Skip to content
Opens in a new window

[1] Гайсә бу сүзләрен тәмамлагач, шәкертләренә:

[2] – Ике көннән Котылу бәйрәме буласын сез беләсез. Ул көннәрдә Адәм Углын хачка кадакларга тапшырачаклар, – дип әйтте.

[3] Шул вакытта баш руханилар һәм халык өлкәннәре Кәяфәс исемле олуг рухани сараенда җыелдылар да

[4] Гайсәне хәйлә белән кулга алып үтерергә сүз куештылар.

[5] – Ләкин, халык арасында чуалыш килеп чыкмасын өчен, бәйрәм вакытында ярамас, – диделәр алар.

[6] Гайсә Бәйт-Әниядә махаулы Шимунның өендә иде.

[7] Ул анда ашап утырганда, янына бик кыйммәтле хуш исле май салынган алебастр савыт тотып, бер хатын килде һәм майны Гайсәнең башына койды.

[8] Ә моны күргән шәкертләре, ачуланып: – Майны нигә алай әрәм итәргә? – диделәр. –

[9] Ул майны зур бәягә сатып, акчасын фәкыйрьләргә өләшергә була иде бит!

[10] Әмма шәкертләренең канәгатьсезлеген белгән Гайсә: – Бу хатынны ник битәрлисез? Минем өчен ул изге эш эшләде.

[11] Фәкыйрьләр һәрвакыт сезнең белән бит, Мин исә сезнең белән һәрвакыт булмам.

[12] Ул хатын, тәнемә май коеп, Мине күмәргә әзерләде.

[13] Сезгә хак сүз әйтәм: җир йөзенең бу Яхшы хәбәр килеп ирешкән һәр почмагында, әлеге хатынны искә алып, аның нәрсә эшләве хакында сөйләячәкләр, – диде.

[14] Шуннан соң, унике шәкертнең берсе Яһүдә Искариот баш руханилар янына барып:

[15] – Әгәр сезгә Гайсәне тапшырсам, миңа нәрсә бирерсез? – диде. Алар аңа утыз көмеш тәңкә санап бирделәр.

[16] Шушы вакыттан алып, ул, Гайсәне аларның кулларына тапшырыр өчен җай чыкканны көтеп йөри башлады.

[17] Төче күмәч бәйрәменең беренче көнендә шәкертләре Гайсә янына килеп: – Котылу бәйрәме хөрмәтенә табынны Синең өчен кайда әзерләвебезне телисең? – дип сорадылар.

[18] Гайсә аларга: – Шәһәрдәге шул-шул кешегә барып, болай әйтегез: «„Билгеләгән сәгатем якынлашып килә. Шәкертләрем белән Котылу бәйрәме ашын синдә ашармын“, – дип әйтте Остазыбыз», – диде.

[19] Шәкертләре Гайсә кушканны үтәделәр һәм Котылу бәйрәме табынын әзерләделәр.

[20] Кич җиткәч, Гайсә унике шәкерте белән бергә табын янына утырды.

[21] Алар ашап утырган чакта Гайсә: – Мин сезгә хак сүз әйтәм: арагыздан берәү Миңа хыянәт итәчәк, – диде.

[22] Алар, хафага төшеп, берсе артыннан берсе: – Хакимем, мин түгелдер бит? – дип сорый башладылар.

[23] Ә Ул аларга болай дип җавап бирде: – Минем белән бер савыттан ашаучы кеше Миңа хыянәт итәчәк.

[24] Изге язмада язылганча, Адәм Углы китә. Әмма Адәм Углына хыянәт иткән кешегә – ни кайгы! Ул кеше бөтенләй дә тумаса, аның өчен яхшырак булыр иде!

[25] Шуннан соң, хыянәт итәчәк Яһүдә Аңардан: – Остаз, мин түгелдер бит? – дип сорады. – Моны син үзең әйттең! – дип җавап бирде Гайсә.

[26] Ашап утырганда, Гайсә икмәк алып шөкрана кылды һәм аны, сындырып, шәкертләренә бирде. – Алып ашагыз, бу Минем тәнемдер, – диде Ул.

[27] Аннары касәне алды һәм, шөкрана кылып, аларга сузды һәм: – Шуңардан эчегез. Барыгыз да эчегез.

[28] Бу, гөнаһлар кичерелсен дип, күпләр өчен түгелә торган канымдыр. Бу кан Аллаһы килешүен раслый.

