[1] Аллаһы Углы Гайсә Мәсих хакындагы Яхшы хәбәрнең башы. Ишагыйя пәйгамбәр китабында:
[2] «Менә, Мин алдыңнан хәбәрчемне җибәрәм, ул Сиңа юл әзерләр. Чүлдә әнә бер аваз яңгырый: „Раббыга юл әзерләгез, Аның барыр сукмакларын турайтыгыз!“» – дип язылганча,
[4] чүл якларына Чумдыручы Яхъя килде һәм, тәүбәгә килүегезнең билгесе итеп, суга чумдыру йоласын үтәгез, һәм Аллаһы сезнең гөнаһларыгызны кичерер, дип халыкны вәгазьләп йөрде.
[5] Аның янына бөтен Яһүдия иленнән, Иерусалимнән кешеләр агыла башлады. Килүчеләр гөнаһларын икърар итәләр, һәм Яхъя аларны Үрдүн суына чумдыра иде.
[6] Яхъяның өстендә дөя йоныннан хәстәрләнгән кием, ә билендә күн каеш иде. Ашаган ризыгы аның саранча вә кыр балы булды.
[7] – Минем арттан кодрәтлерәк Берәү килә. Мин, иелеп, Аның аяк киеме каешын чишәргә дә лаек түгелмен, – дип вәгазьләде ул. –
[8] Мин сезне суга чумдырсам, Ул сезне Изге Рухка чумдырыр.
[9] Шул көннәрдә Яхъя янына Гәлиләя өлкәсенең Насара шәһәреннән Гайсә килде, һәм Яхъя Аны Үрдүн елгасына чумдырып алды.
[10] Судан чыгуга, Гайсә күк капусының ачылуын һәм Рухның күгәрчен рәвешендә Үзенә иңүен күрде;
[11] һәм шулчак күкләр киңлегеннән «Син – Минем сөекле Углым, Син – Минем куанычым!» дигән тавыш килеп иреште.
[12] Шул ук мизгелдә Рух Гайсәне чүлгә ияртеп алып китте.
[13] Гайсә, чүлдә кырык көн булып, шайтан тарафыннан вәсвәсәгә салынды. Ул анда кыргый хайваннар арасында яшәде, ә фәрештәләр Аңа хезмәт күрсәтте.
[14] Яхъя зинданга ябылганнан соң, Гайсә Гәлиләягә килде һәм Аллаһыдан ирешкән Яхшы хәбәрне таратып йөри башлады:
[15] – Вакыты җитте! – диде Ул. – Аллаһы Патшалыгы инде бик якын! Тәүбәгә килегез һәм Яхшы хәбәргә инаныгыз!
[16] Көннәрдән беркөнне Гәлиләя күле буеннан барганда, Гайсә ятьмә салучы Шимун белән аның бертуган кардәше Әндрине күрде (алар балыкчылар иде). – Минем арттан иярегез! Мин сезне кеше аулаучы итәрмен, – диде аларга Гайсә.
[18] Алар шунда ук, ятьмәләрен калдырып, Аңа иярделәр.
[19] Тагын берара үткәч, Гайсә, көймәдә ятьмәләрен сипләп утыручы Зебедәй угылларын – Ягъкубны һәм аның бертуган кардәше Яхъяны күреп,
[20] шунда ук Үз янына дәште; һәм алар, аталары Зебедәйне ялчылары белән бергә көймәдә калдырып, Аның артыннан киттеләр.
[21] Алар бергәләп Кәпәрнаум шәһәренә килделәр; шимбә көн җитүгә, Гайсә гыйбадәтханәгә барды һәм шунда гыйлем бирә башлады.
[22] Аның сөйләгәннәренә барысы да хәйран калды, чөнки Ул канун белгече сыман түгел, ә бәлки хакимлеккә ия булган кеше кебек өйрәтте.
[23] Шулвакытны гыйбадәтханә эчендә җен кагылган бер адәм бар иде:
[24] – Насаралы Гайсә! Сиңа бездән нәрсә кирәк?! Син безне һәлак итәр өчен килдеңме? Мин Синең Кем икәнеңне беләм! Син – Аллаһының Изгесе, – дип кычкырды ул.
[25] Әмма Гайсә адәм эчендәге җенгә: – Шым бул! Чык аңардан! – дип боерды.
[26] Җен, теге кешене калтыратып һәм каты итеп кычкырып, аңардан чыгып китте.
[27] Барысы, шомга калып, бер-берсенә: – Нәрсә бу? Яңа һәм кодрәтле нинди гыйлем бу? Аның боеруына хәтта җеннәр дә буйсына!
[28] Гайсә турындагы хәбәр тиз арада бөтен Гәлиләя җирендә таралды.
[29] Гайсә, Ягъкуб һәм Яхъя, гыйбадәтханәдән чыгып, бөтенесе бергә Шимун белән Әндринең йортына юнәлделәр.
[30] Шимунның кайнанасы кызышып-авырып ята иде, бу хакта шундук Гайсәгә әйттеләр.
[31] Гайсә аның янына килеп кулыннан тотты да торырга булышты. Хатынның кызышуы бетте, һәм ул аларга табын әзерли башлады.
[32] Ә инде кич җитеп кояш баегач, Гайсә янына барлык авыру һәм җен кагылган кешеләрне алып килә башладылар.
[33] Ишек төбенә бөтен шәһәр халкы җыелды.
[34] Гайсә төрле авырулардан интеккән байтак кешене савыктырды, күп җеннәрне куып чыгарды. Җеннәр Аның Кем булуын белгәнгә күрә, Ул аларга һичнәрсә әйтергә рөхсәт итмәде.
[35] Иртәгесен Гайсә яктырганчы ук торды да, аулак урынга барып, дога кылды.
[36] Шимун үзенең иптәшләре белән Аны эзләп китте һәм,
[37] Гайсәне табып: – Барысы да Сине эзлиләр, – диде.
[38] – Башка урыннарга, күрше авыл-шәһәрләргә китик, Миңа анда да Яхшы хәбәрне таратырга кирәк. Мин бит шуның өчен килдем, – диде Гайсә.
[39] Ул шулай, гыйбадәтханәләрдә Яхшы хәбәрне сөйләп, җен кагылган кешеләрдән җеннәрен куып, бөтен Гәлиләя җире буйлап йөрде.
[40] Бер көнне махау чире белән авыручы бер кеше, Гайсә каршына килеп, тезләренә егылды да: – Теләсәң, мине тазарта алыр идең Син! – дип, гозерен белдерде.
[41] Гайсә аны кызганды һәм, кулын сузып, аңа орынды да: – Әйе, телим. Тазарын! – диде.
[42] Гайсә шулай дип әйтүгә, тегенең тәне махаудан арынды, һәм ул тазарынып калды.
[43] – Кара аны, берәүгә дә сөйлисе булма, ләкин руханига барып күрен һәм терелүеңнең билгесе итеп Муса канунында таләп ителгән корбаныңны китер, – дип җитди итеп кисәткәннән соң, Гайсә аны шундук өенә кайтарып җибәрде.
[45] Әмма әлеге адәм, Гайсә яныннан китүгә, шушы хәл турында бөтен җирдә сөйләп йөри башлады. Шуңа күрә Гайсә инде ачыктан-ачык шәһәрдә күренә алмады, кешесез-аулак урыннарда кала бирде. Әмма Аның янына төрле тарафлардан халык һаман агыла торды.