[1] Гайсә, Үзенең унике шәкертенә нәсыйхәт биреп бетергәч, башка шәһәрләрдә гыйлем биреп һәм вәгазьләп йөрергә дип, аннан китеп барды.
[2] Чумдыручы Яхъя исә, зинданда чакта Мәсихнең кылган гамәлләре хакында ишеткәч, Аңардан: «Килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне көтикме?» – дип сорарга шәкертләрен җибәрде.
[4] Гайсә, аларга җавап биреп: – Барыгыз, күргәннәрегезне һәм ишеткәннәрегезне Яхъяга кайтып сөйләгез:
[5] сукырлар янә күрә, аксаклар йөри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелә һәм фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә.
[6] Минем хакта кем шикләнми, шул бәхетле, – диде.
[7] Яхъя шәкертләре киткәндә, Гайсә халыкка Яхъя хакында сөйли башлады: – Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз? Җилдә тирбәлә торган камышны карарга дипме?
[8] Нәрсә карарга бардыгыз инде сез? Купшы кием кигән кешенеме? Ә бит купшы кием кигәннәр сарайларда яшиләр.
[9] Ул чакта нәрсә карарга бардыгыз? Пәйгамбәрнеме? Әйе! Мин сезгә әйтәм, ул пәйгамбәрдән дә бөегрәк!
[10] Изге язмада: «Менә, Мин алдыңнан хәбәрчемне җибәрәм, Синең алдыңнан ул юл әзерләр», – дип язылган сүзләр аның турында.
[11] Сезгә хак сүз әйтәм: хатын-кыздан туган кешеләр арасында Чумдыручы Яхъядан бөегрәк һичкем булмады. Шуңа карамастан Күкләр Патшалыгында иң кечесе дип хисапланучы да аңардан бөегрәк.
[12] Чумдыручы Яхъя көннәреннән алып бүгенгә хәтле Күкләр Патшалыгы өчен көрәш бара һәм көч куючылар аны кулга төшерәләр.
[13] Барлык пәйгамбәрләр һәм бөтен Канун Яхъяга кадәр пәйгамбәрлек иттеләр,
[14] әгәр кабул итәргә телисез икән, белегез: ул – килергә тиешле Ильяс.
[15] Колагы булганнар – ишетсен!
[16] Бүгенге буынны кемгә тиңләп була? Алар: «Без сезгә күңелле көйләр уйнадык, ә сез биемәдегез. Без кайгылы җырлар җырладык, ә сез кайгырып еламадыгыз», – дип, базар мәйданында бер-берсенә кычкырып утыручы балаларга охшый.
[18] Яхъя килде, ашамый да, шәраб та эчми, һәм кешеләр: «Аңа җен кагылган», – диләр.
[19] Адәм Углы килде. Ул ашый да, эчә дә, ә алар: «Күрегезче, менә бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гөнаһлыларның дусты!» – диләр. Ә Аллаһының зирәклеге үзенең эшләре белән хак дип исбат ителә.
[20] Аннан соң Гайсә могҗизаларының күбесе эшләнгән шәһәрләрне тәүбәгә килмәгәннәре өчен шелтәли башлады:
[21] – Кайгы сиңа, Хоразин! Кайгы сиңа, Бәйт-Сайда! Әгәр сездә кылынган могҗизалар Сур һәм Сидун шәһәрләрендә күрсәтелгән булса, алар күптән инде тупас киемнәргә төренеп һәм көлгә утырып тәүбә итәрләр иде.
[22] Ләкин сезгә әйтәм, кыямәт көнендә Сур белән Сидунның хәле сезнекенә караганда җиңелрәк булыр.
[23] Әй, Кәпәрнаум, әллә сине күкләргә күтәрерләр дип уйлыйсыңмы? Юк, үлеләр дөньясына төшерелерсең. Әгәр синдә кылынган могҗизалар Сәдүмдә эшләнсә, ул хәзерге көнгә кадәр сакланып калган булыр иде.
[24] Ләкин сезгә әйтәм: кыямәт көнендә Сәдүм җиренә сиңа караганда җиңелрәк булыр.
[25] Шунда Гайсә: – Әй Атам, күк вә җирнең Хуҗасы! – дип әйтте. – Зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп, аларны балаларга ачып бирүең өчен, Сиңа шөкрана кылам!
[26] Әйе, Атам, Синең изге теләгең шундый булды!
[27] Атам һәммә нәрсәне Миңа тапшырды. Углын Атасыннан башка һичкем белмидер. Атасы да Угылдан һәм Углы белдерергә теләгән кешедән гайре һичкемгә мәгълүм түгелдер.
[28] Хәлдән тайганнар, авыр йөктән интегүчеләр, һәммәгез дә Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен.
[29] Камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән өйрәнегез, чөнки Мин юаш, басынкы күңелле, һәм сез җаннарыгызга тынычлык табарсыз.
[30] Камытым уңайлы һәм йөгем җиңел!