[29] Сезгә әйтәм: бүгеннән алып, Атам Патшалыгында сезнең белән бергә яңа шәраб эчәр көн җитми торып, Мин инде йөзем шәрабы эчмәячәкмен, – диде.

[30] Мәдхия җырлаганнан соң, алар Зәйтүн тавына киттеләр.

[31] Шунда Гайсә аларга: – Изге язмада: «Көтүчене сугып егармын һәм сарыклар таралышыр», – дип язылганча, сез барыгыз да бу төндә Миннән баш тартырсыз.

[32] Әмма, Мин терелеп торганнан соң, сездән алда Гәлиләягә бара торырмын, – дип әйтте.

[33] Петер исә: – Синнән һәммәсе баш тартканда да, мин һичкайчан баш тартмам! – дип каршы төште.

[34] Ләкин Гайсә аңа: – Сиңа хак сүз әйтәм: бу төнне, әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең, – дип әйтте.

[35] – Синең белән бергә үләргә туры килсә дә, мин Синнән һичкайчан ваз кичмәячәкмен! – диде Петер. Башка шәкертләре дә шулай диештеләр.

[36] Шуннан соң Гайсә шәкертләре белән Гетсимәни дип аталган урынга килде. Шунда Ул аларга: – Мин тегендә барып дога кылыйм. Сез шушында утырып торыгыз, – дип әйтте.

[37] Ул Үзе белән Петерне һәм Зебедәйнең ике углын ияртеп алып китте. Аның күңелен сагыш һәм шом биләп алды.

[38] Ул аларга: – Йөрәгемне үлем сагышы басты, шушында көтеп торыгыз һәм Минем белән бергә уяу булыгыз! – диде.

[39] Ул читкәрәк китте дә җиргә йөзтүбән капланып дога кылды: – Атам! Әгәр мөмкин булса, бу газаплар касәсе Мине читләтеп үтсә иде! Хәер, Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын.

[40] Гайсә шәкертләре янына әйләнеп килгәндә, аларның йоклап ятуын күрде. – Ничек сез Минем белән бергә бер сәгать тә уяу утыра алмадыгыз? – диде Ул Петергә. –

[41] Уяу булыгыз, вәсвәсәгә дучар булмас өчен, дога кылыгыз. Рух көчле, ә тән зәгыйфьтер!

[42] Гайсә тагын, икенче тапкыр читкә китеп, дога кылды: – Атам, Миңа бу касәне эчмичә үткәрергә мөмкин булмаса, Синең ихтыярың буенча булсын!

[43] Әйләнеп килгәч, аларның тагын йоклауларын күрде: күзләрен йокы баскан иде.

[44] Аларны калдырып, Гайсә тагын читкәрәк китте һәм өченче тапкыр шул ук сүзләрне әйтеп дога кылды.

[45] Шуннан соң, шәкертләре янына әйләнеп килеп, аларга: – Сез һаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? Менә Адәм Углы гөнаһлылар кулына тапшырылачак вакыт җитте.

[46] Торыгыз, киттек! Күрегез, Миңа хыянәт итүче килә, – дип әйтте.

[47] Гайсә әле әйтеп тә бетермәде, унике шәкертнең берсе – Яһүдә килеп чыкты. Аның белән бергә баш руханилар, өлкәннәр җибәргән күп санлы халык төркеме кылычлар һәм чукмарлар күтәреп килделәр.

[48] Хыянәтче: «Мин кемне үпсәм, шул Гайсә булыр. Аны кулга алыгыз», – дип, алар белән алдан сүз беркеткән иде.

[49] Яһүдә туп-туры Гайсә янына килде. – Исәнме, Остаз! – дип, Гайсәне үбеп алды.

[50] Әмма Гайсә аңа: – Син нәрсә өчен килгән булсаң, шуны эшлә, дустым! – диде. Шуннан соң Яһүдә белән булган кешеләр алга чыктылар һәм, Гайсәне кулга алып, сак астына куйдылар.

[51] Гайсә белән булганнарның берсе, кулын сузып, кылычын чыгарды һәм, олуг рухани хезмәтчесенә селтәнеп, аның колагын чабып өзде.

[52] Шунда Гайсә аңа: – Кылычыңны кынына тыгып куй! Кылыч алучы һәркем кылычтан һәлак булыр!

[53] Әллә Мин Атама мөрәҗәгать итә алмыйм, дип уйлыйсыңмы?! Ул шунда ук Миңа унике гаскәрдән дә артыграк фәрештәләрен җибәргән булыр иде!

[54] Әмма ул вакытта Изге язмаларда болар булырга тиеш дип язылганнар ничек гамәлгә ашсын? – дип әйтте.

[55] Шуннан соң Гайсә халык төркеменә болай диде: – Юлбасар тотарга чыккандай, Минем янга кылыч һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! Һәр көнне Аллаһы йортында утырып гыйлем бирдем, һәм сез Мине кулга алмадыгыз.

[56] Әмма болар һәммәсе пәйгамбәрләрнең язганнары гамәлгә ашсын өчен булды. Шулвакыт барлык шәкертләре Аны калдырып качып киттеләр.

[57] Гайсәне кулга алган кешеләр Аны олуг рухани Кәяфәс янына китерделәр. Анда канун белгечләре һәм өлкәннәр җыелган иде инде.

[58] Ә Петер исә, арттарак калып, олуг руханиның ишегалдына кадәр Гайсә артыннан барды һәм, эчкә кереп, боларның һәммәсенең нәрсә белән бетүен күрергә теләп, хезмәтчеләр белән бергә утырды.

[59] Ә баш руханилар һәм бөтен Югары киңәшмә, Гайсәне үтертү өчен, Аңа каршы ялган шаһитлык эзләде.

[60] Әмма күп ялган шаһитлар килеп ялганласалар да, бернинди гаеп таба алмадылар. Ниһаять, шаһитлык күрсәтеп, ике кеше чыкты.

[61] Алар: – Бу кеше: «Мин Аллаһы йортын җимереп, өч көн эчендә яңадан төзи алам», – дип әйтте, – диделәр.

[62] Шуннан олуг рухани торып, Гайсәгә: – Аларның Сиңа каршы әйткән сүзләренә берничек тә җавап бирмисеңме? – дип сорады.

[63] Әмма Гайсә эндәшмәде. Шуннан соң олуг рухани Аңа: – Мәңге тере Аллаһы исеме белән әйтергә өндимен, әйт безгә: Син – Мәсих, Аллаһы Углымы? – диде.

[64] Гайсә аңа: – Моны син үзең әйттең. Әмма Мин сезгә әйтәм: «Кодрәт Иясенең уң ягында Адәм Углының утыруын һәм күктәге болытлар өстеннән килүен күрерсез», – дип әйтте.

[65] Шунда олуг рухани, өстендәге киемен ертып җибәреп: – Көферләнү бу! Тагын нинди шаһитлар кирәк безгә? Көфер сүз сөйләвен хәзер үзегез ишеттегез!

[66] Бу хакта сез нәрсә уйлыйсыз? – диде. – Ул гаепле һәм үләргә тиеш, – дип җавап бирделәр калганнар.

[67] Шуннан соң алар Гайсәнең битенә төкерделәр һәм кыйнадылар; башкалар суктылар һәм:

[68] – Әй, Мәсих, пәйгамбәрлек итеп әйт безгә: Сиңа кем сукты? – диделәр.

[69] Петер исә тышта, ишегалдында утыра иде. Янына хезмәтче кыз килеп: – Син дә бит гәлиләяле Гайсә белән идең, – диде.

[70] Әмма Петер, аларның барысы алдында ваз кичеп: – Мин синең нәрсә хакында сөйләвеңне белмим, – диде.

[71] Капка янына килгәч, аны икенче хезмәтче кыз күреп, анда торучыларга: – Менә бу кеше насаралы Гайсә белән булган, – дип әйтте.

[72] Петер тагын, ант итеп, ваз кичте: – Мин ул Кешене белмим!

[73] Бераздан шунда басып торган кешеләр янына килеп: – Син чыннан да аларның берсе бит. Ничек сөйләшүеңнән беленеп тора, – диделәр алар.

[74] Шунда Петер Аллаһы белән ант итә башлады һәм: – Мин ул Кешене белмим! – дип әйтте. Нәкъ шул вакытта әтәч кычкырды.

[75] Гайсәнең: «Әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең», – дип әйткән сүзләрен Петер исенә төшерде дә, урам якка чыгып, ачы күз яшьләре түкте.

Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters