[1] Яћүд башлыкларыныњ фарисейләрдән булган Никәдим атлысы
[2] тѳнлә Гайсә янына килеп: – Остаз! Синењ Аллаћыдан килгән Остаз икәнењне беләбез; чѳнки, Аллаћы аныњ белән булмаса, Син күрсәткән могҗизалы галәмәтләрне беркем дә эшли алмас иде, – диде.
[3] – Сиња хак сүз әйтәм: беркем дә, яњадан тумаса, Аллаћы Патшалыгын күрә алмас, – диде ања Гайсә.
[4] Никәдим Аннан: – Кеше картайгач ничек итеп яњадан туа алсын? Ул, анасы карынына кереп, икенче тапкыр туа алыр микән? – дип сорады.
[5] Гайсә җавабында ања әйтте: – Сиња хак сүз әйтәм: әгәр кеше судан ћәм Рухтан тумаса, ул Аллаћы Патшалыгына керә алмас.
[6] Тәннән туган – тән, Рухтан туган – рух була.
[7] Минем сиња: «Сез яњадан туарга тиешсез», – дип әйтүемә гаҗәпләнмә.
[8] Җил кайда теләсә, шунда исә, аныњ тавышын ишетәсењ, ләкин кайдан килеп кая китүен белмисењ: Рухтан туган ћәркем белән нәкъ менә шулай була.
[9] Никәдим Аннан: – Ничек алай була алсын? – дип сорады.
[10] – Син, Исраил мѳгаллиме була торып, шуны белмисењме? – диде ања Гайсә. –
[11] Сиња хак сүз әйтәм: без нәрсә белсәк, шуны сѳйлибез; нәрсә күрсәк, шуња шаћитлек бирәбез; ә сез безнењ шаћитлегебезне кабул итмисез.
[12] Сез җирдәге хәлләр турында сѳйләгәнгә ышанмыйсыз икән, күктәгеләре хакында сѳйләсәм, ничек ышанырсыз?
[13] Күктән ињгән Адәм Улыннан башка берәүнењ дә күккә күтәрелгәне юк.
[14] Адәм Улына иман китерүче ћәр кеше мәњгелек тормыш алсын ѳчен, Муса чүлдә еланны күтәргән кебек, Адәм Улы да күтәрелергә тиеш.
[16] Чѳнки Аллаћы дѳньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем ћәлак булмасын ѳчен, бәлки мәњгелек тормыш алсын ѳчен, Үзенењ бердәнбер Улын бирде.
[17] Аллаћы Үзенењ Улын дѳньяны хѳкем итү ѳчен түгел, бәлки дѳнья Аныњ аша котылсын ѳчен, дѳньяга җибәрде.
[18] Улына иман китерүче хѳкем ителми, ә иман китермәүче инде хѳкем ителде, чѳнки ул Аллаћыныњ бердәнбер Улына иман китермәде.
[19] Хѳкем исә шуннан гыйбарәт: дѳньяга яктылык килде, әмма кешеләр, эшләре яман булганга, яктылык урынына карањгылыкны яраттылар.
[20] Явызлык эшләүче ћәркем яктылыкны нәфрәт итә ћәм, үзенењ эшләре ачык күренмәсен дип, яктылыкка килми.
[21] Ә дѳреслек буенча эш итүче, гамәлләренењ Аллаћы аркылы эшләнгәнлеге ачык күренсен ѳчен, яктылыкка килә.
[22] Шуннан соњ Гайсә шәкертләре белән Яћүдия җиренә килде ћәм алар белән бергә шунда калып, халыкны суга чумдырды.
[23] Яхъя да Салим янындагы күп сулы Айнунда шунда килгән кешеләрне суга чумдыра иде.
[24] Ул вакытта әле Яхъя тѳрмәгә утыртылмаган була.
[25] Яхъя пәйгамбәрнењ шәкертләре белән бер яћүд кешесе арасында пакьләнү йоласы турында бәхәс чыккач,
[26] алар, Яхъя пәйгамбәр янына килеп: – Остаз! Менә Үрдүннењ аръягында синењ белән булган ћәм Аныњ турында син шаћитлек биргән Кеше халыкны суга чумдыра, ћәм барысы да Аныњ янына баралар, – диделәр.
[27] Яхъя пәйгамбәр җавап итеп әйтте: – Күктән бирелмәгән булса, кеше үзенә бернәрсә дә кабул итә алмый.
[28] Сез – «Мин Мәсих түгел, әмма Аныњ алдыннан җибәрелдем», – дип әйткәнемне ишетүче шаћитләр.
[29] Кияү егетенењ кәләше була, ә кияүнењ янында тыњлап торучы дусты, аныњ тавышын ишетеп, шатланып куана. Минем куанычым да шулай тулы.
[30] Ул үсәргә, мин кечерәергә тиеш.
[31] Югарыдан Килүче ћәркемнән ѳстенрәк; ә җирдән булган, җирнеке булып, җирдәгечә сѳйләр. Күктән Килүче ћәркемнән ѳстендер:
[32] Ул Үзе күргәннәре ћәм ишеткәннәре турында шаћитлек бирә, әмма Аныњ шаћитлеген берәү дә кабул итми.
[33] Аныњ шаћитлеген кабул итүче, Аллаћыныњ хаклыгына инануын раслап, мѳћер суккан була.
[34] Аллаћы җибәргән Зат Аллаћы сүзләрен сѳйләр, чѳнки Аллаћы Рухны үлчәмичә бирә.
[35] Ата Үзенењ Улын ярата ћәм бар нәрсәне Аныњ кулына тапшырган.
[36] Улына иман китерүченењ мәњгелек тормышы бар, ә Улына иман китермәүче тормыш күрмәячәк, бәлки аныњ ѳстендә Аллаћыныњ ачуы торачак.