[1] Иртән иртүк барлык баш руханилар һәм халык өлкәннәре, киңәшләшеп, Гайсәне үтерү турында сүз куештылар.
[2] Аны бәйләп, идарәче Пилатка алып барып тапшырдылар.
[3] Гайсәгә хыянәт иткән Яһүдә, Аның үлемгә хөкем ителүен белгәч, эшләгән эшенә үкенеп, баш руханиларга һәм өлкәннәргә утыз көмеш тәңкәне кайтарып биреп:
[4] – Гөнаһ кылдым мин, гаепсез Кешегә хыянәт иттем, – диде. – Безгә ни, ул – синең эшең, – дип җавап бирделәр тегеләр.
[5] Ул тәңкәләрне Аллаһы йортында атып бәреп чыгып китте дә асылынды.
[6] Баш руханилар тәңкәләрне алып: – Боларны Аллаһы йортындагы хәзинәгә салу канунга сыймый: бу – канлы тәңкәләр, – диделәр.
[7] Алар, киңәшләшеп, бу тәңкәләргә, үлгән чит ил кешеләрен күмәр өчен, чүлмәкче кырын сатып алырга, дигән карар чыгардылар.
[8] Шуңа күрә бу кыр Кан кыры дип атала башлады һәм хәзерге көнгә кадәр шулай атала.
[9] Шулай Иремия пәйгамбәр аша әйтелгән сүзләр гамәлгә ашты: «Алар Исраил халкы тарафыннан Аның өчен билгеләнгән бәяне – утыз көмеш тәңкәне алдылар,
[10] һәм, Раббы миңа кушканча, ул акча белән чүлмәкче кырын сатып алдылар».
[11] Гайсә идарәче каршына бастырылды. – Син – яһүдиләр Патшасымы? – дип сорады Аңардан Пилат. – Бу – синең сүзләрең, – дип җавап бирде Гайсә.
[12] Баш руханилар һәм өлкәннәр Аны гаепли башлагач, Ул аларга җавап бирмәде.
[13] Шуннан соң Пилат: – Үзеңә каршы шулкадәр күп гаепләүләрне ишетмисеңме әллә Син? – дип сорады.
[14] Әмма Гайсә җавап итеп бер сүз дә әйтмәде, моның белән Ул идарәчене бик нык гаҗәпләндерде.
[15] Гадәттәгечә, идарәче бәйрәм уңаеннан халык сораган бер тоткынны азат итә торган иде.
[16] Ул вакытта даны киң таралган Бараб исемле бер тоткын бар иде.
[17] Шуңа күрә, халык җыелгач, Пилат алардан: – Сезгә кемне азат итүемне телисез: Барабнымы, әллә Мәсих дип аталган Гайсәнеме? – дип сорады
[18] Яһүдиләрнең башлыклары Гайсәдән көнләшкәнгә, Аны тотып бирүләрен Пилат белә иде.
[19] Ул хөкем итү урынында утырган чакта, хатыны аңа: «Бу тәкъва Кешегә каршы бернәрсә дә эшләмә! Бүген төшемдә Аның аркасында бик нык газапландым», – дип хәбәр иттерде.
[20] Баш руханилар һәм өлкәннәр исә Барабны азат итүен, ә Гайсәне үлем җәзасына тартуын таләп итәргә дип халыкны котырттылар.
[21] Идарәче халык төркеменнән: – Сез кемне телисез? Сезгә икенең кайсысын азат итим? – дип сорады. – Барабны, – дип җавап бирделәр алар.
[22] – Ә Мәсих дип аталган Гайсә белән нәрсә эшлим? – дип сорады Пилат. – Аны хачка кадакларга! – дип җавап бирде аларның барысы да.
[23] – Ул нинди явызлык эшләгән соң? – дип сорады ул. – Аны хачка кадакларга! – дип, тагын да катырак итеп кычкырды җыелган халык.
[24] Пилат бернәрсә дә эшли алмавын, хәтта чуалыш чыгу мөмкинлеген күреп, су китерергә кушты һәм халык алдында кулларын юды. – Бу Кешенең үлемендә гаебем юк, үзегезгә карагыз! – диде ул.
[25] – Аның каны өчен без һәм балаларыбыз җаваплы булсын! – дип җавап бирде бөтен халык.
[26] Шунда Пилат аларга Барабны азат итте. Ә Гайсәне камчы белән суктыргач, хачка кадаклатырга тапшырды.
[27] Шуннан соң гаскәриләр Гайсәне идарәченең сараена алып киттеләр. Аларның бар гаскәре Гайсә тирәли җыелды.
[28] Алар Гайсәнең киемнәрен салдырып, җете кызыл төстәге япанча кидерделәр,
[29] чәнечкеле ботаклардан таҗ үреп, башына кидерделәр, уң кулына таяк тоттырдылар һәм каршында тез чүгеп: «Яшәсен яһүдиләр Патшасы!» – дип мыскылладылар.
[30] Аннары Гайсәгә төкерделәр, таяк алып, башына сугып кыйнадылар.
[31] Мәсхәрәләүләрен тәмамлагач, алар Гайсәдән япанчаны салдырып, Аңа Үз киемнәрен кидерделәр һәм хачка кадакларга алып киттеләр.
