Skip to content
Opens in a new window

[1] Гайсә таудан төшкәч, артыннан күп халык иярде.

[2] Менә янына бер махау чире белән авыручы кеше килеп тез чүкте һәм: – Әфәндем! Әгәр теләсәң, мине тазарта алыр идең! – диде.

[3] Гайсә, кулын сузып, аңа орынды һәм: – Әйе, телим. Тазарын! – диде. Шунда ук махаулы кеше тазарды.

[4] Шуннан соң Гайсә аңа: – Кара аны, берәүгә дә сөйлисе булма, ләкин руханига барып күрен һәм терелүеңнең билгесе итеп Муса канунында таләп ителгән бүләкне китер, – диде.

[5] Гайсә Кәпәрнаумга килгәч, Аңардан ярдәм сорап, бер йөзбашы килде:

[6] – Әфәндем! Минем хезмәтчем өйдә параличтан бик нык газапланып ята.

[7] – Мин барып, аны савыктырырмын, – диде Гайсә.

[8] – Әфәндем! Сине үз йортымда кабул итәргә мин лаек түгелмен, – дип җавап бирде Аңа йөзбашы. – Син әйт кенә, һәм минем хезмәтчем савыгачак.

[9] Мин үзем дә буйсынудагы кешемен, үземнең дә кул астымда гаскәриләр бар. Аларның берәрсенә: «Кит», – дисәм, китә, икенчесенә: «Кил», – дисәм, килә, хезмәтчемә: «Моны эшлә», – дисәм, эшли.

[10] Моны ишетеп, Гайсә хәйран калды һәм артыннан ияреп баручыларга болай диде: – Сезгә хак сүз әйтәм: Исраилдә мондый ышануны һичкемдә күрмәгән идем.

[11] Мин сезгә әйтәм: көнчыгыштан һәм көнбатыштан күпләр килеп, Күк Патшалыгында Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб белән бергә мәҗлестә утырырлар.

[12] Ә Патшалыкка ия булырга тиешле кешеләр читкә, караңгылыкка куып чыгарылырлар: анда елау һәм теш шыкырдату булыр.

[13] Шуннан соң Гайсә йөзбашына: – Өеңә кайт, сиңа иманыңча булсын, – диде. Хезмәтчесе шул сәгатьтә үк савыкты.

[14] Гайсә Петернең өенә килде һәм кайнанасының кызышып, авырып ятуын күрде.

[15] Гайсә ул хатынның кулына кагылгач, кызышуы шунда ук бетте. Ул, торып, Гайсә хөрмәтенә табын әзерли башлады.

[16] Ә инде кич җиткәч, Гайсә янына җен кагылган күп кешеләрне алып килделәр. Ул Үзенең сүзе белән явыз рухларны куып чыгарды һәм бөтен авыруларны савыктырды.

[17] Шуның белән: «Ул сырхауларыбызны Үз өстенә алды, авыруларыбызны күтәреп алып китте», – дип, Ишагыйя пәйгамбәр әйткәннәр тормышка ашты.

[18] Тирә-ягындагы халык төркемнәрен күреп, Гайсә шәкертләренә күл аръягына чыгарга кушты.

[19] Шунда Аның янына канун белгечләреннән берәү килеп: – Остаз, Син кая гына барсаң да, мин артыңнан барырмын, – диде.

[20] – Төлкеләрнең – өннәре, кошларның оялары бар, ә Адәм Углының баш төртер урыны юк, – дип җавап бирде Гайсә.

[21] Икенче берсе – шәкертләренең кайсыдыр – Аңа болай диде: – Әфәндем! Өемә кайтып, әүвәл атамны күмеп килергә рөхсәт ит.

[22] Ләкин Гайсә аңа: – Миңа ияр! Үлеләрне үле булганнар үзләре күмсен, – диде.

[23] Гайсә көймәгә кереп утырды. Аның артыннан шәкертләре дә иярде.

[24] Кинәт күл өстендә көчле давыл күтәрелде. Дулкыннар көймәгә бик каты итеп бәрделәр, һәм аңа су керде. Ә Гайсә йоклап ята иде.

[25] Шәкертләре килеп, Аны уяттылар һәм: – Хакимебез, коткар! Батабыз! – дип кычкырдылар.

[26] – Ни өчен сез шундый куркак, сай иманлылар? – диде Ул аларга. Гайсә, торып, җилне һәм күлне тыйды. Һәм үле тынлык урнашты.

[27] – Кем соң Ул? Җил дә, күл дә буйсына Аңа! – дип, кешеләр таң калды.

[28] Гайсә аргы як ярдагы Гәдара җиренә килгәч, кабер-мәгарәләрдән Аңа каршы җен кагылган ике кеше килеп чыкты. Алар шундый усал булган ки, хәтта ул юлдан һичкем үтә алмаган.

[29] – Аллаһы Углы, Сиңа бездән ни кирәк? Син монда безне вакытыннан элек газапларга килдеңме? – дип кычкырдылар алар.

[30] Ә ерак түгел зур дуңгыз көтүе утлап йөри иде.

[31] Җеннәр: – Әгәр безне куып чыгарсаң, дуңгыз көтүенә җибәрче! – дип үтенделәр Аңардан.

[32] – Барыгыз, – дип җавап бирде Гайсә. Җеннәр кешеләрдән чыгып, дуңгызлар эченә керделәр. Шундук бөтен көтү текә ярдан күлгә ташланды да батып үлде.

[33] Ә көтүчеләр исә качып киттеләр. Алар шәһәргә йөгереп кайтып, барысы хакында сөйләделәр. Җенле кешеләр белән дә ни булганын хәбәр иттеләр.

[34] Менә бөтен шәһәр халкы Гайсә каршына килде. Аны күреп, алар Аңардан үзләренең җиреннән китүен үтенделәр.

Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters