Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:51

[1] – Мин – чын йѳзем агачы, ә Минем Атам – Йѳзем үстерүче.

[2] Ул Миндәге җимеш бирми торган ћәр ботакны кисеп ташлый ћәм, күбрәк җимеш бирсен ѳчен, җимеш бирә торган ћәр ботакны чистарта.

[3] Сезгә сѳйләгән сүзем аша сез инде чистартылдыгыз.

[4] Миндә торыгыз, ћәм Мин сездә торырмын. Йѳзем агачында булмаган ботак үзеннән үзе җимеш бирә алмаган кебек, Миндә тормасагыз, сез дә җимеш бирә алмассыз.

[5] Мин – йѳзем агачы, ә сез – ботаклар. Кем Миндә торса ћәм Мин ањарда торсам – ул күп җимеш бирер, чѳнки Миннән башка бернәрсә дә эшли алмассыз.

[6] Кем Миндә тормаса, аны, ботак кебек кисеп, читкә ташларлар ћәм ул корып бетәр, ә андый ботакларны җыялар да утка ташлыйлар ћәм яндыралар.

[7] Сез Миндә торсагыз ћәм Минем сүзләрем сездә торса, ул чакта теләгән нәрсәгезне сорагыз, ћәм ул сезгә бирелер.

[8] Күп җимеш китереп, сез Минем шәкертләрем булырсыз, ћәм моныњ белән Минем Атам данланыр.

[9] Атам Мине яраткан кебек, Мин дә сезне яратам. Минем мәхәббәтемдә торыгыз.

[10] Мин, Атамныњ әмерләрен үтәп, Аныњ мәхәббәтендә торам, ћәм сез дә, Минем әмерләремне үтәсәгез, Минем мәхәббәтемдә калырсыз.

[11] Куанычым сездә булсын ћәм сезнењ куанычыгыз тулы булсын дип, Мин боларны сезгә сѳйләдем.

[12] Минем әмерем шушы: Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз.

[13] Дуслары ѳчен җанын биргән кешенењ яратуыннан да бѳек ярату юк.

[14] Әмерләремне үтәсәгез, сез – Минем дусларым.

[15] Инде сезне хезмәтчеләрем дип атамыйм, чѳнки хезмәтче хуҗасыныњ нәрсә эшләвен белми, ә сезне дусларым дип атадым, чѳнки Атамнан ишеткәннәрнењ ћәммәсен сезгә белдердем.

[16] Мине сез сайламадыгыз, бәлки Мин сезне сайладым: сез барып җимеш бирсен ћәм җимешегез даими булсын дип, сезне билгеләп куйдым. Шулай итеп, Минем исемем белән Атадан нәрсә генә сорасагыз да, Ул аны сезгә бирәчәк.

[17] Сезгә әмерем шул: бер-берегезне яратыгыз.

[18] – Дѳнья сезне нәфрәт итә икән, исегездә тотыгыз: сездән элек ул Мине нәфрәт итте.

[19] Сез дѳньяныкы булсагыз, дѳнья сезне үзенекеләре итеп яратыр иде. Ләкин сез дѳньядан түгел, бәлки Мин сезне дѳньядан сайлап алдым, дѳнья сезне шуња нәфрәт итә.

[20] «Хезмәтче үзенењ хуҗасыннан ѳстен түгел», – дигән сүзләремне хәтерләгез. Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр. Минем сүземне тотканнар икән, сезнекен дә тотарлар.

[21] Алар боларныњ барысын да сез Минеке булганлыктан эшләрләр, чѳнки Мине Җибәрүчене белмиләр.

[22] Мин килеп аларга сѳйләмәгән булсам, аларныњ гѳнаћта гаепләре булмас иде, ә хәзер гѳнаћларын акларлык чаралары юк.

[23] Мине нәфрәт итүче Атамны да нәфрәт итә.

[24] Башка беркем дә эшләмәгән эшләрне алар арасында күрсәтмәгән булсам, аларныњ гѳнаћта гаепләре булмас иде; ә хәзер күрделәр ћәм Миња да, Атама да нәфрәтләнделәр.

[25] Әмма аларныњ канунында: «Алар Миња бер сәбәпсезгә нәфрәтләнделәр», – дип язылган сүзләр тормышка ашсын ѳчен бу шулай булды.

[26] Мин Атадан сезгә Яклаучы-Юатучы җибәрәчәкмен. Ул – Атадан чыккан хакыйкать Рухы – килгәч, Минем хакта шаћитлек бирәчәк.

[27] Сез дә шаћитлек бирерсез, чѳнки сез баштан ук Минем белән булдыгыз.

Яхъя Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters