Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 9:17

[1] Шуннан соњ Гайсә Гәлиләя дињгезенењ аръягына китте. Ул дињгез, шулай ук, Тибериас дињгезе дип тә атала иде.

[2] Авыруларны савыктырган могҗизалы галәмәтләрен күреп, Аныњ артыннан бик күп халык иярде.

[3] Гайсә, тауга менеп, шәкертләре белән бергә утырды.

[4] Яћүдләрнењ Коткарылу бәйрәме якынлашып килә иде.

[5] Гайсә күзләрен күтәрде ћәм Үзенә таба күп халыкныњ килүен күреп, Филипкә: – Аларны ашату ѳчен икмәкне кайдан сатып алырбыз икән? – диде.

[6] Ул бу сүзләрне Филипне сынау ѳчен генә әйтте, чѳнки нәрсә эшләячәген Үзе белә иде.

[7] Филип: – Аларныњ ћәрберсенә аз-аз гына бирү ѳчен дә ике йѳз динарлык икмәк җитмәс, – дип җавап бирде.

[8] Шәкертләренењ берсе, Шимун Петернењ энесе Әндри:

[9] – Монда бер малайныњ биш арпа икмәге ћәм ике балыгы бар, әмма мондый күп халык ѳчен ул нәрсә инде? – диде.

[10] – Аларга утырырга кушыгыз, – диде Гайсә. Ул урында исә чирәм күп иде. Шулай итеп, биш мењ чамасы ир-ат чирәмгә утырды.

[11] Гайсә, икмәкне алып, шѳкрана итеп, утыручыларга ѳләште; балыклар белән дә шулай эшләгәннән соњ, ћәркемгә теләгән кадәр бирде.

[12] Һәммәсе ашап туйгач, шәкертләренә: – Калган сыныкларны җыеп алыгыз, бернәрсә дә әрәм булмасын, – диде.

[13] Кешеләр ашаган биш арпа икмәктән калган сыныклар белән унике кәрзинне тутырдылар.

[14] Гайсә эшләгән могҗизалы галәмәтне күреп, кешеләр: – Дѳньяга килергә тиеш булган Пәйгамбәр, чынлап та, Шушыдыр, – диештеләр.

[15] Гайсә исә, аларныњ Үзен кѳч белән патша итеп куярга теләүләрен белеп, Үзе генә тагын тауга менеп китте.

[16] Кич җиткәч, Гайсәнењ шәкертләре дињгез буена тѳштеләр дә,

[17] кѳймәгә утырып, дињгезнењ аръягына, Кәпәрнаумга таба йѳзеп киттеләр. Карањгы тѳште, ә Гайсә исә ћаман күренмәде.

[18] Дињгездә каты җил купканлыктан, дулкыннар кѳчәйде.

[19] Биш-алты чакрым чамасы киткәннән соњ, су ѳстеннән атлап кѳймәгә якынлашып килүче Гайсәне күреп, куркып калдылар.

[20] Әмма Гайсә аларга: – Бу – Мин! Курыкмагыз! – диде.

[21] Алар Аны кѳймәгә алырга теләделәр, ләкин нәкъ шул чакта кѳймә алар бара торган ярга килеп туктады.

[22] Икенче кѳнне дә халык дињгез ярында тора иде әле. Алар анда бер генә кѳймә булуын, ул кѳймәгә шәкертләрнењ генә утырып китүен, ә Гайсәнењ анда утырмаганын күргәннәр иде.

[23] Кешеләр Раббы шѳкрана итеп биргән икмәкне ашаган урынга Тибериас шәћәреннән башка кѳймәләр дә килеп туктадылар.

[24] Шулай итеп, Гайсәнењ дә, Аныњ шәкертләренењ дә анда юклыгын күргәч, халык, кѳймәләргә утырып, Кәпәрнаумга Гайсәне эзләргә китте.

[25] Аны дињгезнењ аръягында эзләп тапкач: – Остаз! Син монда кайчан килдењ? – дип сорадылар.

[26] Гайсә аларга: – Сезгә хак сүз әйтәм: сез Мине могҗизалы галәмәтләр күргәнгә түгел, бәлки туйганчы икмәк ашаганга эзлисез.

[27] Фани ризык ѳчен түгел, бәлки мәњгелек тормыш бирә торган ризык ѳчен тырышыгыз. Аны сезгә Адәм Улы бирәчәк, чѳнки Аллаћы Ата, Аны хуплап, Үзенењ тамгасын салды, – диде.

[28] Аннан соњ алар: – Аллаћы эшләрен башкару ѳчен безгә нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорадылар.

[29] – Ул Кемне җибәргән булса, сез Шуња иман итегез, Аллаћыныњ эше менә шул, – дип җавап бирде Гайсә.

[30] Алар Ања әйттеләр: – Сиња иман китерерлек нинди галәмәт күрсәтерсењ? Нәрсә кылырсыњ?

[31] Безнењ ата-бабаларыбыз чүлдә манна ашаганнар. Бу турыда Изге язмада: «Ул аларга ашар ѳчен күктән икмәк бирде», – дип язылган.

[32] Гайсә аларга: – Сезгә хак сүз әйтәм: сезгә күктән икмәкне Муса түгел, бәлки, хак икмәкне күктән Минем Атам бирә.

[33] Аллаћы икмәге Ул – күктән ињеп, дѳньяга тормыш Бирүче, – диде.

[34] Алар Гайсәгә: – Әфәндем! Безне ћәрвакыт шундый икмәк белән тәэмин итеп торчы, – диделәр.

[35] Гайсә исә аларга әйтте: – Мин – тормыш икмәге: Минем янга килүче ћичкайчан ачыкмас, Миња иман китерүче ћичкайчан сусамас.

[36] Ләкин Мин сезгә: сез Мине күрдегез, әмма Миња иман китермисез, – дидем.

[37] Атам Миња юллаган ћәркем Миња киләчәк ћәм Миња килүчене ћичкайчан куып җибәрмәячәкмен,

[38] чѳнки Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине җибәргән Атам ихтыярын башкару ѳчен күктән ињдем.

[39] Мине җибәргән Атамныњ ихтыяры исә шул: Ул биргән беркемне югалтмыйча, соњгы кѳндә үледән терелтергә тиешмен.

[40] Мине җибәргән Атамныњ ихтыяры шул: Улын күрүче ћәм Улына иман китерүче ћәркемнењ мәњгелек тормышы булсын, Мин аны соњгы кѳндә терелтеп торгызачакмын.

[41] Яћүдләр, Аныњ: «Мин – күктән ињгән икмәк», – дигән сүзләренә ризасызлык белдереп, үзара:

[42] – Бу Йосыф улы Гайсә түгелме соњ? Без Аныњ атасын да, анасын да беләбез бит. Ничек Ул: «Мин күктән ињдем», – дип сѳйли ала икән? – диештеләр.

[43] Гайсә аларга җавап бирде: – Үзара сукранышмагыз:

[44] Мине җибәргән Ата алып килмәсә, Минем яныма беркем дә килә алмый, Мин исә шул кешене соњгы кѳндә терелтеп торгызачакмын.

[45] Пәйгамбәрләрнењ язмаларында: «Һәммәсе дә Аллаћы тарафыннан ѳйрәтеләчәк», – дип язылган. Атадан ишетеп ѳйрәнүче ћәркем Минем янга килә.

[46] Бу әле кем дә булса Атаны күргән дигән сүз түгел; Аллаћыдан Килүче генә Атаны күрде.

[47] Сезгә хак сүз әйтәм: Миња иман итүченењ мәњгелек тормышы бар.

[48] Мин – тормыш икмәге.

[49] Сезнењ аталарыгыз чүлдә манна ашадылар ћәм үлделәр.

[50] Күктән ињүче икмәк исә шундый ки, аны ашаучы үлмәс.

[51] Мин – күктән ињгән тере икмәк, бу икмәкне ашаучы мәњге яшәр. Мин бирәчәк икмәк исә – ул Минем тәнем. Мин аны дѳнья яшәсен ѳчен бирәчәкмен.

[52] Шуннан соњ яћүдләр ачуланышып: – Бу Кеше ничек Үзенењ тәнен безгә ашар ѳчен бирә алыр икән? – дип үзара бик каты бәхәсләштеләр.

[53] Гайсә исә аларга әйтте: – Сезгә хак сүз әйтәм: Адәм Улыныњ тәнен ашамасагыз ћәм Аныњ канын эчмәсәгез, үзегездә тормыш булмаячак.

[54] Минем тәнемне ашап, Минем канымны эчүченењ мәњгелек тормышы бар. Мин аны соњгы кѳндә терелтеп торгызачакмын.

[55] Минем тәнем – чын ризык, Минем каным – чын эчемлек.

[56] Минем тәнемне ашап, Минем канымны эчүче Миндә кала, Мин ањарда калам.

[57] Мине тере Атам җибәрде ћәм Мин Атам аша яшим, шулай ук Мине ашаучы да Минем аша яшәячәк.

[58] Бу – күктән ињгән икмәк. Ул икмәк сезнењ аталарыгыз ашаган манна кебек түгел: алар үлгәннәр. Ә бу икмәкне ашаучы мәњге яшәячәк.

[59] Ул боларны Кәпәрнаумда ѳйрәткән вакытта гыйбадәтханәдә сѳйләде.

[60] Гайсәнењ күп шәкертләре, бу сүзләрне ишеткәннән соњ: – Нинди авыр сүзләр! Боларны кем тыњлый алсын? – диделәр.

[61] Әмма Гайсә күњеленнән шәкертләренењ сукрануларын белеп: – Сезне шушы рәнҗетәме?

[62] Адәм Улыныњ элек булган урынына күтәрелүен күрсәгез нәрсә булыр?

[63] Рух Ул – тормыш бирүче, кешенењ кѳче ћичнинди файда китерми; Мин сезгә сѳйләгән сүзләр – рух ћәм тормыш.

[64] Әмма арагызда иман итмәүчеләр дә бар, – дип әйтте. Чѳнки Гайсә кемнењ иман итмәвен ћәм кемнењ Үзенә хыянәт итәчәген баштан ук белде.

[65] Ул сүзен дәвам итеп: – Менә шуныњ ѳчен Мин сезгә, Атам җибәрмәсә, Минем янга беркемнењ дә килә алмаячагын әйттем, – диде.

[66] Шул вакыттан башлап Гайсәнењ күп кенә шәкертләре Аннан аерылып киттеләр ћәм башка Аныњ белән бергә йѳрмәделәр.

[67] Шуннан соњ Гайсә унике шәкертеннән: – Сез дә китәргә теләмисезме? – дип сорады.

[68] Шимун Петер Ања: – Раббым! Без кем янына барыйк соњ? Мәњгелек тормыш сүзләре Синдә бит.

[69] Без Сиња иман итәбез, Сине Аллаћыныњ Изге Заты дип таныйбыз, – дип җавап бирде.

[70] Гайсә аларга: – Мин сезне – уникене сайлап алдым түгелме? Әмма сезнењ арада берегез иблис, – диде.

[71] Ул бу сүзләрне, Үзенә хыянәт итәчәк, уникенењ берсе булган Шимун улы Яћүд Искариот хакында әйтте.

Яхъя Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters