Skip to content
Opens in a new window

[1] Күкләр Патшалыгы ул вакытта менә нәрсәгә охшар. Күз алдыгызга китерегез: ун кыз, кулларына яктырткычлар тотып, кияү каршыларга чыккан.

[2] Бишесе – ахмак, калган бишесе исә акыллы булган.

[3] Ахмаклары яктырткычларын алганнар, ә май алмаганнар.

[4] Акыллылары исә яктырткычлар белән бергә чүлмәкләрдә май да алганнар.

[5] Кияү тоткарланганлыктан, кызлар йокымсырый башлаган һәм йоклап та киткәннәр.

[6] Төн уртасында: «Кияү килә, аны каршыларга чыгыгыз!» – дип кычкырган тавыш ишетелгән.

[7] Шул вакытта бөтен кызлар уянып китеп, яктырткычлары яхшырак янсын өчен, аларны рәтләгәннәр.

[8] Ахмаклары акыллыларга: «Безнең яктырткычларыбыз сүнә, безгә бераз май бирегезче», – дип әйткәннәр.

[9] Ә акыллылары: «Юк, безнең май бөтенебезгә дә җитмәс. Иң яхшысы, сатучыларга барып, май сатып алыгыз», – дигәннәр.

[10] Әмма алар сатып алырга дип киткән арада, кияү килеп җиткән. Кияүне каршылау өчен, барын да әзерләп куйган кызлар аның белән бергә туй мәҗлесенә киткәннәр, һәм алар артыннан ишек ябылган.

[11] Аннан соң калган кызлар да килгәннәр. «Әфәнде, безгә ач әле!» – дип әйткәннәр алар.

[12] Ләкин ул: «Хак сүз сезгә әйтәм: мин сезне белмим», – дип җавап кайтарган.

[13] Шуңа күрә уяу булыгыз: сез бит көнен дә, сәгатен дә белмисез, – диде Гайсә.

[14] Ул вакытта болай булыр: бер кеше, чит илләргә киткәнче, хезмәтчеләрен чакырып алып, аларга үзенең милкен ышанып тапшырган.

[15] Һәркайсына сәләтенә карап: берсенә ул – биш талант, икенчесенә – ике талант һәм өченчесенә бер талант күләмендә акча калдырган, ә үзе китеп барган.

[16] Биш талант алганы, шунда ук эшкә керешеп, тагын биш талант казанган.

[17] Ике талант алганы да шулай ук тагын ике талант казанган.

[18] Ә бер талант алганы исә, китеп, хуҗасының акчаларын яшереп, җиргә күмеп куйган.

[19] Күп вакыт үткәннән соң, хезмәтчеләрнең хуҗалары әйләнеп кайткан һәм алардан хисаплашуларын таләп иткән.

[20] Биш талант алганы тагын бишне китергән. «Хуҗам, – дигән ул, – син миңа биш талант бирдең. Кара, мин тагын бишне эшләп таптым».

[21] Хуҗасы аңа болай дигән: «Яхшы эшләгәнсең, син – яхшы һәм ышанычлы хезмәтче. Кечкенә эштә син ышанычлы булдың, мин сиңа зурысын йөкләрмен. Килеп, хуҗаңның шатлыгын уртаклаш».

[22] Ике талант алганы да килеп: «Хуҗам, син миңа ике талант бирдең. Менә мин тагын ике талант эшләп таптым», – дип әйткән.

[23] Хуҗасы аңа болай дигән: «Яхшы эшләгәнсең, син – яхшы һәм ышанычлы хезмәтче. Кечкенә эштә син ышанычлы булдың, мин сиңа зурысын йөкләрмен. Килеп, хуҗаңның шатлыгын уртаклаш».

[24] Инде бер талант алганы килеп әйткән: «Хуҗам, мин синең каты бәгырьле кеше икәнеңне белдем: үзең чәчмәгән җирдә урасың, утыртмаган җирдә җыясың.

[25] Мин синнән курыктым һәм акчаңны җиргә күмдем. Менә алар, ал үзеңнең акчаңны».

[26] Ә хуҗасы болай дип җавап кайтарган: «Яраксыз һәм ялкау хезмәтче! Үзем чәчмәгән җирдә уруымны, утыртмаган җирдә җыюымны белдең!

[27] Сиңа акчаларымны әйләнешкә кертергә кирәк иде. Мин әйләнеп кайткач, үземнекен табышы белән алган булыр идем».

[28] Шуннан хуҗа, сүзен дәвам итеп: «Аңардан бер талантны алыгыз да ун таланты булганга бирегез.

[29] Чөнки кемдә бар булса, аңа тагын бирелер, һәм аның артыгы белән булыр, ә кемдә юк икән, аның булган нәрсәсе дә тартып алыныр.

[30] Ә бу булдыксыз хезмәтчене тышкы караңгылыкка чыгарып ташлагыз: анда елау һәм теш шыкырдату булыр», – диде.

[31] Адәм Углы Үз даны һәм барлык фәрештәләре белән килеп, шөһрәтле тәхетенә утырачак.

[32] Барча халыклар Аның хозурына китерелер. Ул, көтүче сарыкларны кәҗәләрдән аергандай, кешеләрне икегә аерачак.

[33] Сарыкларны – уң ягына, кәҗәләрне исә сул ягына бастырыр.

[34] Шунда уң ягында торучыларга Патша: «Килегез, Атамнан фатиха алганнар! Дөнья яратылган көннән бирле сезнең өчен әзерләп куелган патшалыкны мирас итеп алыгыз.

[35] Ач идем – ашаттыгыз, сусаган идем – эчерттегез, мосафир идем – сыеныр урын бирдегез,

[36] ялангач идем – киендердегез, авыру идем – кайгырттыгыз, зинданда идем – яныма килдегез», – дип әйтер.

[37] Шунда тәкъвалар: «Хакимебез! Синең ач булуыңны күреп, без кайчан ашаттык, сусаганыңны күреп, кайчан эчерттек?

[38] Синең мосафир булуыңны күреп, кайчан сыеныр урын бирдек, ялангач булуыңны күреп, кайчан киендердек?

[39] Авырганыңны һәм зинданда утырганыңны күреп, кайчан яныңа бардык?» – дип сорарлар.

[40] Патша аларга җавабында: «Сезгә хак сүз әйтәм: кечкенә туганнарымның берсенә нәрсә генә эшләгән булсагыз да, Миңа эшләгән буласыз», – дип әйтер.

[41] Аннан соң Ул сул ягында торучыларга әйтер: «Китегез янымнан, ләгънәт төшкәннәр! Иблискә һәм фәрештәләренә билгеләп куелган мәңгелек утка барыгыз!

[42] Чөнки ач идем – ашатмадыгыз, сусаган идем – эчертмәдегез,

[43] мосафир идем – сыеныр урын бирмәдегез, ялангач идем – киендермәдегез, авырганда һәм зинданда утырганда, яныма килмәдегез».

[44] Шунда тегеләре дә: «Хакимебез! Без кайчан ач булуыңны, сусавыңны, мосафир, ялангач, авыру булуыңны, зинданда утыруыңны күреп, Сиңа ярдәм итмәдек?» – дип сорарлар.

[45] Шул чакта Ул: «Сезгә хак сүз әйтәм: бу кечкенә туганнарымның берсенә эшләмәгән нәрсәне Миңа да эшләмәдегез».

[46] Алар – мәңгелек җәзага, ә тәкъвалар мәңгелек тормышка юнәләчәк.

Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters