Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:54

[1] Өченче кѳнне Гәлиләя ѳлкәсенењ Кәна шәћәрендә туй булды. Туйга Гайсәнењ анасы да килде.

[2] Гайсә дә Үзенењ шәкертләре белән шул туйга чакырылган иде.

[3] Шәраб җитмәгәч, Гайсәнењ анасы Ања: – Аларныњ шәраблары беткән, – диде.

[4] – Син ни ѳчен моны Миња әйтәсењ? Минем әле вакытым килеп җитмәде, – диде Гайсә ања.

[5] Анасы хезмәтчеләргә: – Ул сезгә нәрсә әйтсә, шуны эшләгез, – диде.

[6] Анда, яћүдләрнењ йоласы буенча, пакьләнү ѳчен куелган ике яки ѳч үлчәү су сыйдырышлы алты таш чүлмәк бар иде.

[7] Гайсә хезмәтчеләргә: – Чүлмәкләрне су белән тутырыгыз, – дип әйткәч, алар чүлмәкләрне мѳлдерәмә итеп тутырдылар.

[8] Шуннан соњ Гайсә аларга: – Инде чумырып алыгыз да туй башлыгына илтеп бирегез, – диде. Алар илтеп бирделәр.

[9] Туй башлыгы шәрабныњ кайдан икәнен белми иде. Бу турыда суны чумырып алган хезмәтчеләр генә белә иде. Туй башлыгы, шәрабка әйләнгән суны татып карагач, кияүне үз янына чакырып алып:

[10] – Башта ћәркем яхшы шәраб бирә, ә инде җитәрлек эчелгәч, начаррагын китерә; ә син яхшы шәрабны ињ соњга калдыргансыњ, – диде.

[11] Шулай итеп, Гәлиләянењ Кәна шәћәрендә могҗизалы галәмәтләрен башлап җибәреп, Гайсә Үзенењ данын күрсәтте, ћәм шәкертләре Ања иман китерделәр.

[12] Шуннан соњ Ул, анасы, энеләре ћәм шәкертләре белән бергә Кәпәрнаум шәћәренә килеп, берничә кѳнгә анда калды.

[13] Яћүдләрнењ Коткарылу бәйрәме якынлашкач, Гайсә Иерусалимга килде.

[14] Ул андагы Аллаћы Йортында үгез, сарык, күгәрчен сатучыларны ћәм акча алмаштырып утыручыларны күргәч,

[15] баудан чыбыркы үреп, барысын да – сарыкларны да, үгезләрне дә – Аллаћы Йортыннан куып чыгарды. Акча алмаштыручыларныњ ѳстәлләрен аударып ташлап, акчаларын чәчеп җибәрде.

[16] Күгәрчен сатучыларга: – Боларны моннан алып китегез! Минем Атамныњ йортын базарга әйләндермәгез! – диде.

[17] Аныњ шәкертләре: «Мине Синењ йортыња булган мәхәббәт газаплый», – дип язылган сүзләрне исләренә тѳшерделәр.

[18] Шуннан, яћүдләр Гайсәдән: – Болай эшләргә хокукыњ барлыгын безгә нинди галәмәт белән исбат итә аласыњ? – дип сорадылар.

[19] Гайсә аларга: – Бу Аллаћы Йортын җимереп ташлагыз, Мин аны ѳч кѳндә яњадан торгызачакмын, – диде.

[20] Яћүдләр Ања әйттеләр: – Бу Аллаћы Йорты кырык алты ел тѳзелде, ә Син аны ѳч кѳндә генә торгыза алырсыњмы?

[21] Әмма Гайсә, Аллаћы Йорты дип, Үзенењ тәне хакында әйткән иде.

[22] Гайсә үледән терелтелгәч, шәкертләре Аныњ бу турыда әйткәнен исләренә тѳшерделәр ћәм, Изге язмага да, Гайсә әйткән сүзләргә дә ышандылар.

[23] Коткарылу бәйрәме кѳннәрендә Аныњ Иерусалимда күрсәткән могҗизалы галәмәтләрен күреп, күпләр Гайсәгә иман китерделәр.

[24] Әмма бѳтен кешеләрне Үзе белгәнгә, алар турында кемнењ дә булса сѳйләп бирүенә Гайсәнењ ихтыяҗы юк иде, чѳнки кешеләрнењ күњелләрендә нәрсә барын Ул белде ћәм шуња күрә аларга ышаныч багламады.

Яхъя Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters