[1] – Борчылмагыз! Аллаћыга ышаныгыз ћәм Миња ышаныгыз.
[2] Минем Атам йортында торыр урын күп. Әгәр дә алай булмаса, Мин сезгә әйткән булыр идем. Мин сезгә урын әзерләргә барам.
[3] Барып урын әзерләгәч, сез дә Мин булган урында булсын ѳчен, янә килеп, сезне Үз яныма алачакмын.
[4] Мин бара торган урынга сез юлны беләсез.
[5] Томас Гайсәгә: – Раббым! Кая баруыњны белмибез, шулай булгач, анда бару юлын каян белик инде? – диде.
[6] Гайсә ања: – Мин – юл, хакыйкать ћәм тормыш. Минем аркылы үтмичә, Атам янына беркем дә килә алмаячак.
[7] Мине беләсез икән, Минем Атамны да белерсез. Шушы вакыттан башлап, сез Аны беләсез ћәм Аны күрдегез, – дип әйтте.
[8] – Раббым! Безгә Атаны күрсәт ћәм без канәгать булырбыз, – диде Ања Филип.
[9] – Филип, Мин никадәр вакыт сезнењ белән бергә булып та син Мине белмисењме? – диде Гайсә. – Мине күргән кеше Атаны да күргән була. Ничек инде син: «Безгә Атаны күрсәт», – дисењ?
[10] Минем Атада, Атаныњ Миндә икәнлегенә ышанмыйсыњмы? Сезгә сѳйләгән сүзләрне Мин Үземнән сѳйләмим, ә Миндәге Ата Үзенењ эшләрен башкара.
[11] «Мин Атада ћәм Ата Миндә», – дигән сүзләремә ышаныгыз. Мин әйткән сүзләргә ышанмыйсыз икән, эшләгән эшләрем хакына ышаныгыз.
[12] Сезгә хак сүз әйтәм: Миња иман итүче Мин башкарган эшләрне ћәм аларга караганда да бѳегрәк эшләрне башкарыр, чѳнки Мин Атам янына барам.
[13] Ата Улында данлансын ѳчен, Минем исемем белән нәрсә генә сорасагыз да, эшләрмен.
[14] Минем исемем белән Миннән нәрсә сорасагыз да, Мин аны эшләрмен.
[15] – Мине яратсагыз, Минем әмерләремне үтәрсез.
[16] Мин Атадан сораячакмын, ћәм Ул сезгә бүтән Яклаучы-Юатучы бирәчәк, Ул Яклаучы мәњге сезнењ белән булачак.
[17] Ул Яклаучы-Юатучы – хакыйкать Рухы. Дѳнья Аны күрмәгәнгә ћәм белмәгәнгә кабул итә алмый, ә сез Аны беләсез, чѳнки Ул сезнењ белән калачак ћәм сездә булачак.
[18] Сезне ятим калдырмаячакмын, Мин сезнењ янга киләчәкмен.
[19] Бераздан дѳнья Мине күрмәячәк, ә сез күрәчәксез. Мин яшәгәнгә, сез дә яшәячәксез.
[20] Сез ул кѳнне, Мин – Атамда, сез – Миндә ћәм Мин сездә икәнлекне беләчәксез.
[21] Минем әмерләремне кабул итеп, аларны үтәгән кеше Мине ярата. Мине яраткан кешене Атам да яратыр, Мин дә яратырмын ћәм ања Үземне күрсәтермен.
[22] Яћүд (Яћүд Искариот түгел) Аннан: – Раббым! Ни ѳчен Син Үзењне дѳньяга түгел, ә безгә күрсәтергә телисењ? – дип сорады.
[23] Гайсә ања җавабында: – Мине яратучы Минем сүзләремне тотар. Атам аны яратыр ћәм Без, аныњ янына килеп, аныњ белән бергә яшәрбез.
[24] Мине яратмаучы Минем сүзләремне тотмый, ә сез ишетә торган сүз Миннән түгел, бәлки Мине җибәргән Атадан, – дип әйтте ћәм, дәвам итеп:
[25] – Мин сезгә боларны сезнењ белән бергә булганда ук әйттем.
[26] Ә Минем исемемнән Ата җибәрәчәк Яклаучы-Юатучы – Изге Рух – сезне ћәрнәрсәгә ѳйрәтәчәк ћәм Мин сезгә сѳйләгәннәрнењ ћәммәсен дә хәтерегезгә тѳшерәчәк, – диде.
[27] Сезгә тынычлык калдырам, Үземнењ тынычлыгымны сезгә бирәм, әмма сезгә биргәнем дѳнья биргән кебек түгел. Күњелегез борчылмасын ћәм курыкмасын.
[28] «Сездән китәм ћәм сезгә киләчәкмен», – дигәнемне ишеттегез. Мине яратсагыз, Атам янына баруыма куаныр идегез, чѳнки Атам Миннән бѳегрәк.
[29] Мин сезгә бу сүзләрне ул хәл тормышка ашканда сез ышансын ѳчен хәзер сѳйләдем.
[30] Сезнењ белән күп сѳйләшмәм инде, чѳнки бу дѳньяныњ мирзасы килә. Аныњ Миндә ћичнәрсәсе юк.
[31] Әмма дѳнья белсен: Мин Атаны яратам ћәм, Ата Миња нинди әмер биргән булса, Мин шуны башкарам. – Торыгыз, моннан китик, – диде.