Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:42

[1] Гайсә бу сүзләрдән соњ күккә күтәрелеп карап: – Атам! Вакыт җитте, – диде. – Улыњ Сине данласын ѳчен Улыњны данла.

[2] Син Ања биргән кешеләрнењ барысына да Ул мәњгелек тормыш бирсен ѳчен, Ања бѳтен кешеләр ѳстеннән хакимлек бирдењ.

[3] Сине, бердәнбер хак Аллаћыны, ћәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү – шул мәњгелек тормыштыр.

[4] Син тапшырган эшләрне башкарып чыгып, Мин Сине җирдә данладым.

[5] Хәзер Син, Атам, дѳнья яратылганга кадәр Минем Синењ белән булгандагы даным белән Үз яныњда Мине данла.

[6] Син дѳньядан Миња биргән кешеләргә Синењ исемењне ачып бирдем. Алар Синеке иде, Син исә аларны Миња бирдењ. Алар Синењ сүзењне тоттылар ћәм

[7] хәзер Син Миња биргән бар нәрсәнењ Синнән икәнлеген беләләр.

[8] Чѳнки Миња әйткән сүзләрењне аларга җиткердем, алар кабул иттеләр. Һәм Минем чынлап та Синнән килүемне танып, Мине Син җибәргәнгә ышандылар.

[9] Мин алар ѳчен үтенәм. Бѳтен дѳнья ѳчен түгел, бәлки Син Миња биргәннәр ѳчен үтенәм, чѳнки алар – Синеке.

[10] Минем бѳтен нәрсәм Синеке, ә Синекеләр – Минеке. Мин алар аркылы данландым.

[11] Мин инде дѳньяда түгел, ә алар әле дѳньяда. Мин Синењ яныња барам. Изге Атам! Без бер булган кебек, алар да бер булсын ѳчен, аларны Үз исемењ белән, Син Миња биргән исемењ белән саклап тор.

[12] Алар белән бергә дѳньяда булганда, Мин аларны Синењ исемењ белән – Син Миња биргән исем белән – саклап тоттым. Мин аларны сакладым, ћәм Изге язмада язылган сүзләр тормышка ашсын ѳчен, ћәлак булырга тиешлесеннән башка берсе дә югалмады.

[13] Хәзер исә Мин Синењ яныња барам. Мин бу сүзләрне, аларда куанычым тулы булсын ѳчен, дѳньяда чакта сѳйлим.

[14] Мин аларга Синењ сүзењне җиткердем. Дѳнья аларга нәфрәтләнде, чѳнки Мин дѳньядан булмаган кебек, алар да дѳньядан түгел.

[15] Аларны дѳньядан алуыњны түгел, бәлки явызлыктан саклавыњны үтенәм.

[16] Мин дѳньядан булмаган кебек, алар да дѳньядан түгел.

[17] Аларны Үз хакыйкатењдә изге ит*. Синењ сүзењ – хакыйкать.

[18] Син Мине дѳньяга җибәргән кебек, Мин дә аларны дѳньяга җибәрдем.

[19] Алар да хакыйкатьтә изге ителсеннәр* дип, Үземне алар хакына изге итәм.

[20] Мин алар ѳчен генә түгел, бәлки аларныњ сүзе аркылы Миња иман китерүчеләр ѳчен дә үтенәм:

[21] бѳтенесе бер булсын. Атам, Син Миндә ћәм Мин Синдә булган кебек, Мине Син җибәргәнгә дѳнья ышансын ѳчен, алар да Бездә булсыннар.

[22] Син Миња биргән данны аларга җиткердем: Без бер булган кебек, алар да бер булсыннар.

[23] Мин – аларда, Син – Миндә. Мине җибәргән булуыњны ћәм Мине яраткан кебек аларны да яратуыњны дѳнья танысын ѳчен, алар бѳтен килеш бер булсыннар.

[24] Атам! Син Миња биргән кешеләрнењ Мин булачак урында Минем белән бергә булуларын телим. Син Мине дѳнья яратылганга кадәр үк сѳйгәнгә күрә, алар Син Миња биргән данны күрсеннәр иде.

[25] Гадел Атам! Дѳнья Сине белми, ә Мин беләм, ћәм алар да Мине Син җибәргәнне беләләр.

[26] Миња булган мәхәббәтењ аларда да булсын ћәм Үзем дә аларда булыйм дип, Синењ исемењне аларга белдердем ћәм белдерәчәкмен.

Яхъя Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters