яхшылык хәзинәсеннән яхшылык чыгара, ә явыз кешенең явызлык хәзинәсеннән явызлык саркый.

[36] Сезгә әйтәм: әйтелгән һәр буш сүз өчен кешеләр кыямәт көнендә хисап тотачак.

[37] Әйткән сүзләреңә карап, сине акларлар, әйткән сүзләреңә карап хөкем итәрләр.

[38] Шуннан соң канун белгечләре һәм фарисейлар арасыннан берничәсе Аңа: – Остаз, без Синең берәр илаһи билге күрсәтүеңне телибез, – дип әйттеләр.

[39] Ләкин Гайсә аларга: – Явыз һәм Аллаһыга иман итмәүче буын билге таләп итә, әмма аларга Юныс пәйгамбәр галәмәтеннән башка билге бирелмәс, – дип җавап бирде. –

[40] Юныс пәйгамбәр диңгез җанварының карынында өч көн һәм өч төн үткәргән кебек, Адәм Углы да җир куенында өч көн һәм өч төн үткәрер.

[41] Ниневәлеләр кыямәт көнендә бу буын кешеләре белән бергә торып, аларны гаепләрләр, чөнки алар Юныс пәйгамбәрнең вәгазен ишетеп тәүбәгә килгәннәр иде. Ә Мондагы – Юныстан бөегрәк.

[42] Көньяк патшабикәсе кыямәт көнендә, бу буын кешеләре белән бергә торып, аларны гаепләр, чөнки ул, Сөләйман патшаның зирәк сүзләрен тыңлау өчен, җир читеннән килгән булган. Ә Мондагы Сөләйманнан бөегрәк.

[43] Явыз рух, кешедән чыкканнан соң, сусыз урыннарда үзенә сыеныр урын эзләп йөри, әмма таба алмый.

[44] Ул: «Элекке йортыма әйләнеп кайтыйм әле», – ди. Кире кайткач, ул аны кешесез, себерелгән һәм җыештырылган хәлдә күрә.

[45] Аннары ул үзеннән дә явызрак җиде рухны ияртеп кайтып, алар шунда яши башлыйлар. Шуннан әлеге кешенең хәле элеккегә караганда да начарлана. Бу явыз буын белән дә шулай булыр.

[46] Гайсә халыкка сөйләгәндә, анасы һәм энеләре тышта тордылар: алар Гайсә белән сөйләшергә теләделәр.

[47] Ниндидер бер кеше Гайсәгә: – Анаң белән энеләрең тышта көтеп торалар. Алар Синең белән сөйләшергә телиләр, – дип әйтте.

[48] Гайсә исә бу кешегә: – Кем Минем анам һәм туганнарым кем? – җавап бирде.

[49] Кулы белән шәкертләренә күрсәтеп: – Менә Минем анам һәм туганнарым! – дип дәвам итте. –

[50] Күктәге Атамның ихтыярын үтәүче кеше Миңа ир туганым да, кыз туганым да, анам да була.

Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters