Skip to content
Opens in a new window

[1] Шуннан соң, Рух Гайсәне, иблис тарафыннан вәсвәсәгә салу өчен, чүлгә ияртеп алып китте.

[2] Ризык капмыйча, кырык көн һәм кырык төн уздырып, Гайсә бик нык ачыкты.

[3] Аздыручы иблис, Аның янына килеп: – Әгәр Син Аллаһы Углы булсаң, бу ташларга боер, икмәккә әйләнсеннәр! – диде.

[4] Гайсә аңа болай дип җавап бирде: – «Кеше икмәк белән генә түгел, Аллаһы әйткән һәр сүз белән яши», – дип язылган Изге язмада!

[5] Шуннан соң, иблис Аны Иерусалимгә – изге шәһәргә алып килеп, Аллаһы йортының иң биек урынына китереп бастырды

[6] һәм: – Әгәр Син Аллаһы Углы булсаң, түбәнгә ташлан! – диде. – Изге язмада әйтелгән бит: «Аллаһы Синең турыда фәрештәләренә әмер бирер. Алар Сине кулларына күтәреп алырлар, аякларың ташка абынмас».

[7] – Анда: «Раббы Аллаңны сынама», – дип тә язылган, – дип җавап бирде Гайсә.

[8] Аннары иблис, Аны бик биек тауга алып менеп, дөньяның барлык патшалыкларын һәм аларның бөтен зиннәтен күрсәтте

[9] һәм: – Әгәр йөзтүбән капланып, миңа табынсаң, боларның һәммәсен Сиңа бирермен! – диде.

[10] – Кит, иблис! – дип җавап бирде Гайсә. – Изге Язмада язылган: «Раббы Аллаңа табын, Аңа гына хезмәт ит».

[11] Шуннан соң иблис Аны калдырып китте, һәм янына фәрештәләр килеп, Гайсәгә хезмәт күрсәтте.

[12] Яхъяның зинданга утыртылуы хакында белгәннән соң, Гайсә Гәлиләягә китте.

[13] Насараны калдырып китеп, Ул Гәлиләя күле янындагы Зәбулун һәм Нәптали җирендәге Кәпәрнаум шәһәренә барып урнашты.

[14] Бу исә Ишагыйя пәйгамбәр аша әйтелгәннәр гамәлгә ашсын өчен булды:

[15] «Зәбулун җире, Нәптали җире! Диңгезгә алып баручы юл, Үрдүн аръягындагы Гәлиләя – мәҗүсиләр иле!

[16] Караңгылыкта яшәүче халык көчле яктылыкны күрде. Үлем караңгылыгында яшәүчеләр өчен нур балкыды».

[17] Шул вакыттан алып Гайсә: – Тәүбәгә килегез! Күкләр Патшалыгы инде бик якын! – дип игълан итеп йөрде.

[18] Гәлиләя күле яныннан үтеп барганда, Гайсә бертуган кардәшләрнең – Петер дип аталган Шимун һәм Әндринең – күлгә ятьмә салуларын күрде. Алар балыкчылар иде.

[19] – Миңа иярегез! Мин сезне кеше аулаучы итәрмен! – диде аларга Гайсә.

[20] Алар шунда ук, ятьмәләрен калдырып, Аңа иярделәр.

[21] Аннан киткәч, Гайсә башка бертуган кардәшләрне – Зебедәй углы Ягъкубны һәм Яхъяны күреп алды. Алар аталары Зебедәй белән бергә көймәдә ятьмәләрен сиплиләр иде. Ул Үзенә иярергә өндәде.

[22] Алар шунда ук, көймәне һәм аталарын калдырып, Гайсәгә иярделәр.

[23] Гайсә бөтен Гәлиләя җирендә гыйбадәтханәләрдә гыйлем биреп, Патшалык хакында Яхшы хәбәрне сөйләп, халыкны төрле авырулардан һәм чирләрдән савыктырып йөрде.

[24] Бөтен Сүрия буйлап Аның хакында хәбәр таралды. Янына төрле авырулардан һәм интектергеч чирләрдән җәфаланганнарны, җенлеләрне, өянәк белән авырганнарны һәм паралич сукканнарны алып килделәр. Гайсә аларны савыктырды.

[25] Аның артыннан Гәлиләядән, Ун каладан, Иерусалимнән, Яһүдиядән һәм Үрдүн аръягыннан килгән халык төркемнәре йөрде.

Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters