[1] Шуннан соң Гайсә янына Иерусалимнән фарисейлар һәм канун белгечләре килделәр.
[2] – Ни өчен Синең шәкертләрең ата-бабалардан килгән йолаларны бозалар: ашар алдыннан кулларын юмыйлар? – дип сорадылар.
[3] – Ә сез ни өчен үзегезнең йолаларыгыз хакына Аллаһы әмерен бозасыз? – дип каршы төште Гайсә. –
[4] Аллаһы: «Үз атаңны һәм анаңны хөрмәт ит» һәм «Атасын яки анасын хурлаган кеше үлем җәзасына тартылырга тиеш», – дип әйткән.
[5] Ә сез: «Берәрсе атасына яки анасына: „Сиңа бирәсе бүләкне мин Аллаһыга бирергә вәгъдә иттем“, – дип әйтә икән,
[6] аңа инде ата-анасын хөрмәтләмәсә дә ярый», – дип өйрәтәсез. Моның белән сез үзегезнең йолагыз хакына Аллаһы сүзен юкка чыгарасыз.
[7] Икейөзлеләр! Сезнең хакта Ишагыйя пәйгамбәр, алдан күреп, дөрес әйткән:
[8] «Бу халык Мине телдә генә хөрмәт итә, ә йөрәге Миннән ерак.
[9] Миңа табынулары бушка: алар кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә өйрәтәләр».
[10] Гайсә, халыкны Үзе янына чакырып: – Тыңлагыз һәм аңларга тырышыгыз.
[11] Аллаһы алдында кешене авызына кергән нәрсә нәҗесли алмый, киресенчә, авызыннан чыккан нәрсә нәҗесли, – дип әйтте.
[12] Шуннан соң, шәкертләре янына килеп: – Сүзләреңне ишетеп, фарисейларның рәнҗүләрен беләсеңме? – диделәр.
[13] – Күктәге Атам тарафыннан утыртылмаган һәр үсенте тамыры белән йолкыначак, – диде Ул. –
[14] Калдырыгыз аларны! Сукырларны җитәкләп йөрүче сукырлар алар. Сукыр сукырны җитәкләп бара икән, чокырга икесе дә егылып төшәчәк.
[15] – Безгә бу сүзләрне аңлатып бирче, – дип мөрәҗәгать итте Аңа Петер.
[16] – Әллә сез дә һаман аңламыйсызмы?! – диде Гайсә. –
[17] Авызга кергән нәрсәнең карынга керүе, ә аннан тышка чыгарылып ташланылуы сезгә аңлашылмыймыни?
[18] Кешенең авызыннан чыкканы йөрәгеннән чыга. Аны шул нәҗеслидер.
[19] Явыз ниятләр, кеше үтерү, зиначылык, фәхешлек, урлашу, ялган шаһитлык итү, хурлау кешенең йөрәгеннән чыга бит.
[20] Кешене менә шулар, юылмаган куллар белән ашау кешене нәҗесләми.
[21] Гайсә ул урыннан Сур һәм Сидун җирләренә китте.
[22] Янына шул җирләрдә яшәүче Кәнган хатыны килеп: – Әфәндем, Давыт Углы! Кызган мине: кызыма җен кагылган һәм ул бик нык газаплана! – дип кычкырды.
[23] Әмма Гайсә аңа бер сүз белән дә җавап кайтармады. Шәкертләре, янына килеп, Аңардан үтенә башладылар: – Җибәр аны. Югыйсә ул кычкырып безнең арттан килә.
[24] Гайсә исә: – Мин Исраил халкының югалган сарыкларына гына җибәрелгән идем, – дип җавап бирде.
[25] Әмма хатын якын килде һәм, Аның каршында йөзтүбән капланып: – Әфәндем, миңа ярдәм итче! – диде.
[26] – Икмәкне, балалардан тартып алып, көчекләргә ташлау яхшы түгел, – диде Гайсә.
[27] – Әйе, Әфәндем, – дип җавап кайтарды хатын. – Ләкин көчекләр дә хуҗаларының өстәленнән коелган валчыкларны ашый бит.
[28] Гайсә аңа: – Әй, ханым! Синең иманың нык! Сиңа теләгәнеңчә булсын, – диде. Шул вакытта ук аның кызы савыкты.
[29] Аннан киткәч, Гайсә Гәлиләя күле буеннан атлады. Ул тауга менеп утырды.
[30] Янына халык төркемнәре килеп, үзләре белән аксакларны, сукырларны, гарипләрне, телсезләрне һәм башка күп төрле авыру кешеләрне китерделәр. Авыруларны Аның аяклары янына салдылар, һәм Гайсә аларны савыктырды.
[31] Телсезләрнең сөйләшүен, гарипләрнең савыгуын, аксакларның йөрүен һәм сукырларның күзләре ачылганын күреп, халык таң калды. Алар Исраил Алласын данладылар.
[32] Гайсә шәкертләрен чакырып, аларга: – Кешеләр кызганыч. Алар янымда инде өч көн, ә ашарларына һичнәрсәләре юк. Аларны ач килеш җибәрәсем килми: юлда хәлсезләнерләр, – дип әйтте.
[33] – Шундый төркемне туендырырлык икмәкне монда, чүлдә, кайдан алыйк? – диделәр Аңа шәкертләре.
[34] – Сездә ничә икмәк бар? – дип сорады Гайсә. – Җиде икмәк һәм берничә кечкенә балык, – дип җавап бирделәр алар.
[35] Гайсә халыкка утырырга кушты һәм,
[36] җиде икмәкне һәм балыкларны алып, шөкрана кылгач, аларны сындыргалады һәм шәкертләренә бирде, ә шәкертләре халыкка өләште.
[37] Барысы да туйганчы ашадылар. Калган сыныкларны җиде кәрзин тутырып җыйдылар.
[38] Ә ашаучылар исә, хатыннарны һәм балаларны исәпкә алмаганда, дүрт мең кеше иде.
[39] Халыкны кайтарып җибәргәч, Гайсә көймәгә утырды һәм Мәгедән җирләренә юл тотты.