[1] Тәкъва эшләрегезне кешеләргә күрсәтүдән сакланыгыз. Югыйсә Күктәге Атагыздан әҗер алмассыз.
[2] Шуңа күрә, сәдака биргәндә, ул хакта кычкырып йөрмә. Кешеләр аларга мактау яудырсын дип, гыйбадәтханәләрдә һәм урамнарда икейөзлеләр шулай эшлиләр. Сезгә хак сүз әйтәм: алар тулысынча әҗерләрен алдылар.
[3] Ләкин син фәкыйрьгә сәдака биргәндә, ярдәмең яшерен эшләнсен өчен, сул кулың уң кулыңның ни эшләгәнен белмәсен. Яшерен кылынган һәммә эшне күрүче Атаң сиңа әҗереңне бирер.
[5] Дога кылганда, икейөзлеләр кебек булмагыз. Алар, барысы да күрсен дип, гыйбадәтханәләрдә һәм юл чатында басып дога кылырга яраталар. Сезгә хак сүз әйтәм: алар тулысынча әҗерләрен алдылар.
[6] Ә син, дога кылганда, бүлмәңә кереп, артыңнан ишегеңне яп һәм күзгә күренмәгән Атаңа дога кыл. Яшерен кылынган һәммә эшне күрүче Атаң сиңа әҗереңне бирер.
[7] Дога кылганда, мәҗүсиләр кебек, буш сүзләр әйтмәгез. Догаларыбызда күп сүзләр әйтсәк, илаһларыбыз безне ишетер, дип уйлыйлар алар.
[8] Аларга охшамагыз. Атагыздан сораганчы ук, нәрсәгә мохтаҗ булуыгызны Ул белә бит.
[9] Ә сез болай дога кылыгыз: Күктәге Атабыз! Исемең изге дип икърар ителсен,
[10] Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын.
[11] Көндәлек икмәгебезне безгә бүген бир.
[12] Без дә үзебезгә явызлык кылучыларны кичергәндәй, безнең явыз эшләрне Син кичер.
[13] Безне сынауга дучар итмә, ә явыздан сакла.
[14] Кешеләрнең гаеп эшләрен кичерсәгез, Күктәге Атагыз сезнекен дә кичерер.
[15] Ләкин сез үзегез башкаларны кичермәсәгез, сезнең гаеп эшләрне Күктәге Атагыз кичермәс.
[16] Ураза тотканда, икейөзлеләр кебек караңгы чырайлы булмагыз. Үзләренең ураза тотуларын кешеләр күрсен дип, алар шулай моңсу булып йөриләр. Сезгә хак сүз әйтәм: алар әҗерләрен тулысынча алдылар.
[17] Ә син исә, ураза тотканда, чәчләреңне майла һәм битеңне ю:
[18] шунда синең ураза тотуыңны кешеләр түгел, күзгә күренмәгән Атаң гына күрер. Яшерен эшләнгән барча эшләрне күрүче Атаң сиңа әҗереңне бирер.
[19] Җирдә үзегезгә байлык җыймагыз. Анда аны көя тапый, ул тутыга, караклар урлап чыга.
[20] Әмма сез хәзинәне күктә җыегыз: анда аны көя дә тапамый, ул тутыкмый да, караклар да кереп урлап чыкмый.
[21] Хәзинәң кайда булса, күңелең дә шунда булыр.
[22] Күзләр кешене яктырта торган чырагтыр. Күзләрең якты икән, үзең дә яктылык белән тулырсың.
[23] Ләкин күзләрең тонык булса, бөтен тәнең караңгы булыр. Әгәр эчеңдәге яктылык караңгылык икән, ул вакытта караңгылык турында нәрсә әйтергә?!
[24] Берәү дә ике хуҗага хезмәт итә алмас: берсен яратмас, ә икенчесен яратыр; берсенә тугры булыр, ә икенчесен санга сукмас. Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз.
[25] Шуңа күрә, Мин сезгә әйтәм: җан асрар өчен, нәрсә белән тукланыйм һәм нәрсә эчим, тәнемне каплар өчен, нәрсә киим дип борчылмагыз. Җан – ризыктан, тән киемнән мөһимрәк түгелме соң?
[26] Кошларга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да, ашлыкны амбарларга да салмыйлар, шулай да аларны Күктәге Атагыз туендыра. Ә сез кошлардан кадерлерәк түгелме соң?
[27] Кайсыгыз, кайгырганга карап, үз гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала?
[28] Кием өчен ник борчыласыз? Кыр чәчәкләренә карагыз, алар ничек үсәләр: эшләмиләр дә, эрләмиләр дә.
[29] Әмма сезгә әйтәм: хәтта Сөләйман патша да, никадәр мәһабәт булмасын, аларның берсе кадәр дә киенә алмаган.
[30] Бүген кырда үсеп утырган, ә иртәгә учакка ташланасы үләнне Аллаһы шулай киендерә икән, сезне ничек киендермәсен ди инде, сай иманлылар?
[31] Шулай итеп: „Ни ашарбыз, ни эчәрбез, ни киярбез?“ – дип борчылмагыз.
[32] Мәҗүсиләрнең төп кайгылары шулдыр. Ә боларның һәммәсенә мохтаҗ булуыгызны Күктәге Атагыз белә.
[33] Барыннан да бигрәк Аллаһының Патшалыгын һәм гадел ихтыярын эзләгез, һәм боларның барысы да сезгә насыйп ителер.
[34] Иртәгә булачак көн өчен борчылмагыз. Ул үзе хакында үзе кайгыртыр. Һәр көннең үз мәшәкатьләре җитәрлек.