Skip to content
Opens in a new window

[1] Гайсә Аллаһы йортыннан чыгып киткәндә, Аның игътибарын Аллаһы йортының биналарына юнәлтер өчен, янына шәкертләре килделәр.

[2] Ә Гайсә: – Боларның һәммәсен да күрәсезме? – диде. – Сезгә хак сүз әйтәм: монда таш өстендә таш калмаячак, бар нәрсә җимереләчәк!

[3] Гайсә Үзе генә Зәйтүн тавында утырганда, янына шәкертләре килде. – Әйт әле безгә: бу хәлләр кайчан булыр икән? Без Синең килүеңне һәм бу дөньяның бетәчәген нинди билге аша беләчәкбез? – дип сорадылар алар.

[4] Гайсә җавап бирде: – Карагыз аны, алдамасыннар үзегезне,

[5] чөнки күпләр, үзләрен Минем исем белән атап килеп, «Мин – Мәсих» диярләр һәм күпләрне алдарлар.

[6] Сез якындагы сугышлар авазын һәм ерактагы сугышлар хакында хәбәрләр ишетерсез – карагыз, курыкмагыз! Шулай булырга тиеш. Әмма моның белән генә бетмәс әле:

[7] халык халыкка һәм патшалык патшалыкка каршы чыгар, төрле урыннарда ачлык һәм җир тетрәүләр булыр,

[8] әмма боларның барысы – тулгак тоту газапларының башы гына.

[9] Шушы вакытта сезне газаплауга дучар итәрләр һәм үлемгә тартырлар, бөтен халыклар да Минем өчен сезгә нәфрәтләнер.

[10] Шул вакытта күпләр иманнан ваз кичәр, бер-беренә хыянәт итәр һәм нәфрәтләнер.

[11] Ялган пәйгамбәрләр күбәеп, күпләрне алдар.

[12] Явызлык артканлыктан, күпләрнең мәхәббәте суыныр.

[13] Әмма ахырга тикле чыдаган кеше котылыр.

[14] Барча халыкларга дәлил итеп, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер.

[15] Шуңа күрә, сез Даниил пәйгамбәр язган «ташландык хәлгә китерә торган нәҗес нәрсәнең» изге урында торуын күргәч (бу сүзләрне укыган кеше аңласын),

[16] Яһүдия җирендәгеләр тауларга качсыннар,

[17] өй түбәсендәгеләр, әйберләрен алырга дип, өйгә төшеп тормасын,

[18] кырдагылар исә өс киемен алырга өенә кайтмасын.

[19] Ул көннәрдә авырлы һәм бала имезгән хатыннарга – кайгы!

[20] Качуыгыз кышка һәм шимбә көненә туры килмәсен дип, дога кылыгыз,

[21] чөнки ул вакытта дөнья яратылганнан бирле бүгенге көнгә кадәр булмаган һәм киләчәктә дә булмаячак зур афәт килер.

[22] Әгәр ул көннәр кыскартылмаса, һичкем исән калмас иде. Әмма сайланганнар хакына ул көннәр кыскартылачак.

[23] Әгәр сезгә шул вакытта: «Кара, Мәсих менә монда!» яки «Ул тегендә!» – дип әйтсәләр, ышанмагыз,

[24] чөнки ялган мәсихләр вә ялган пәйгамбәрләр килер, әгәр килеп чыкса, хәтта Аллаһы тарафыннан сайланганнарны алдамакчы булып, искиткеч галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәтер.

[25] Менә Мин сезгә барысы хакында алдан әйтеп куйдым.

[26] Шулай итеп, әгәр: «Кара, Ул чүлдә», – дисәләр, анда бармагыз яки: «Менә Ул эчке бүлмәләрдә», – дисәләр, ышанмагыз.

[27] Чөнки Адәм Углының килүе күкне көнчыгыштан көнбатышка кадәр яшен ярып үткән кебек булыр.

[28] Мәет кайда булса, үләксә кошлары шунда җыелыр.

[29] Шунда ук, ул көннәрдәге афәттән соң, «кояш каралыр, ай яктыртмас, күкләрдән йолдызлар коелыр һәм күк җисемнәре тетрәнер».

[30] Шулвакыт Адәм Углының билгесе күренер, Аның күк болытлары өстендә кодрәт вә дан белән килүен күреп, җирнең бөтен халыклары кычкырып, бик нык кайгырырлар.

[31] Адәм Углы фәрештәләрен көчле быргы тавышы белән җибәрер. Алар дөньяның дүрт тарафыннан, җирнең бер читеннән башлап икенче читенә кадәр Аның сайланганнарын җыярлар.

[32] Менә инҗир агачына күз салыйк: бөреләре бүртеп, яфрак яра башласа, сез тиздән җәй җитәсен беләсез.

[33] Монда да нәкъ шулай: бу хәлләрнең гамәлгә ашуын күргәндә белеп торыгыз: ул вакыт якын, инде ишек төбендә!

[34] Хак сүз әйтәм сезгә: болар һәммәсе гамәлгә ашканчы, бүгенге буын әле юкка чыкмас.

[35] Күк һәм җир юкка чыгар, әмма Минем сүзләрем һичкайчан юкка чыкмас.

[36] Ул көннең һәм сәгатьнең кайчан җитәсен һичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Бу турыда бары тик Ата гына белә.

[37] Нух көннәрендә ничек булса, Адәм Углы килгән вакытта да шулай булачак.

[38] Туфан алдыннан кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай дәвам иткән.

[39] Туфан килеп, барын да агызып киткәнгә кадәр, алар нәрсә буласын аңламаганнар. Адәм Углы килгән вакытта да нәкъ шулай булачак.

[40] Ул вакытта кырда ике кеше булыр: берсе алыныр, икенчесен калдырырлар.

[41] Бер кул тегермәнендә тартучы ике хатынның берсе алыныр, икенчесен калдырырлар.

[42] Шуңа күрә, уяу булыгыз! Хакимегез кайсы көндә киләчәген сез белмисез бит.

[43] Шуны аңлагыз: йорт хуҗасы каракның төнлә белән кайсы сәгатьтә киләсен белсә, йокламыйча, аңа үз йортына керергә ирек бирмәс иде.

[44] Шуңа күрә, сез дә әзер булып торыгыз: Адәм Углы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк.

[45] Шулай итеп, хезмәтчеләргә ризыкны үз вакытында өләшү өчен, хуҗа тарафыннан башлык итеп куелган ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була соң?

[46] Хуҗасы әйләнеп кайтып, аның шулай эшләвен күрсә, менә шул хезмәтче сәгадәтле.

[47] Сезгә хак сүз әйтәм: хуҗасы аны бөтен милкенә башлык итеп куяр.

[48] Ләкин ул хезмәтче начар булса һәм: «Хуҗам тиз кайтмас әле», – дип уйлап,

[49] башка хезмәтчеләрне кыйный, үзе эчкечеләр белән ашап-эчә башласа,

[50] хуҗасы ул көтмәгән көндә һәм уйламаган сәгатьтә кайтып керер дә

[51] аны җәзага тартыр һәм икейөзлеләр белән бер язмышка дучар итәр: анда елау һәм теш шыкырдату булыр.

Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters