Skip to content
Opens in a new window

[1] Гайсә, Һируд патша идарә иткәндә, Яһүдия җирендәге Бәйт-Лехем шәһәрендә туды. Көнчыгыштан йолдызчылар Иерусалимгә килделәр.

[2] – Яһүдиләрнең яңа туган Патшасы кайда? – дип сорадылар алар. – Без көнчыгышта Аның йолдызын күрдек һәм Аңа табыну өчен сәҗдә кылырга дип килдек.

[3] Һируд патша, бу хакта ишеткәч, хафага төште, аның белән бергә бөтен Иерусалим дә хафаланды.

[4] Халыкның барлык баш руханиларын һәм канун белгечләрен җыеп, ул алардан Мәсихнең кайда туарга тиешлеген сорады.

[5] – Яһүдия җирендәге Бәйт-Лехем шәһәрендә, – диделәр алар, – чөнки пәйгамбәр аркылы Аллаһы болай дип әйткән:

[6] «Син, Яһүдә җирендәге Бәйт-Лехем! Син Яһүдәнең бөек шәһәрләреннән һич ким түгелсең, чөнки синнән Юлбашчы чыгачак. Ул халкым Исраилнең Көтүчесе булачак».

[7] Шуннан соң Һируд, йолдызчыларны яшертен рәвештә чакыртып алып, алардан йолдызның төгәл калыккан вакытын белеште

[8] һәм, аларны Бәйт-Лехемгә җибәреп: – Барыгыз, Бала хакында барын да җентекләп белешегез. Аны тапкач, миңа хәбәр итегез. Мин дә Аңа сәҗдә кылырга барыр идем, – диде.

[9] Патшаны тыңлаганнан соң, йолдызчылар юлга чыктылар, һәм көнчыгышта күргән йолдыз алларыннан барды. Бала булган урынга килеп җиткәч туктады.

[10] Йолдызны күреп, алар шундый шатландылар, шундый сөенделәр!

[11] Йолдызчылар, өйгә кергәч, Баланы һәм анасы Мәрьямне күрделәр. Бала каршында сәҗдә кылдылар, аннары, хәзинә сандыкларын ачып, Аңа алтын, ладан һәм мирра дигән хуш исле майлар бүләк иттеләр.

[12] Төшләрендә Һируд янына кире килмәскә дип кисәтү алгач, башка юл белән үз илләренә кайтып киттеләр.

[13] Алар китү белән, Раббы фәрештәсе Йосыфның төшендә күренеп: – Баланы анасы белән алып, Мисырга кач. Мин сиңа әйткәнгә кадәр, шунда кал, чөнки Һируд Баланы табып үтерергә ниятли, – диде.

[14] Ул, торып, анасы белән Баланы алды да төнлә Мисырга китте.

[15] Һируд үлгәнче, ул анда калды. Бу исә Раббының пәйгамбәр аша «Мисырдан чакырып алдым Мин Үземнең Углымны» дигәннәре гамәлгә ашсын өчен булды.

[16] Үзенең йолдызчылар тарафыннан алданганын күреп, Һируд бик ярсыды. Ул Бәйт-Лехемдәге һәм аның тирәсендәге ике яшьлек һәм шуннан кечерәк ир балаларны үтерергә боерды. Баланың туу вакытын йолдызчылар әйткән сүзләрдән ачыклады.

[17] Иремия пәйгамбәр аша әйтелгәннәр шулай гамәлгә ашты:

[18] «Рамаһ шәһәрендә бер тавыш – ачыргаланып, иңрәп елаган тавыш ишетелә. Балаларын кызганып Рахилә елый анда, һичкемнең юатуын теләми, чөнки инде балалары юк».

[19] Һируд үлгәннән соң, Мисырда Йосыфның төшендә Раббының фәрештәсе күренеп:

[20] – Тор, Баланы анасы белән алып, Исраил җиренә әйләнеп кайт. Баланы үтерергә теләүчеләр инде үлделәр, – диде.

[21] Йосыф торды да, анасы белән Баланы алып, Исраил җиренә китте.

[22] Әмма Яһүдиядә атасы Һируд урынына Архелай патша идарә итүен ишетеп, Йосыф анда барырга курыкты. Төшендә кисәтү алгач, ул Гәлиләя өлкәсенә китте һәм

[23] Насара шәһәренә барып урнашты. Пәйгамбәрләр аркылы «Аны „Насаралы“ дип атарлар» дигән сүзләр шулай гамәлгә ашты.

Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters