[1] Шуннан соњ Гайсә, яћүдләрнењ Аны үтерергә эзләгәнлекләре сәбәпле, Яћүдиядә йѳрергә теләмәде. Шуња күрә Ул Гәлиләядә йѳрергә булды.
[2] Яћүдләрнењ Чатыр кору бәйрәме якынлаша иде, ћәм
[3] энеләре: – Гәлиләядән Яћүдиягә бар, Син эшләгән эшләрне шәкертләрењ дә күрсен.
[4] Әгәр кеше үзен танытырга тели икән, эшен яшерен рәвештә эшләми. Шундый эшләр эшлисењ икән, Үзењне дѳньяга күрсәт, – диделәр.
[5] Ања хәтта энеләре дә иман итмәделәр.
[6] Гайсә аларга әйтте: – Минем вакыт әле килеп җитмәде, ә сезнењ ѳчен ћәркайчан вакыт.
[7] Дѳнья сезгә нәфрәт белән карамый, ә Миња нәфрәтен күрсәтә, чѳнки Мин эшләренењ явыз булганлыгына ћәрвакыт шаћитлек биреп торам.
[8] Сез бәйрәмгә барыгыз, ә Мин бармыйм, чѳнки Минем вакыт әле җитмәде.
[9] Ул аларга шулай диде ћәм Гәлиләядә калды,
[10] әмма, энеләре киткәч, яшерен рәвештә Үзе дә бәйрәмгә барды.
[11] Яћүдләр исә: – Ул кайда икән? – дип, Аны бәйрәмдә эзләп йѳрделәр.
[12] Аныњ хакында халык арасында күп сүзләр йѳрде. Кайберләре: – Ул яхшы Кеше, – диде, башкалары исә: – Юк, Ул халыкны аздыра, – дип сѳйләде.
[13] Әмма, яћүдләрдән куркып, Аныњ хакында беркем дә ачык итеп сѳйләмәде.
[14] Ә инде бәйрәм уртасында Гайсә Аллаћы Йортына кереп ѳйрәтә башлады.
[15] Яћүдләр: – Бу Кеше каян белә икән, Ул бит укымаган? – дип гаҗәпләнделәр.
[16] Гайсә аларга әйтте: – Минем ѳйрәтүем Үземнеке түгел, бәлки Мине Җибәрүченеке.
[17] Аныњ ихтыярын башкарырга теләгән кеше бу ѳйрәтүнењ Аллаћыданмы икәнен яки Үземнән генә сѳйлим микәнен белер.
[18] Үз исеменнән сѳйләүче үзенә дан эзли, ә Үзен Җибәрүченењ данын эзләүче эчкерсез ћәм Ањарда ялган юк.
[19] Муса сезгә канун бирде түгелме? Ә сезнењ берегез дә аны үтәми. Ни ѳчен Мине үтерергә йѳрисез?
[20] Кешеләр: – Сиња җен кагылдымы әллә? Кем Сине үтерергә йѳри? – диделәр.
[21] Гайсә сүзен дәвам итте: – Мин бер эш эшләдем ћәм сез ћәммәгез шуња гаҗәпләнәсез.
[22] Муса сезгә сѳннәт бирде, – гәрчә ул Мусадан түгел, бәлки аталардан килә, – шуња күрә шимбә кѳнне ир баланы сѳннәткә утыртасыз.
[23] Муса кануны бозылмасын дип, шимбә кѳнне ир бала сѳннәткә утыртыла икән шимбә кѳнне бер кешене бѳтенләй савыктырганым ѳчен нигә Миња ачуыгыз килә?
[24] Тышкы күренешкә генә карап хѳкем итмәгез, бәлки дѳрес хѳкем итегез.
[25] Шунда кайбер иерусалимлылар бер-берсенә: – Бу әллә яћүдләрнењ башлыклары үтерергә теләгән Кешеме?
[26] Әнә Ул ачыктан-ачык сѳйли, ә алар Ања бер сүз дә әйтмиләр: әллә Аны чыннан да Мәсих дип уйлыйлар микән?
[27] Әмма, Мәсих килгәндә, Аныњ кайдан икәнлеген беркем дә белмәс. Без исә бу Кешенењ кайдан икәнен беләбез, – диделәр.
[28] Гайсә, Аллаћы Йортында ѳйрәткәндә, тавышын кѳчәйтеп, болай диде: – Сез Мине беләсез ћәм кайдан икәнемне дә беләсез. Ләкин Мин Үземнән Үзем килмәдем, ћәм Мине Җибәрүче хак. Сез Аны белмисез,
[29] ә Мин Аны беләм, чѳнки Мин Аннан килдем, Мине Ул җибәрде.
[30] Алар Гайсәне тотып алырга теләделәр, ләкин берсе дә Ања кул тидермәде, чѳнки Аныњ вакыты килеп җитмәгән иде әле.
[31] Халык арасында исә, күп кешеләр Ања иман китерделәр ћәм: – Мәсих килгәч, бу Зат күрсәткәннән дә күбрәк илаћи билгеләр күрсәтер микән? – диештеләр.
[32] Фарисейләр халыкныњ Гайсә хакында шундый сүз йѳрткәннәрен ишеттеләр, ћәм баш руханилар белән фарисейләр, Аны тотып алу ѳчен, тәртип саклаучыларны җибәрделәр.
[33] Гайсә: – Мин сезнењ арада озак булмам, тиздән Үземне Җибәрүче янына кире кайтачакмын.
[34] Мине эзләрсез, әмма тапмассыз. Мин булачак урынга сез килә алмассыз, – дип әйтте.
[35] Шунда яћүдләр үзара: – Без таба алмаслык нинди урынга китмәкче була икән? Әллә греклар арасына таралып яшәүче безнекеләр янына китеп, грекларны ѳйрәтергә тели микән?
[36] Аныњ: «Мине эзләрсез, әмма тапмассыз. Мин булачак урынга сез килә алмассыз», – дигән сүзләре нәрсәне ањлата икән? – диештеләр.
[37] Бәйрәмнењ соњгы, бѳек кѳнендә Гайсә торып басты ћәм кѳчле тавыш белән әйтте: – Сусаган кеше Минем янга килсен ћәм эчсен.
[38] Миња иман итүченењ, Изге язмада әйтелгәнчә: «күњел түреннән елгалар булып тереклек суы агачак».
[39] Ул моны Үзенә иман китергәннәр алачак Рух хакында әйтте; әле Гайсә данланмаганга, аларга Изге Рух бирелмәгән иде.
[40] Аныњ бу сүзләрен тыњлап торган халык арасында кайберләре: – Ул – чынлап та вәгъдә ителгән Пәйгамбәр, – диделәр.
[41] Берләре: – Бу – Мәсих. Ә башкалары: – Мәсих Гәлиләядән килер микән?
[42] Изге язмада, Мәсих Давыт нәселеннән булачак ћәм Давыт шәћәреннән – Бәйтлехемнән киләчәк, дип язылган түгелме? – диделәр.
[43] Шулай итеп, халык арасында Гайсә хакында бәхәс чыкты.
[44] Кайберләре Аны тотып алырга теләделәр, ләкин берсе дә Ања кул тидермәде.
[45] Тәртип саклаучылар баш руханилар белән фарисейләр янына кайткач, алардан: – Ни ѳчен Аны тотып китермәдегез? – дип сорадылар. Тегеләр:
[46] – Берәүнењ дә ћичкайчан ул Кеше сѳйләгән кебек сѳйләгәне юк, – дип җавап бирделәр.
[47] Фарисейләр аларга: – Әллә сез дә алдандыгызмы?
[48] Башлыкларныњ яки фарисейләрнењ берәрсе Ања иман китердеме?
[49] Ә канунны белмәүче бу халык ләгънәт ителгән.
[50] Шунда фарисейләрнењ берсе, Никәдим атлысы, ул элегрәк Гайсә янына килеп киткән иде:
[51] – Башта кешене тыњламыйча ћәм аныњ нәрсә эшләгәнен белмичә безнењ канун аны хѳкем итәме? – диде.
[52] – Әллә син дә Гәлиләядәнме? Тикшереп кара ћәм күрерсењ: Гәлиләядән ћич тә пәйгамбәр чыкмас, – дип җавап бирделәр ања. [
[53] Барысы да ѳйләренә таралгач,