Skip to content
Opens in a new window

[1] Гайсә Үзенең янына унике шәкертен чакырып алып, аларга явыз рухларны куып чыгару һәм төрле авырулардан, төрле чирләрдән савыктыру кодрәтен бирде.

[2] Менә ул унике рәсүлнең исеме: беренчесе – Петер дип аталган Шимун һәм аның бертуган кардәше Әндри, Зебедәй углы Ягъкуб һәм аның бертуган кардәше Яхъя,

[3] Филип һәм Бартулумай, Томас һәм салым җыючы Маттай, Һалфай углы Ягъкуб, Таддай,

[4] Көрәшче Шимун һәм Гайсәгә хыянәт итәчәк Яһүдә Искариот.

[5] Нәсыйхәт биреп, Гайсә менә шушы уникене юлга озатты: – Башка халыкларга бармагыз һәм Самареянең бер шәһәренә дә кермәгез.

[6] Бигрәк тә Исраил халкының югалган сарыклары янына барыгыз.

[7] Барганда исә: «Күкләр Патшалыгы инде якын!» – дип хәбәр итегез.

[8] Авыруларны савыктырыгыз, үлгәннәрне терелтегез, махаулыларны тазартыгыз, җеннәрне куып чыгарыгыз. Бушлай алдыгыз – бушлай бирегез.

[9] Билбау янчыгыгызга салу өчен, үзегез белән алтын да, көмеш тә, бакыр акча да алмагыз.

[10] Биштәр дә, алмаш күлмәк тә, аяк киеме дә, юл таягы да алмагыз – эшләгән кеше үзенә ризык бирелүгә лаек.

[11] Берәр шәһәр яки авылга килгәч, лаеклы кешене табып, киткәнче аның өендә калыгыз.

[12] Өйгә кергәндә, иминлек теләген әйтегез.

[13] Әгәр өйдәгеләр лаеклы булса, сез теләгән иминлек анда булсын, ә лаексыз булса, иминлегегез үзегезгә кире кайтсын.

[14] Ә берәр йорт яки шәһәрдә сезне кабул итмичә, сүзләрегезне тыңлап та тормасалар, бу йорттан яки бу шәһәрдән киткәндә, аякларыгыздан тузанны кагып төшерегез.

[15] Сезгә хак сүз әйтәм: кыямәт көнендә Сәдүм белән Гамура шәһәрләренең хәле ул шәһәрнекенә караганда җиңелрәк булыр.

[16] Мин сезне сарыклар сыман бүреләр арасына җибәрәм, шуңа күрә еланнардай акыллы һәм күгәрченнәрдәй эчкерсез булыгыз.

[17] Кешеләрдән сакланыгыз. Алар сезне мәхкәмәләргә тапшырып хөкем итәрләр, гыйбадәтханәләрендә камчыларлар.

[18] Сезне идарәчеләр, патшалар каршына Минем аркада алып барырлар. Сез аларга һәм халыкларга шаһитлык бирерсез.

[19] Үзегезне мәхкәмәгә алып барганда, нәрсә һәм ничек сөйләрбез, дип хафаланмагыз: сезгә ул сәгатьтә нәрсә сөйләргә кирәклеге белдерелер.

[20] Әйткән сүзләрегез сезнеке булмас, сезнең аша Атагызның Рухы сөйләр.

[21] Кардәш – кардәшен, ата баласын үлемгә тапшырыр, ә балалар ата-аналарына каршы чыгып, аларны үтертер.

[22] Минем аркада барысы да сезгә нәфрәт белән карар, әмма ахырга кадәр чыдаган кеше котылыр.

[23] Бер шәһәрдә эзәрлекли башласалар, башкасына качыгыз. Хак сүз әйтәм: сез Исраилнең барлык шәһәрләрен әйләнеп чыгарга өлгергәнче, Адәм Углы киләчәк.

[24] Шәкерт үзенең остазыннан өстен булмый, хезмәтче дә үзенең хуҗасыннан өстен булмый.

[25] Шәкерт исә – остазы кебек, ә хезмәтче хуҗасы кебек булса, шул җитә. Йорт хуҗасын Белзебул дип атыйлар икән, өйдәгеләрен инде бигрәк тә шулай дип атарлар.

[26] Шуңа күрә ул кешеләрдән курыкмагыз! Ачылмый калмас яшерен нәрсә һәм беленмәс һичбер сер юк.

[27] Мин сезгә караңгыда сөйләгәннәрне көн яктысында сөйләгез, пышылдап әйткәннәрне өй түбәләреннән игълан итегез.

[28] Бәдәнне үтереп тә, җанны үтерә алмаучылардан курыкмагыз. Күбрәк җанны да, бәдәнне дә җәһәннәмдә һәлак итүче Аллаһыдан куркыгыз!

[29] Ике чыпчык бер бакыр тәңкәгә сатыла түгелме? Әмма алай да аларның берсе дә Атагызның рөхсәтеннән башка җиргә төшмәс.

[30] Ә сезнең хәтта башыгыздагы һәр чәч бөртеге дә санаулы.

[31] Шулай итеп, курыкмагыз: сез өер-өер чыпчыклардан күпкә кадерлерәк.

[32] Кешеләр алдында Мине икърар итүчене Мин дә Күктәге Атам алдында икърар итәрмен.

[33] Ә инде берәрсе кешеләр алдында Миннән ваз кичсә, Мин дә Күктәге Атам хозурында аннан ваз кичәрмен.

[34] Мине җиргә тынычлык китерер өчен килде дип уйламагыз. Мин тынычлык китерергә дип килмәдем, әмма кылыч алып килдем.

[35] Мин угыл белән атаны, кыз белән ананы, килен белән кайнананы аерырга дип килдем.

[36] Кеше өчен үз өендәгеләр дошман булыр.

[37] Атасын яки анасын Миннән артык яратучы Миңа лаек түгел. Углын яки кызын Миннән артык яратучы Миңа лаек түгел.

[38] Үз хачын алып, Миңа иярмәгән кеше Миңа лаек түгел.

[39] Җанын үзе өчен сакларга тырышучы кеше аны югалтыр. Ә Минем хакка җанын югалткан кеше аны табар.

[40] Сезне кабул итүче Мине кабул итә. Ә Мине кабул итүче Мине Җибәрүчене кабул итә.

[41] Пәйгамбәрне пәйгамбәр булганы өчен кабул итүче пәйгамбәрнең әҗерен алыр. Тәкъваны тәкъва булганы өчен кабул итүче тәкъваның әҗерен алыр.

[42] Шушы иң түбәннәрнең берсенә, шәкертем булганы өчен, бер чынаяк салкын су эчерсә, хак сүз әйтәм: ул кеше әҗерсез калмас.

Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters