[1] Гайсә сүзен тәмамлагач, Гәлиләядән китеп, Үрдүн аръягындагы Яһүдия җиренә юнәлде.
[2] Артыннан халык төркемнәре иярде. Гайсә алар арасындагы авыруларны савыктырды.
[3] Гайсә янына фарисейлар килгәч, Аны сынарга теләп: – Ир кешегә хатынын һәртөрле сәбәптән аерып җибәрергә канун рөхсәт итәме? – дип сорадылар.
[4] – Кешеләрне бар иткәндә, Яратучы баштан ук «аларны ир-ат һәм хатын-кыз итеп яратты» дигәнне сез укымадыгызмыни?! – дип сорады Гайсә. –
[5] Аллаһы әйткән: «Шуңа күрә ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатынына кушылыр һәм алар икесе бер тән булыр».
[6] Димәк, алар инде ике кеше түгел, ә бербөтен. Аллаһы кушканны кеше аермасын.
[7] – Алай булса, нигә соң Муса ирләргә үз хатынына талак хаты биреп, аерып җибәрергә рөхсәт иткән? – диделәр алар.
[8] – Ул сезгә, күңелләрегез каты булганга күрә, хатыныгыз белән аерылышырга рөхсәт биргән. Башта алай түгел иде, – диде Гайсә. –
[9] Сезгә әйтәм: ир кеше, зина кылудан башка сәбәп аркасында хатыны белән аерылышып, башкага өйләнә икән, ул зина кыла.
[10] Шәкертләре Аңа: – Ирнең хатынга карата мөнәсәбәте шундый була икән, ул чакта өйләнмәве яхшырак, – диделәр.
[11] – Бу сүзләрне барысы да кабул итә алмыйлар, ә бары тик кемгә бирелгән булса, шул кабул итәр, – дип җавап бирде Гайсә. –
[12] Кешеләр төрле сәбәпләр аркасында өйләнми: берәүләр ана карыныннан шундый булып туалар, икенчеләрен кешеләр шундый итәләр, һәм өченчеләре исә Күкләр Патшалыгы хакына үзләре өйләнмиләр. Моны кем кабул итә ала, шул кабул итсен!
[13] Шуннан соң, кулларын куеп дога кылсын дип, кешеләр Гайсә янына балаларын алып килделәр. Шәкертләре исә аларны шелтәләделәр.
[14] Әмма Гайсә: – Балаларга ирек бирегез, аларга яныма килергә комачауламагыз, чөнки Күкләр Патшалыгы менә шундыйларныкы, – диде.
[15] Гайсә аларга кулы белән орынып, Үзенең фатихасын күндерде һәм аннан китеп барды.
[16] Бервакыт Гайсә янына бер кеше килеп: – Остаз, мәңгелек тормышка ия булыр өчен, мин нинди игелекле эш эшләргә тиеш? – дип сорады.
[17] – Син игелек хакында ник Миннән сорыйсың? Берәү генә игелекле. Мәңгелек тормышка керәсең килә икән, Аның әмерләрен үтә, – диде Гайсә.
[18] – Ниндиләрен? – дип сорады тегесе. – Кеше үтермә, зина кылма, урлашма, ялган шаһитлык бирмә,
[19] атаң белән анаңны хөрмәт ит һәм якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат, – дип җавап бирде Гайсә.
[20] – Мин боларны үтәп киләм. Миңа тагын нәрсә җитми? – дип сорады егет.
[21] – Камил булырга теләсәң, бар да, булган милкеңне сатып, фәкыйрьләргә өләш. Шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә Миңа ияр, – диде Гайсә.
[22] Егет исә, бу сүзләрне ишеткәч, борчуга төште һәм китеп барды, чөнки ул бик бай иде.
[23] Ә Гайсә шәкертләренә: – Сезгә хак сүз әйтәм: бай кешегә Күкләр Патшалыгына керүе кыен шул.
[24] Тагын сезгә әйтәм: бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк, – диде.
[25] Шәкертләре, моны ишетеп, бик гаҗәпләнделәр. – Алай булгач, кем генә котыла алыр соң?! – дип сорадылар алар.
[26] Гайсә аларга карап: – Кешеләр өчен мөмкин булмастай эш бу, әмма Аллаһы һәммәсен дә булдыра ала, – диде.
[27] Шунда Петер Гайсәгә мөрәҗәгать итте: – Менә без, бөтен нәрсәбезне калдырып, Сиңа иярдек. Моның өчен безгә нәрсә була?
[28] – Сезгә хак сүз әйтәм: бөтен дөнья яңаргач, Адәм Углы шөһрәтле тәхетенә утырганнан соң, сез дә, Миңа иярүчеләр, Исраилнең унике ыругы белән идарә итәр өчен, унике тәхеткә утырачаксыз.
[29] Йортларын яки агай-энеләрен, апа-сеңелләрен яки ата-анасын, балаларын яки басуларын Минем хакка калдырган һәркем йөз тапкыр күбрәк алачак һәм мәңгелек тормышка ия булачак.
[30] Әмма беренчеләрнең күбесе соңгылар булыр, соңгылар исә беренчегә чыгар.