[32] Алар, чыгып барганда, Күринидән килгән Шимун исемле бер кешене очратып, аны Гайсәнең хачын күтәреп барырга мәҗбүр иттеләр.
[33] Гөлгетә, ягъни «Баш сөяге» дип аталган урынга килеп җиткәч,
[34] алар Гайсәгә үт катыш шәраб бирделәр. Ул татып карады, әмма эчәргә теләмәде.
[35] Гайсәне хачка кадаклагач, алар, жирәбә салып, Аның киемнәрен бүлештеләр
[36] һәм Аны анда саклап утырдылар.
[37] Гайсәнең баш өстенә гаебен күрсәтүче «Бу – Гайсә, яһүдиләр Патшасы» дигән язу беркетеп куйдылар.
[38] Аның белән бергә ике юлбасарны да кадакладылар: берсен уң ягына, берсен сул ягына.
[39] Үтеп баручылар, башларын чайкый-чайкый, Аны хурладылар.
[40] – Син, Аллаһы йортын җимереп, аны өч көндә төзүче, Үзеңне коткар! Аллаһы Углы булсаң, төш хачтан! – диделәр алар.
[41] Баш руханилар да канун белгечләре һәм өлкәннәр белән бергә Аны мыскылладылар:
[42] – Башкаларны коткарды, ә Үзен коткара алмый! Ә Үзе – Исраил Патшасы! Төшсен хачтан, шунда без Аңа ышанырбыз!
[43] Ул Аллаһыга таяна. Әгәр Ул Аллаһыга яраклы булса, ул чакта Аны Аллаһы коткарсын! Ул Үзен Аллаһы Углы дип атый бит.
[44] Аның белән бергә кадакланган юлбасарлар да Аны шундый ук сүзләр белән мәсхәрәләделәр.
[45] Көн уртасында бөтен җир йөзен караңгылык каплап алды, һәм көндезге сәгать өчкә кадәр шулай дәвам итте.
[46] Ә сәгать өчләр тирәсендә Гайсә: – Эли, Эли, лема сабахтани? – дип каты итеп кычкырып җибәрде. (Бу «Әй Аллам, Аллам! Нигә ташладың Син Мине?» дигәнне аңлата.)
[47] Анда торучыларның кайберләре, сүзләрен ишетеп: – Ильясны чакыра, – диделәр.
[48] Шунда аларның берсе йөгереп килеп, губка кисәген әче шәрабка манчып, аны таякка элде һәм Гайсәгә эчәргә бирде.
[49] Калган кешеләр аңа: – Тукта! Әйдә карыйк: Ильяс Аны коткарырга килерме икән? – диделәр.
[50] Ә Гайсә тагын бер тапкыр каты итеп кычкырып җан бирде.
[51] Менә Аллаһы йортындагы пәрдә өстән аска кадәр урталай ертылып төште. Җир тетрәде, таш кыялар ярылдылар,
[52] каберләр ачылып китеп, үлгән изгеләр арасыннан күбесе терелтеп торгызылдылар.
[53] Алар каберләрдән чыктылар, ә Гайсә терелгәч, алар изге Иерусалим шәһәренә керделәр, һәм күпләр аларны күрде.
[54] Йөзбашы һәм аның белән Гайсәне саклаучы гаскәриләр, җир тетрәүне һәм башка хәлләрне күреп, бик нык курыктылар. – Ул, чыннан да, Аллаһы Углы булган икән, – диделәр.
[55] Анда читтән карап торучы күп хатыннар да бар иде (алар Гайсәгә Гәлиләядән ияреп килгән һәм Аңа хезмәт иткән иделәр).
[56] Алар арасында магдалалы Мәрьям, Ягъкуб белән Йосыфның анасы Мәрьям һәм Зебедәй угылларының анасы бар иде.
[57] Кич белән Ариматайдан Йосыф исемле бай кеше килде. Ул да Гайсәнең шәкерте иде.
[58] Пилат янына килеп, ул Гайсәнең җәсәден алып китәргә сорады. Шунда Пилат Аның җәсәден Йосыфка бирергә кушты.
[59] Гәүдәне алып, Йосыф аны чиста җитен тукымага төрде
[60] һәм күптән түгел кыяда уелган кабер-мәгарәгә салды. Зур таш тәгәрәтеп алып килеп, кабер авызын томалады да китеп барды.
[61] Магдалалы Мәрьям белән икенче Мәрьям исә кабер каршында утыра иделәр.
[62] Икенче көнне (ул шимбә көн иде) Пилат янына баш руханилар һәм фарисейлар килеп:
[63] – Әфәндебез, бу ялганчының исән чагында: «Мин өч көннән соң терелтелеп торгызылачакмын», – дип әйткәнен хәтерлибез, – диделәр алар. –
[64] Өченче көнгә кадәр каберне сакларга әмер бир, югыйсә шәкертләре килеп, гәүдәсен урлап китүләре мөмкин. Халыкка: «Ул үледән терелтеп торгызылды», – дип әйтерләр. Һәм бу соңгы ялган беренчесеннән дә яманрак булыр.
[65] – Сакчыларны алып барып, белгәнегезчә каберне саклагыз, – диде Пилат.
[66] Алар, барып, кабер авызын томалаган ташка мөһер сугып, каберне сакларга гаскәриләрен куйдылар.