Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 7:43

[1] Коткарылу бәйрәменә алты кѳн кала, Гайсә Бәйтәния авылына килде. Ул авылда Гайсә үледән терелткән Лазар яши иде.

[2] Анда Гайсә хѳрмәтенә аш мәҗлесе җыйдылар, Марта хезмәт күрсәтеп йѳрде, ә Лазар Гайсә белән бергә табын артында утыра иде.

[3] Мәрьям, нард үсемлегеннән ясалган бер кадак бик кыйммәтле хуш исле саф май алып, Гайсәнењ аякларын майлады да үзенењ чәче белән сѳртте. Өй эче ислемайныњ хуш исе белән тулды.

[4] Шунда Гайсәнењ шәкертләреннән берсе – Ања хыянәт итәчәк Яћүд Искариот:

[5] – Ни ѳчен бу хуш исле майны, ѳч йѳз динарга сатып, фәкыйрьләргә ѳләшеп бирмәскә иде? – диде.

[6] Ул моны ћич тә фәкыйрьләр хакында кайгыртып түгел, бәлки карак булганы ѳчен әйтте. Уртак акча янчыгын йѳртү аныњ вазифасы иде. Ул аннан үзенә акча ала торган иде.

[7] Гайсә моња җавап бирде: – Калдыр Мәрьямне, ул бу эшне Мине күмү кѳненә саклады,

[8] фәкыйрьләр ћәрвакыт сезнењ белән бит, ә Мин сезнењ белән ћәрвакыт бергә булмам.

[9] Шул вакытта күп яћүдләр, Гайсәнењ Бәйтәниядә икәнлеген белеп, шунда җыелдылар. Алар Гайсә ѳчен генә түгел, Ул үледән терелткән Лазарны күрү ѳчен дә килделәр.

[10] Шунлыктан баш руханилар Лазарны да үтерергә карар чыгардылар,

[11] чѳнки аныњ аркасында күп яћүдләр Гайсә янына килә ћәм Ања иман китерә иде.

[12] Икенче кѳнне бәйрәмгә килгән халык арасында «Гайсә Иерусалимга килә икән» дигән хәбәр таралды.

[13] Халык, хѳрмә ботаклары тотып, Гайсәне каршыларга чыкты ћәм: – Һошанна! Раббы исеме белән Килүче Һәм Исраил Патшасы мѳбарәк! – дип кычкырдылар.

[14] Гайсә исә, бер ишәк табып, ања атланды ћәм ћәммәсе Изге язмада язылганча булды:

[15] «Сион кызы, курыкма! Менә, яшь ишәккә атланып, Синењ Патшањ килә».

[16] Аныњ шәкертләре ул вакытта моны ањламадылар, ә инде Гайсә данланганнан соњ, Аныњ хакында шулай язылган булуын ћәм Ања нәкъ шулай эшләүләрен хәтерләренә тѳшерделәр.

[17] Элек Гайсә белән бергә булган кешеләр Аныњ Лазарны кабердән чакырып чыгарып, үледән терелтүе турында сѳйләп бирделәр.

[18] Аныњ шундый могҗизалы галәмәт кылганын ишеткәнгә, халык Аны каршыларга чыкты.

[19] Фарисейләр исә үзара: – Күрәсезме, безгә бернәрсә дә ярдәм итми. Бѳтен дѳнья Аныњ артыннан бара, – диделәр.

[20] Бәйрәмдә Аллаћыга табыну ѳчен килүчеләр арасында берничә грек та бар иде.

[21] Алар Гәлиләядәге Бәйтсайдадан булган Филип янына килеп, аннан: – Әфәндем! Без Гайсәне күрергә телибез, – дип үтенделәр.

[22] Филип бу турыда Әндригә әйтте, аннары алар икәүләп бу үтенечне Гайсәгә сѳйләделәр.

[23] Гайсә аларга җавабында: – Адәм Улыныњ данлану вакыты җитте, – диде.

[24] – Сезгә хак сүз әйтәм: җиргә тѳшкән бодай бѳртеге үлмәсә, шул килеш калыр, ә үлсә, зур уњыш китерер.

[25] Үзенењ тормышын яратучы аны ћәлак итәчәк, ә бу дѳньяда үз тормышын нәфрәт итүче аны мәњгелек тормыш ѳчен саклаячак.

[26] Кем Миња хезмәт итә, ул Миња иярсен. Мин кайда булсам, Минем хезмәтчем дә шунда булыр. Миња хезмәт итүчегә Атам ихтирам күрсәтер.

[27] Күњелем Минем хәзер борчулы. Нәрсә әйтим? «Атам! Мине бу сәгатьтән коткар!» – дипме? Ләкин бу сәгатькә Мин нәкъ шуныњ ѳчен килдем дә.

[28] Атам! Исемењне данла. Шул вакыт күктән: – Мин данладым ћәм данлаячакмын, – дигән тавыш ишетелде.

[29] Шунда торган ћәм моны ишеткән халык: – Күк күкрәде, – диде. Кайберләре исә: – Ања фәрештә сѳйләде, – диделәр.

[30] Моња каршы Гайсә: – Бу тавыш Минем ѳчен түгел, бәлки сезнењ ѳчен килде.

[31] Бу дѳнья хәзер хѳкем ителә, хәзер бу дѳньяныњ мирзасы куып чыгарылачак.

[32] Мин җирдән күтәрелгәннән соњ барлык кешеләрне Үземә тартачакмын, – диде.

[33] Ул моны Үзенењ нинди үлем белән үләчәген белдереп әйтте.

[34] Халык Ања җавап бирде: – Без кануннан Мәсихнењ мәњге яшәячәген белдек, ә Син, Адәм Улы күтәрелергә тиеш, дип ничек әйтәсењ? Кем Ул – Адәм Улы?

[35] Шунда Гайсә аларга: – Яктылык сезнењ белән бераз вакыт булыр әле. Үзегезне карањгылык басмасын ѳчен, яктылык бар чагында йѳреп калыгыз, чѳнки карањгыда йѳрүче кая барганын белми.

[36] Яктылык сезнењ белән булган чакта яктылыкка иман китерегез, шул чакта сез яктылык балалары булачаксыз, – диде. Шушы сүзләрне әйткәннән соњ Гайсә, китеп, халык күзеннән яшеренде.

[37] Гайсә халык алдында шулкадәр күп могҗизалы галәмәтләр күрсәтсә дә, ул Ања иман китермәде.

[38] Ишагыйя пәйгамбәрнењ: «Йа Раббым! Без сѳйләгән хәбәргә кем ышанды? Раббыныњ кодрәте кемгә ачылды?» – дигән сүзләре тормышка ашты.

[39] Алар иман китерә алмадылар, чѳнки Ишагыйя әйткәнчә:

[40] «Ул аларныњ күзләрен күрмәс итте, йѳрәкләрен таш кебек катырды; Югыйсә алар күзләре белән күрерләр, йѳрәкләре белән ањларлар, Миња таба борылырлар ћәм Мин аларны савыктырыр идем».

[41] Ишагыйя бу сүзләрне Гайсәнењ данын күргәнгә әйткән, ул шулай дип Аныњ турында сѳйләгән.

[42] Хәер, башлыкларныњ да күбесе Ања иман китерде, ләкин алар, фарисейләр гыйбадәтханәдән аерыр дип куркып, икърар итмәделәр,

[43] чѳнки Аллаћы данына караганда кешеләр данын күбрәк яраттылар.

[44] Гайсә исә кѳчле тавыш белән: – Миња иман итүче Минем Үземә түгел, бәлки Мине Җибәрүчегә иман итә, – диде.

[45] – Мине күрүче Мине Җибәрүчене күрә.

[46] Миња иман итүче карањгылыкта калмасын дип, Мин дѳньяга яктылык булып килдем.

[47] Кем дә булса Минем сүзләремне ишетеп тә үтәми икән, аны хѳкем итмим, чѳнки Мин дѳньяны хѳкем итү ѳчен түгел, бәлки коткару ѳчен килдем.

[48] Мине кире кагып, сүзләремне кабул итмәүченењ үз хѳкем итүчесе бар: аны соњгы кѳндә Мин әйткән сүз хѳкем итәчәк.

[49] Мин Үземнән сѳйләмәдем, нәрсә сѳйләргә, нәрсә әйтергә кирәклеге хакында Мине җибәргән Ата Миња әмер бирде.

[50] Мин Аныњ әмеренењ мәњгелек тормыш икәнен беләм. Шулай итеп, Мин нәрсә сѳйлим – ћәр сүзне Атам кушканча сѳйлим.

Яхъя Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters