[1] Халык төркемнәрен күреп, Гайсә тауга менде. Ул утыргач, янына шәкертләре килделәр.
[2] Гайсә аларга гыйлем биреп сөйли башлады:
[3] «Рухи яктан фәкыйрьләр бәхетле, чөнки Күкләр Патшалыгы аларныкы.
[4] Хәсрәт кичерүчеләр бәхетле, чөнки аларны юатырлар.
[5] Юашлар бәхетле, чөнки алар җирне мирас итеп алырлар.
[6] Тәкъвалыкка ачыккан һәм сусаган кешеләр бәхетле, чөнки аларның ул теләге үтәлер.
[7] Шәфкатьлеләр бәхетле, чөнки аларга шәфкать күрсәтелер.
[8] Саф күңеллеләр бәхетле, чөнки алар Аллаһыны күрерләр.
[9] Татулык урнаштыручылар бәхетле, чөнки аларны Аллаһы балалары дип атарлар.
[10] Тәкъва булганнары өчен эзәрлекләнгәннәр бәхетле, чөнки Күкләр Патшалыгы аларныкы.
[11] Кешеләр сезне Минем аркада хурлаганда, эзәрлекләгәндә һәм сезгә каршы төрле явызлык эшләгәндә, сез бәхетле.
[12] Шатланыгыз һәм куаныгыз, чөнки күкләрдә сезгә әҗере зур булачак. Сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләгәннәр.
[13] Сез – җир тозы. Әгәр тоз үз тәмен җуйса, аның тәмен ничек кайтарырсың? Ул, чыгарып ташланып, кешеләрнең таптавыннан башка һичнәрсәгә ярамас.
[14] Сез – дөнья яктысы. Тау башындагы шәһәр күренми кала алмас.
[15] Шулай ук шәмне яндыргач, аны чүлмәк астына куймыйлар, киресенчә, шәмдәлгә утырталар, һәм ул өйдәгеләрнең барысын яктырта.
[16] Яхшы эшләрегезне күреп, Күктәге Атагызны данласыннар өчен, сезнең яктылык та кешеләр алдында шулай балкысын.
[17] Минем хакта, Муса канунын яки пәйгамбәрләр язганнарны юкка чыгарырга килгән, дип уйламагыз. Мин юкка чыгарырга дип түгел, башкарырга дип килдем!
[18] Сезгә хак сүз әйтәм: җир һәм күк юкка чыкканчы, Канунның бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак – барысы да тормышка ашырылачак!
[19] Шулай итеп, кем дә кем бу иң кечкенә әмерләрнең дә берәрсен бозып, кешеләрне шуңа өйрәтсә, ул кеше Күкләр Патшалыгында иң түбән кеше дип аталыр. Ә кем аларны үтәп, башкаларны да үтәргә өйрәтсә, ул кешене Күкләр Патшалыгында бөек дип атарлар.
[20] Сезгә әйтәм: тәкъвалыгыгыз фарисейларныкыннан һәм канун белгечләренекеннән өстен булмаса, Күкләр Патшалыгына кермәячәксез.
[21] Ата-бабаларыгызга: „Үтермә! Кеше үтерүче хөкем ителүгә лаек“, – диелгәнне сез ишеттегез.
[22] Ә Мин сезгә әйтәм: туганына ачу тотучы хөкем ителүгә лаек, туганына: „Яраксыз“, – дип әйтүче исә Югары киңәшмә алдында җавапка тартылуга, ә инде „Ахмак“, – дип әйтүче җәһәннәм утына лаек.
[23] Шуңа күрә әгәр Аллаһыга бүләк алып барганда, туганыңның сиңа каршы берәр нәрсәсе булуы мәзбәх алдында исеңә төшсә,
[24] бүләгеңне шунда калдырып торып, башта туганың белән татулаш, аннан соң гына кире килеп, бүләгеңне бир.
[25] Берәү синең белән дәгъвалашып, сине хөкемчегә алып барса, әле юлда чакта, дәгъвалы эшне җайга сал. Югыйсә, гаепләүчең сине хөкемчегә китерер, хөкемче зиндан хезмәтчесенә тапшырыр, һәм сине зинданга ябарлар.
[26] Сиңа хак сүз әйтәм: бурычыңның актык тиененә кадәр биреп бетермичә, аннан чыга алмассың.
[27] „Зина кылма“, – дип әйтелгәнне сез ишеттегез.
[28] Ә Мин сезгә әйтәм: хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була.
[29] Әгәр сине уң күзең вәсвәсәгә салса, аны умырып алып, читкә ташла! Бөтен тәнең җәһәннәмгә ташлануга караганда, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен яхшырак булыр.
[30] Әгәр сине уң кулың гөнаһка төшерсә, аны чабып, читкә ташла! Бөтен тәнең җәһәннәмгә ташлануга караганда, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен яхшырак булыр.
[31] Тагын: „Берәрсе хатынын аерып җибәрә икән, аңа талак хаты бирсен“, – дип әйтелгән иде.
[32] Ә Мин сезгә әйтәм: әгәр ир кеше, зина кылудан башка сәбәп аркасында хатыны белән аерылышса, ул хатынын зина кылуга этәрә. Аерылган хатынга өйләнгән кеше дә зина кыла.
[33] Ата-бабаларга: „Ялган ант итмә! Раббы каршында биргән антыңны үтә“, – дип әйтелгәнне дә сез ишеттегез.
[34] Ә Мин әйтәм: бөтенләй дә ант итмә! Күк белән дә ант итмә, чөнки ул – Аллаһының тәхете.
[35] Җир белән дә ант итмә, чөнки ул – Аллаһының аяк басу урыны. Иерусалим белән дә ант итмә, чөнки ул – бөек Патшаның шәһәре.
[36] Башың белән дә ант итмә, чөнки чәчеңнең бер бөртеген генә дә ак яки кара итә алмыйсың.
[37] Сезнең „Әйе“ дигән сүзегез – „Әйе“, „Юк“ – „Юк“ булсын. Шуннан артык һәммәсе иблистән була.
[38] Сез „Күзгә – күз“ һәм „тешкә – теш“ диелгәнне ишеттегез.
[39] Ә Мин сезгә әйтәм: үзеңә явызлык кылучыга каршы килмә. Уң яңагыңа суккан кешегә сул яңагыңны да куй.
[40] Берәрсе сине хөкемгә тартып, күлмәгеңне алырга теләсә, аңа өске киемеңне дә бир.
[41] Берәрсе сине бер ара җир үтәргә мәҗбүр итсә, аның белән бергә ике ара үт.
[42] Синнән сораучыга бир һәм бурычка алырга теләүчене буш итмә.
[43] „Якыныңны ярат, дошманыңа нәфрәтлән!“ – дип әйтелгәнне ишеттегез.
[44] Ә Мин сезгә әйтәм: дошманнарыгызны яратыгыз һәм сезне эзәрлекләүчеләр өчен дога кылыгыз.
[45] Шулай эшләп, Күктәге Атагызның балалары булуыгызны күрсәтерсез, чөнки Аллаһы кояшны явызлар өчен дә, рәхимлеләр өчен дә чыгара һәм яңгырны тәкъваларга да, тәкъва булмаганнарга да яудыра.
[46] Әгәр сез үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, ул чакта Аллаһы сезгә ни өчен әҗер бирер? Салым җыючылар да шулай итәләр түгелме соң?!
[47] Сез дусларыгыз белән генә сәламләшсәгез, моның искитәрлек нәрсәсе бар? Мәҗүсиләр дә шулай эшләмиме соң?!
[48] Шулай булгач, Күктәге Атагыз камил булган кебек, сез дә шулай камил булыгыз.