[1] Шуннан соњ Пилат Гайсәне камчы белән суктырырга кушты.
[2] Гаскәриләр Аныњ башына күгән агачы чыбыкларыннан таҗ үреп куйдылар, ѳстенә куе кызыл тѳстәге япанча кидерделәр,
[3] ћәм берсе артыннан берсе Аныњ янына килеп: – Яшәсен яћүдләр Патшасы! – дип яњакларына суктылар.
[4] Пилат, янә чыгып, халыкка әйтте: – Карагыз, Ањарда бернинди гаеп тапмавымны белдерү ѳчен Аны сезнењ янга чыгарам.
[5] Башына чәнечкеле таҗ, ѳстенә япанча кигән Гайсә чыкты. Пилат аларга: – Менә – Кеше! – диде.
[6] Баш руханилар ћәм тәртип саклаучылар Аны күргәч: – Хачка кадакла, кадакла Аны! – дип кычкырдылар. Пилат аларга: – Аны үзегез кадаклагыз, чѳнки мин Ањарда бернинди гаеп тапмыйм, – диде.
[7] Яћүдләр ања: – Безнењ кануныбыз бар, канун буенча Ул үләргә тиеш, чѳнки Ул Үзен Аллаћы Улы дип атый, – дип җавап бирделәр.
[8] Бу сүзләрне ишеткәннән соњ Пилат бигрәк тә куркуга тѳште,
[9] ћәм, янә сарайга кереп, Гайсәдән: – Син кайдан? – дип сорады. Әмма Гайсә ања җавап бирмәде.
[10] Пилат Ања: – Миња җавап бирәсењ килмиме? Сине хачка кадаклатырга да, азат итәргә дә хокукым барлыгын белмисењме әллә? – диде.
[11] Гайсә җавап биреп: – Сиња югарыдан бирелмәгән булса, Минем ѳстән ћичбер хакимлегењ булмас иде, шуња күрә Мине сиња тапшырган кешенењ гѳнаћы синекеннән зуррак, – диде.
[12] Шуннан соњ Пилат Аны азат итәргә теләде. Яћүдләр исә: – Аны җибәрсәњ, ул чакта син кайсарныњ дусты түгелсењ; үзен-үзе патша итүче ћәркем – кайсарныњ дошманы, – дип кычкырдылар.
[13] Бу сүзләрне ишеткәч, Пилат, Гайсәне чыгарып, «Таш басма» (яћүдчә Габбата) дип аталган җирдәге хѳкем итү урынына барып утырды.
[14] Бу кѳн Коткарылу бәйрәменә әзерләнә торган җомга кѳн, кѳндезге сәгать уникеләр тирәсе иде. Пилат яћүдләргә: – Менә сезнењ Патшагыз! – диде.
[15] Ә алар: – Алып кит Аны, олаксын! Хачка кадакла! – дип кычкырдылар. – Патшагызны кадаклыйммыни? – диде Пилат. Баш руханилар: – Безнењ кайсардан башка патшабыз юк, – дип җавап бирделәр.
[16] Нићаять, кадакларга дип, Пилат Аны аларга тапшырды. Алар Гайсәне алып киттеләр.
[17] Үзенењ хачын күтәреп, Гайсә, «Баш сѳяге», ягъни яћүдчә Гѳлгетә дип аталган урынга килеп җитте.
[18] Аны ћәм Аныњ белән бергә тагын ике кешене, берсен Гайсәнењ бер ягына, икенчесен икенче ягына, хачка кадакладылар.
[19] Пилат кушканча язу язып, хач ѳстенә кактылар. Ул язуда: «Насаралы Гайсә – яћүдләр Патшасы», дип язылган иде.
[20] Ул язуны күп яћүдләр укыды, чѳнки Гайсә хачка кадакланган урын шәћәргә якын иде, ћәм ул язу яћүдчә, грекча ћәм латинча язылган иде.
[21] Яћүдләрнењ баш руханилары Пилатка әйттеләр: – «Яћүдләр Патшасы», – дип түгел, бәлки, «Ул Үзен: „Мин – яћүдләр Патшасы“, – диде», – дип яз.
[22] Пилат: – Мин нәрсә яздым, шул язылды инде, – дип җавап бирде.
[23] Гаскәриләр исә, Гайсәне хачка кадаклагач, Аныњ киемнәрен алып ћәр гаскәригә бер ѳлеш итеп дүрткә бүлделәр ћәм чапанын да алдылар; чапан исә тегелмәгән, ә бербѳтен тукымадан иде.
[24] Шулай итеп, алар бер-берсенә: – Моны ертмыйк, ә жирәбә салыйк, кемгә чыгар, – диделәр. Бу Изге язмадагы: «Алар киемнәремне бүлештеләр, күлмәгем ѳчен жирәбә салыштылар», – дип язылган сүзләр тормышка ашсын ѳчен булды. Гаскәриләр нәкъ шулай эшләделәр.
[25] Гайсә кадакланган хач янында Аныњ анасы, анасыныњ сењлесе, Клопас хатыны Мәрьям ћәм Магдалалы Мәрьям басып торалар иде.
[26] Гайсә, анасын ћәм шунда торган сѳекле шәкертен күреп, анасына: – Ханым! Менә бу – синењ улыњ, – диде.
[27] Аннары шәкерткә: – Менә бу – синењ анањ! – дип әйтте. Шәкерт шуннан соњ аны үз ѳенә алды.
[28] Шуннан соњ Гайсә, ћәрнәрсәнењ чынга ашканын белеп, ћәм Изге язмада язылганнар тормышка ашсын дип: – Сусадым, – диде.
[29] Шунда шәраб серкәсе салынган савыт тора иде. Гаскәриләр, губка кисәген серкәгә манчып, аны ћүссѳп ботагына элеп, Аныњ авызына китерделәр.
[30] Гайсә серкәне татыгач: – Чынга ашты! – диде ћәм, башын иеп, җан бирде.
[31] Бу кѳн бәйрәм алдындагы җомга кѳн булганлыктан, яћүдләр гәүдәләрне шимбә кѳнгә хачта калдырмас ѳчен, – чѳнки ул шимбә бѳек кѳн иде, – аларныњ аякларын сындырып, аларны хачтан тѳшерергә Пилаттан рѳхсәт сорадылар.
[32] Шуннан гаскәриләр килеп, Гайсә белән бергә кадакланганнарныњ башта берсенењ, аннан икенчесенењ аякларын сындырдылар.
[33] Әмма Гайсә янына килгәч, Аныњ инде үлгән булуын күрделәр ћәм шуња күрә аякларын сындырмадылар,
[34] ә бер гаскәри Аныњ кабыргасына сѳњге белән чәнчеде. Аннан кан белән су агып чыкты.
[35] Бу хәлләрне күргән кеше, сез иман итсен дип, шул хакта шаћитлек бирде. Аныњ шаћитлеге хак ћәм ул хакыйкатьне сѳйләвен белә.
[36] Чѳнки бу хәл Изге язмада: «Аныњ ћичбер сѳяге сынмас», – дип язылган сүзләр тормышка ашсын ѳчен булды.
[37] Изге язманыњ башка бер урынында: «Алар үзләре чәнчегән Затка карарлар», – дип тә язылган.
[38] Шуннан соњ, яћүдләрдән курыкканга күрә, Гайсәнењ шәкерте булуын яшереп йѳргән ариматайлы Йосыф Пилаттан Гайсәнењ гәүдәсен алырга рѳхсәт сорады; Пилат рѳхсәт бирде. Йосыф Гайсәнењ гәүдәсен хачтан барып алды.
[39] Элегрәк тѳнлә Гайсә янында булган Никәдим дә килде ћәм үзе белән йѳз кадакка якын мирра белән алоэ кушып ясалган хушбуй китерде.
[40] Шулай итеп, алар, Гайсәнењ гәүдәсен алып, яћүдләрнењ күмү йоласы буенча, Аны хушбуй сѳртелгән кәфенгә урадылар.
[41] Гайсә хачка кадакланган җирдә бер бакча, ә бакчада әле ћичкем салынмаган яња кабер бар иде.
[42] Яћүдләрнењ бәйрәмгә әзерләнә торган җомга кѳне булганлыктан, Гайсәне шунда салдылар, чѳнки кабер якын иде.