Skip to content
Opens in a new window

[1] Берәүне дә хөкем итмәгез, сезне дә Аллаһы хөкем итмәс.

[2] Нинди хөкем белән хөкем итсәгез, сез дә шундый хөкем белән хөкем ителерсез. Нинди үлчәм белән үлчәсәгез, сезгә дә шундый үлчәм белән үлчәп бирелер.

[3] Ничек син туганың күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең?

[4] Үз күзеңдә бүрәнә булганда, син ничек туганыңа: „Күзеңдәге чүпне алыйм әле“, – дип әйтә аласың?

[5] Икейөзле! Элек үз күзеңдәге бүрәнәне чыгар, аннары инде күзләрең яхшырак күрер һәм туганыңның күзендәге чүпне ала алырсың.

[6] Изге нәрсәне этләргә бирмәгез: алар, сезгә борылып, үзегезне ботарлар. Энҗегезне дуңгызлар алдына сипмәгез: алар энҗегезне аяклары белән таптарлар.

[7] Сорагыз – сезгә бирерләр, эзләгез – табарсыз, шакыгыз – сезгә ачарлар.

[8] Чөнки һәр сораучы ала, эзләүче таба һәм шакучыга ачалар.

[9] Арагыздан кайсыгыз икмәк сораучы углына таш тоттырыр?

[10] Ул балык сораганда, кайсыгыз елан бирер?

[11] Әгәр сез, явыз кешеләр булып та, балаларыгызга яхшы бүләкләр бирә беләсез икән, Күктәге Атагызның Үзеннән сораганнарга яхшы нәрсәләрне бирүе шөбһәсездер.

[12] Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез. Муса канунының һәм пәйгамбәрләр язганнарның мәгънәсе шундадыр.

[13] Тар капкадан керегез, чөнки һәлакәткә илтүче юл җиңел, капкасы да киң, һәм күпләр шул капкадан керәләр.

[14] Ә тормышка керә торган капка кысан, юлы тар, һәм аны азлар гына таба.

[15] Яныгызга сарык тиресе ябынып килүче ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз: эчендә ерткыч бүреләр алар.

[16] Сез аларны җимешләренә карап танырсыз. Күгән куагыннан – йөзем, тигәнәктән инҗир җыялармыни?

[17] Менә шулай, яхшы агач – яхшы җимеш, ә начар агач начар җимеш бирә.

[18] Яхшы агач – начар җимеш, начар агач та яхшы җимеш бирә алмый.

[19] Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны, кисеп, утка ташлыйлар.

[20] Шулай итеп, ялган пәйгамбәрләрне җимешләренә карап танырсыз.

[21] Күк Патшалыгына Миңа: „Хакимем! Хакимем!“ – дип әйтүче һәркем түгел, ә Күктәге Атам ихтыярын үтәүче генә керәчәк.

[22] Кыямәт көнендә Миңа күпләр: „Хакимем, Хакимем! Без Синең исемеңнән пәйгамбәрлек итмәдекмени?! Синең исемең белән җеннәрне куып чыгармадыкмыни?! Синең исемең белән башка күп кодрәтле эшләр эшләмәдекмени?!“ – дип әйтерләр.

[23] Менә шул вакытта Мин аларга: „Сезне, явызлык кылучыларны, Мин һичкайчан белмәдем, китегез янымнан!“ – дип җавап кайтарырмын.

[24] Шулай итеп, сүзләремне ишетеп, аларны үтәүче һәркем үзенең йортын таш өстенә салган акыллы кешегә охшаган.

[25] Яңгыр явып, елгалар ташып, көчле җилләр исеп, шул йортка ябырылган, әмма ул җимерелмәгән, чөнки таш нигез өстенә салынган булган ул.

[26] Ә инде ишетеп тә, сүзләремне үтәмәүче кеше үзенең йортын ком өстенә төзегән акылсыз кешегә охшаган.

[27] Яңгыр явып, елгалар ташып, көчле җилләр исеп, шул йортка ябырылган. Ул йорт җимерелгән, һәм аның җимерелүе коточкыч булган».

[28] Гайсә сүзләрен тәмамлагач, Аның өйрәтүләреннән халык хәйран калды,

[29] чөнки Ул канун белгече сыман түгел, ә бәлки хакимлеккә ия булган кеше кебек өйрәтте.

Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters