Skip to content
Opens in a new window

[1] Гайсә, алар белән сөйләшкәндә, тагын гыйбрәтле хикәяләр сөйләде:

[2] – Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: патша углы өчен туй мәҗлесе үткәргән.

[3] Ул, чакырылган кунакларны мәҗлескә җыярга ниятләп, хезмәтчеләрен җибәргән, ләкин кунаклар килергә теләмәгәннәр.

[4] «Мәҗлесем инде әзер: үгезләрем һәм симертелгән мал суелган, бөтен нәрсә әзер, кунакка килегез», – дип, тагын хезмәтчеләрен чакырылган кешеләргә әйтергә җибәргән.

[5] Әмма, чакыруны санга сукмыйча, аларның һәрберсе үз эшләре белән таралышканнар: берсе – басуына, икенчесе үзенең сәүдә эшенә киткән,

[6] ә калганнары исә хезмәтчеләрне тотып кыйнаганнар һәм үтергәннәр.

[7] Патша, ярсып, ул үтерүчеләрне юк итәргә, ә шәһәрләрен яндырырга әмер биреп, гаскәрен җибәргән.

[8] Аннан соң патша хезмәтчеләренә болай дип әйткән: «Мәҗлес әзер, ә чакырылган кунаклар лаеклы булмадылар.

[9] Юл чатларына барыгыз, кемне генә күрсәгез дә, мәҗлескә чакырыгыз».

[10] Хезмәтчеләр, юлларга чыгып, очраган бар кешене – яманын да, яхшысын да алып килгәннәр. Бөтен мәҗлес бүлмәсе кунаклар белән тулган.

[11] Ләкин патша, кунакларны карарга чыккач, анда бәйрәм киеменә киенмәгән бер кешене күреп алган.

[12] Патша аңа: «Дус, син ничек монда бәйрәм киеме кимичә килдең?» – дигән. Тегесе эндәшмәгән.

[13] Шуннан соң патша хезмәтчеләренә: «Аяк-кулларын бәйләп, караңгылыкка чыгарып ташлагыз. Анда елау һәм теш шыкырдату булыр», – дигән.

[14] Чакырылганнар күп, ләкин сайланганнар аз.

[15] Шуннан соң фарисейлар, китеп, Гайсәне ничек сүздә эләктерергә икән дип киңәшләштеләр.

[16] Алар үзләренең шәкертләрен Һируд тарафдарлары белән бергә Гайсә янына җибәрделәр. – Остаз, – диделәр алар, – Синең туры сүзле булуыңны һәм Аллаһы юлына хакыйкать кушканча өйрәтүеңне без беләбез. Син берәүгә дә ярарга тырышмыйсың, чөнки кемнең кем булуы Сиңа мөһим түгел.

[17] Шуңа күрә әйтче безгә, Син ничек уйлыйсың: кайсарга салым түләү рөхсәт ителәме, әллә юкмы?

[18] Әмма Гайсә аларның явыз ниятләрен белеп: – Нәрсәгә дип сыныйсыз сез Мине, икейөзлеләр? – дип җавап бирде. –

[19] Салым түли торган акчаны миңа күрсәтегез! Алар Аңа динар бирделәр.

[20] – Монда кемнең сурәте төшерелгән, кемнең исеме сугылган? – дип сорады алардан Гайсә.

[21] – Кайсарныкы, – дип җавап бирделәр тегеләр. – Димәк, кайсарныкын – кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез, – диде шуннан соң аларга Гайсә.

[22] Бу сүзләрне ишетеп, алар хәйран калдылар һәм Аны калдырып киттеләр.

[23] Шул ук көнне Гайсә янына саддукейлар килделәр. Алар исә үлеләрнең терелүен инкяр итәләр иде. Алар Гайсәгә мондый сорау бирделәр:

[24] – Остаз, Муса Канунда әйткән: «Әгәр берәү, ата булу бәхетенә ирешмичә, үлеп китсә, аның тол хатынына бертуганы өйләнсен һәм үлгән бертуган кардәшенең нәселен дәвам иттерсен».

[25] Менә арабызда бертуган җиде ир кардәш бар иде. Беренчесе өйләнгән, бала күрмичә, хатынын туганына хатынлыкка калдырып, үлеп киткән.

[26] Икенчесе, өченчесе дә һәм барлык җидесе белән дә шулай булган.

[27] Ә ахырда хатын үлеп киткән.

[28] Шулай булгач, үлеләр терелгән вакытта, ул аларның кайсысының хатыны булачак? Җидесе дә аның ире булган бит!

[29] – Сез ялгышасыз, чөнки Изге язманы да, Аллаһы кодрәтен дә белмисез, – дип җавап бирде Гайсә.

[30] – Үлеләр терелгәндә, алар өйләнмәсләр дә, кияүгә дә чыкмаслар. Алар күктәге фәрештәләрдәй булачаклар.

[31] Ә үлеләрнең терелү мәсьәләсенә килгәндә, Аллаһының әйткәннәрен сез укымадыгызмыни?

[32] Ул: «Мин – Ибраһим Алласы, Исхак Алласы һәм Ягъкуб Алласы», – дип әйткән. Аллаһы – үлеләр Алласы түгел, Ул тереләрнеке.

[33] Гайсәне тыңлаган халык Аның өйрәтүләренә таң калды.

[34] Гайсәнең саддукейларны эндәшмәслек итүен ишеткәч, фарисейлар бергә җыелдылар.

[35] Аларның берсе – канун белгече, Аны сынарга теләп:

[36] – Остаз, Канунда кайсы әмер иң мөһиме? – дип сорады.

[37] – «Раббы Аллаңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат», – диде Гайсә. –

[38] Бу – беренче һәм иң мөһим әмер.

[39] Икенчесе дә шундый ук: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат».

[40] Бөтен Муса кануны һәм пәйгамбәрләр шушы ике әмергә нигезләнгәннәр.

[41] Фарисейлар бергә җыелгач, Гайсә алардан болай дип сорады:

[42] – Сез Мәсих хакында нәрсә уйлыйсыз? Чыгышы буенча, Ул – кем Углы? – Давыт Углы, – дип җавап бирделәр алар.

[43] – Ә ни өчен Давыт, Изге Рух белән илһамланып, Мәсихне Хакимем дип атаган? Ул бит болай дигән:

[44] «Раббы минем Хакимемә: „Дошманнарыңны Синең аяк астына түндергәнче, Минем уң ягымда утыр“, – ди».

[45] Шулай итеп, Давыт Аны «Хакимем» дип атый икән, ничек инде Ул аның Углы була ала?

[46] Беркем дә Аңа җавап кайтара алмады. Шушы көннән алып, бер кеше дә Гайсәдән нәрсә дә булса сорарга батырчылык итмәде.

Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters