[1] Шушы вакытта идарәче Һируд Гайсә хакында ишетте.
[2] Үзенең кешеләренә: «Ул – үледән терелеп торган Чумдыручы Яхъя. Шуңа күрә Аның кодрәтле эшләр күрсәтергә куәте бар», – диде ул.
[3] Һируд, бертуган кардәше Филипнең Һирудия хатыны аркасында, Яхъяны кулга алып, богаулап, зинданга япкан иде,
[4] чөнки Яхъя: «Сиңа аның белән яшәргә ярамый», – дигән булган.
[5] Һируд аны үтерер дә иде, әмма Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгән халыктан курыкты.
[6] Һирудның туган көнендә Һирудиянең кызы кунаклар алдында биеде һәм Һирудка шулкадәр ошады ки,
[7] ул ни генә сораса да, барын да бирергә ант итте.
[8] Кыз исә анасы өйрәткәнчә: – Хәзер үк Чумдыручы Яхъяның башын тәлинкәгә салып китер, – дип әйтте.
[9] Патша кайгыга төште, әмма кунаклар алдында әйтелгән ант хакына кызның теләген үтәргә
[10] һәм, зинданда Яхъяның башын кистерергә, дип әмер бирде.
[11] Башны тәлинкәгә салып китерделәр һәм кызга бирделәр, ә ул анасына илтеп бирде.
[12] Яхъяның шәкертләре килеп, аның гәүдәсен алып кабергә салдылар, аннары китеп, бу хакта Гайсәгә хәбәр иттеләр.
[13] Гайсә исә бу хакта ишеткәч, ялгызы гына көймәгә утырып, аулак урынга китте. Әмма бу турыда билгеле булгач, кешеләр шәһәрләреннән чыгып, артыннан җәяүләп киттеләр.
[14] Ярга чыккач, Гайсә зур халык төркемен күреп алды. Ул аларны кызганып, авыру булганнарын савыктырды.
[15] Кич җиткәндә, Аның янына шәкертләре килеп: – Биредә бик аулак, ә вакыт соң инде. Халыкны җибәр, авылларга барып, үзләренә ризык сатып алсыннар, – диделәр.
[16] – Аларга китәргә кирәкми. Аларны үзегез ашатыгыз, – диде Гайсә.
[17] – Безнең монда бары тик биш икмәк һәм ике балык кына бар, – дип әйттеләр тегеләр.
[18] – Аларны Миңа алып килегез, – диде Гайсә.
[19] Ул кешеләргә чирәмгә утырырга кушты. Биш икмәкне һәм ике балыкны алды да күккә карап шөкрана кылды һәм икмәкләрне сындыргалап, шәкертләренә бирде, ә алар исә халыкка өләштеләр.
[20] Барысы да туйганчы ашады. Калган сыныкларны җыеп, унике кәрзингә тутырдылар.
[21] Ашаучыларның саны исә, хатыннарны һәм балаларны исәпкә алмаганда, биш меңгә якын иде.
[22] Шул ук вакытта Гайсә шәкертләренә, көймәгә утырып, Үзеннән алданрак аргы якка чыгарга кушты. Ә Үзе, халыкны кайтарып җибәргәнче, шунда калды.
[23] Халыкны җибәргәч, аулакта дога кылырга дип, Гайсә тауга күтәрелде. Кич җиткәндә дә, Ул анда ялгызы булды.
[24] Ә көймә исә ярдан еракта, һәм, җил каршы булганлыктан, аңа көчле дулкыннар бәрә иде.
[25] Иртәнге өч белән алты арасында Гайсә, су өстеннән атлап, алар янына китте.
[26] Шәкертләре Гайсәнең су өстеннән килүен күреп куркыштылар: – Бу – өрәк! – диделәр һәм куркуларыннан кычкырып җибәрделәр.
[27] – Тынычланыгыз, Мин бу! Курыкмагыз! – диде шунда ук аларга Гайсә.
[28] Шуннан соң Петер Аңа: – Хакимем! Әгәр Син булсаң, яныңа су өстеннән атлап килергә әмер бирче миңа, – дип эндәште.
[29] – Кил, – диде аңа Гайсә. Петер, көймәдән чыгып, су өстеннән Гайсәгә таба атлады.
[30] Әмма җилнең көчле булуын тоеп куркып китте һәм бата башлады. – Коткар мине, Хакимем! – дип кычкырып җибәрде ул.
[31] Гайсә шунда ук, кулын сузып, аны эләктереп алды һәм: – Сай иманлы син, нигә икеләндең? – дип сорады.
[32] Алар көймәгә кергәч, җил тынды.
[33] Көймәдәге шәкертләре Гайсә каршында йөзтүбән капландылар. – Син – чыннан да Аллаһы Углы! – диделәр алар.
[34] Алар, күлне кичеп, Геннисарет ярына чыктылар.
[35] Җирле халык, Гайсәне танып, бу хакта шундагы бөтен әйләнә-тирәгә хәбәр таратты. Аның янына барлык авыруларны алып килделәр.
[36] Алар киеменең чабуына гына булса да кагылырга рөхсәт бирүен үтенделәр. Кагылган һәр кеше савыкты.