[1] – Мин боларны сез вәсвәсәгә бирелмәсен ѳчен сѳйләдем.
[2] Сезне гыйбадәтханәләрдән аерырлар. Хәтта шундый вакыт килер: ул вакытта сезне үтерүче ћәркем Аллаћыга шуныњ белән хезмәт итәм дип уйлар.
[3] Һәм шулай эшләрләр, чѳнки алар Атаны да, Мине дә якыннан белмәделәр.
[4] Моны сезгә шуныњ ѳчен әйттем: ул вакыт җиткәч, сез ул хакта сѳйләгәнемне исегезгә тѳшерерсез. Мин боларны сезгә башта ук сѳйләмәдем, чѳнки сезнењ белән бергә булдым.
[5] Ә хәзер Мин Үземне Җибәрүче янына барам, ћәм сезнењ берегез дә Миннән: «Кая барасыњ?» – дип сорамый.
[6] Мин сезгә боларны сѳйләгәнгә күрә, сезнењ күњелегез кайгы белән тулды.
[7] Әмма Мин хак сүз әйтәм: Минем китүем сезнењ ѳчен хәерлерәк. Чѳнки Мин китмәсәм, сезгә Яклаучы-Юатучы килмәячәк, ә китсәм, Мин Аны сезгә җибәрәчәкмен.
[8] Ул килгәч, дѳньяны гѳнаћка, хаклыкка ћәм хѳкемгә карата фаш итәчәк:
[9] гѳнаћка карата, чѳнки кешеләр Миња иман итмиләр;
[10] хаклыкка карата, чѳнки Мин Атам янына барам ћәм сез инде Мине бүтән күрмәссез;
[11] хѳкемкә карата, чѳнки инде бу дѳньяныњ мирзасы хѳкем ителде.
[12] Сезгә сѳйлисе сүзләрем бик күп, әмма сез аларны хәзер кабул итә алмассыз.
[13] Ул – хакыйкать Рухы – килгәч, сезгә тулы хакыйкатькә юл күрсәтеп торачак. Ул сезгә Үзеннән түгел, бәлки ишеткәнен сѳйләячәк ћәм булачак хәлләрне белдерәчәк.
[14] Ул, Миннән кабул иткән сүзләрне сезгә сѳйләп, Мине данлаячак.
[15] Атаныкы булган барлык нәрсәләр – Минеке; Мин шуња күрә: «Миннән кабул иткән сүзләрне Изге Рух сезгә белдерәчәк», – дидем.
[16] – Сез Мине бераздан инде күрмәячәксез, ћәм янә бераздан Мине күрәчәксез.
[17] Шуннан соњ Аныњ кайбер шәкертләре бер-берсенә: – «Бераздан сез Мине күрмәячәксез, ћәм янә бераздан Мине күрәчәксез», ћәм: «Мин Атам янына барам», – дип әйтүе нәрсәне ањлата икән?
[18] «Бераздан» дигәне нәрсә икән? Аныњ нәрсә сѳйләгәнен ањламыйбыз! – диештеләр.
[19] Үзеннән нәрсә турында сорарга теләгәннәрен белеп, Гайсә аларга: – Сез Минем: «Мине бераздан күрмәячәксез, ћәм янә бераздан Мине күрәчәксез», – дигән сүзләрем хакында бер-берегездән сорашасызмы?
[20] Сезгә хак сүз әйтәм: сез еларсыз, үкереп еларсыз, ә дѳнья шатланыр; сез кайгырырсыз, әмма кайгыгыз шатлыкка әйләнер.
[21] Вакыты җиткәч, бала тудыручы хатын җәфа чигә, әмма сабыен тудыргач, баланыњ дѳньяга килүенә шатланып, газаплануын оныта.
[22] Шуныњ кебек сез дә хәзер кайгырасыз; әмма Мин сезне тагын күрәчәкмен, ћәм сезнењ күњелегез куаначак, ћәм куанычыгызны сездән беркем дә ала алмаячак.
[23] Ул кѳнне сез Миннән бернәрсә турында да сорамаячаксыз. Сезгә хак сүз әйтәм: Минем исемем белән Атадан нәрсә генә сорасагыз да, Ул сезгә бирәчәк.
[24] Моњарчы сез Минем исемем белән бернәрсә дә сорамадыгыз. Сорагыз ћәм алырсыз, ћәм сезнењ куанычыгыз тулы булыр.
[25] Моњарчы Мин сезгә кинаяләр белән сѳйләдем; ләкин вакыт җитәр, Мин сезгә инде кинаяләр белән сѳйләмәм, бәлки Ата хакында ачык итеп әйтермен.
[26] Ул кѳнне сез Минем исемем белән сорарсыз. «Сезнењ ѳчен Атадан үтенермен», – димим,
[27] чѳнки сез Мине яратканга ћәм Минем Аллаћыдан килгән булуыма ышанганга, Ата Үзе сезне ярата.
[28] Мин дѳньяга Атадан килдем; ћәм менә яњадан, дѳньяны калдырып, Ата янына китәм.
[29] Шәкертләре Ања: – Менә хәзер Син кинаяләр белән түгел, ә ачык итеп сѳйлисењ.
[30] Хәзер без Синењ ћәрнәрсәне белүењне ћәм, хәтта, Сиња сорауны сүзләр белән әйтергә дә кирәк түгеллеген күрәбез. Менә шуња күрә без Синењ Аллаћыдан килгән булуыња ышанабыз, – диделәр.
[31] Гайсә аларга җавап бирде: – Сез хәзер ышанасызмы?
[32] Менә вакыт җитә ћәм җитте дә инде: сез таралып, ћәрберегез үз ѳйләренә китәчәк. Сез Мине ялгыз калдырачаксыз. Ләкин Мин ялгыз түгел, чѳнки Ата Минем белән.
[33] Мин моны тынычлыгыгыз Миндә булсын дип сѳйләдем. Дѳньяда кайгыларыгыз булыр, ләкин кыю булыгыз: Мин дѳньяны җињдем.