Skip to content
Opens in a new window

[1] – Мич кебек кызган көн якынлашадыр; ул көнне барча тәкәбберләр вә яманнар саламдай дөрләп кабыначак, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы, – тамырлары да, ботаклары да калмаячак.

[2] Әмма Минем исемне курку вә хөрмәт белән телгә алучылар өчен дөреслек кояшы чыгачак, аның нурлары сезгә шифа булачак, һәм сез абзардан чыккан бозаулар кебек чабып-уйнап йөриячәксез.

[3] Мин билгеләгән ул көнне сез яманнарны таптап, алар аяк табаныгыз астында көл-туфрак булачак, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.

[4] Колым Муса канунын, Хореб тавында барлык Исраил өчен Мин биргән кагыйдә вә карарларымны исегездә тотыгыз.

[5] Раббының бөек вә дәһшәтле көне алдыннан Мин сезгә Ильяс пәйгамбәрне җибәрәм.

[6] Мин, килеп, җиргә ләгънәт яудырмас өчен, аталар белән балалар арасында татулык урнаштырыр ул.

Малахи пәйгамбәр — Chapters