Skip to content
Opens in a new window

[1] Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаш? Күз алдыгызга китерегез: иртән иртүк хуҗа үзенең йөзем бакчасына эшчеләр ялларга барган.

[2] Ялчылар белән көненә бер динардан килешкәч, ул аларны йөзем бакчасына җибәргән.

[3] Иртәнге сәгать тугызда өеннән чыгып, базар мәйданына килгәч, ул анда эшсез торган башка кешеләрне күреп:

[4] «Сез дә минем йөзем бакчасына барыгыз. Мин сезгә тиешенчә түләрмен», – дигән. Алар киткәннәр.

[5] Ә хуҗа сәгать уникедә дә, көндезге сәгать өчтә дә шулай ук эшләгән.

[6] Сәгать бишләр тирәсендә хуҗа тагын чыгып, басып торган кешеләрне күргән. «Сез нигә монда көне буе эшсез торасыз?» – дип сораган ул алардан.

[7] «Безне беркем дә ялламады», – дип җавап кайтарганнар алар. Ул аларга: «Сез дә йөзем бакчасына барыгыз», – дип әйткән.

[8] Кич җиткәч, хуҗа идарәчесенә: «Эшчеләрне чакырып, аларга түлә. Соңгы ялланганнарыннан башлап, беренчеләре белән тәмамла», – дигән.

[9] Кичке биштә ялланганнар килеп, һәрберсе бер динар акча алган.

[10] Шуңа карап, беренчеләре: «Күбрәк алырбыз», – дип уйлаганнар. Әмма алар да берәр динар акча алганнар.

[11] Ә алгач, хуҗага зарлана башлаганнар:

[12] «Бу соң килгәннәре бары тик бер сәгать эшләделәр, ә син аларны безнең белән тиңләдең. Без бит көннең авырлыгын һәм эсселеген кичердек».

[13] Әмма ул аларның берсенә: «Дустым, мин сиңа карата гаделсезлек эшләмәдем. Син минем белән бер динарга килештең түгелме соң?!

[14] Үзеңә тиешлесен ал да кит. Ә мин бу соңгысына да сиңа биргән кадәр бирергә телим.

[15] Акчам белән үзем теләгәнчә эшләргә хокукым юкмыни?! Әллә син минем юмартлыгымнан көнләшәсеңме?» – дип җавап биргән.

[16] Шулай, соңгылар беренче булырлар, ә беренчеләр исә соңгы булырлар, – диде Гайсә.

[17] Иерусалимгә таба барганда, Гайсә, унике шәкертен читкә чакырып, аларның үзләренә генә болай диде:

[18] – Без Иерусалимгә барабыз. Адәм Углын анда баш руханилар һәм канун белгечләре кулына тотып бирерләр. Алар Аны үлемгә хөкем итәрләр,

[19] мыскыллау, камчы белән суктыру һәм хачка кадаклату өчен, мәҗүсиләр кулына тапшырырлар. Әмма өченче көнгә Ул үледән терелтеп торгызылачак.

[20] Шуннан соң Зебедәйнең хатыны, угыллары белән Гайсә янына килеп, алдында тезләнде. Ул Аңардан нәрсәдер сорарга теләде.

[21] – Син нәрсә телисең? – дип сорады Гайсә. – Ике углым Патшалыгыңда берсе уң ягыңа, икенчесе сул ягыңа утырачак, дип вәгъдә итсәң иде, – диде хатын.

[22] – Сез нәрсә сораганыгызны аңламыйсыз, – диде Гайсә. – Мин эчәсе касәдән эчә алырсызмы? – Алырбыз, – диделәр алар.

[23] – Сез Минем касәмнән эчәрсез, ә менә уң яки сул ягымда утырырга рөхсәт бирү-бирмәү Минем ихтыярымда түгел. Атам ул урыннарны кемнәргә тәгаенләсә, шуларныкы булыр.

[24] Бу хакта ишеткәч, калган ун шәкертнең бу икәүгә каршы ачулары чыкты.

[25] Ә Гайсә аларны чакырып алып: – Сез беләсез: халык җитәкчеләре халыклар белән хакимлек кыла һәм түрәләр дә алар белән идарә итә.

[26] Ләкин сездә алай булмасын! Арагызда бөек булырга теләүче башкаларга – хезмәтче,

[27] арагызда беренче булырга теләүче сезнең өчен кол булсын.

[28] Адәм Углы да бит Үзенә хезмәт итсеннәр өчен түгел, ә бәлки Үзе хезмәт итәр һәм күпләрне йолып алыр өчен, тормышын бирергә дип килде, – диде.

[29] Гайсә шәкертләре белән Әрихә шәһәрен калдырып киткәндә, артыннан күп санлы халык иярде.

[30] Юл читендә ике сукыр утыра иде. Алар Гайсәнең үтеп баруын ишеткәч: – Әфәндем, Давыт Углы! Безне кызган! – дип кычкырып җибәрделәр.

[31] Халык, ачуланып, аларны тыймакчы булды, әмма алар тагын да көчлерәк итеп: – Әфәндем, Давыт Углы! Безне кызган! – дип кычкырдылар.

[32] Гайсә, туктап, аларны чакырды һәм: – Сезнең өчен нәрсә эшләвемне телисез? – дип сорады.

[33] – Әфәндем! Күзләребез ачылсын иде! – диделәр алар.

[34] Гайсә, аларны кызганып, күзләренә кагылды: алар шунда ук күрә башладылар һәм Аңа ияреп киттеләр.

Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters