[1] Мәрьям ћәм аныњ апасы Марта яшәгән Бәйтәния авылында Лазар исемле бер кеше авырый иде.
[2] Мәрьям – авырып ятучы Лазарныњ сењлесе, Раббыныњ аякларын хуш исле май белән майлап, чәче белән сѳрткән кыз.
[3] Кыз туганнар Гайсәгә: – Раббым! Якын дустыњ Лазар авырый, – дип хәбәр җибәрделәр.
[4] Гайсә бу турыда ишеткәч: – Бу авыру – үлемгә дигән чир түгел, бәлки Аллаћыныњ данлануы ѳчен, ћәм бу авыру аша Аллаћы Улы данлансын ѳчен, – диде.
[5] Гайсә Мартаны, аныњ сењлесен ћәм Лазарны ярата иде,
[6] әмма, Лазарныњ авыру икәнен ишеткәч тә, булган урынында Ул тагын ике кѳнгә тоткарланды.
[7] Шуннан соњ шәкертләренә: – Яњадан Яћүдиягә барыйк, – диде.
[8] Шәкертләре Ања: – Остаз! Әле күптән түгел генә яћүдләр Сине ташлар атып үтерергә йѳргәннәр иде, Син тагын шунда барасыњмы? – диделәр.
[9] Гайсә җавап бирде: – Кѳн яктылыгы унике сәгать түгелме соњ? Кѳндез йѳрүче абынмый, чѳнки бу дѳньяныњ яктысын күрә.
[10] Ә тѳнлә йѳрүче абына, чѳнки ањарда яктылык юк.
[11] Шуннан соњ Гайсә сүзен дәвам итте: – Дустыбыз Лазар йоклап киткән, Мин аны уятырга барам.
[12] Аныњ шәкертләре: – Раббыбыз! Йоклап киткән булса, савыгыр, – диделәр.
[13] Гайсә аныњ үлгәнлеге хакында әйткән иде, алар исә, гадәттәге йокы турында сѳйли, дип уйладылар.
[14] Шуња күрә Гайсә аларга ачык итеп: – Лазар үлде.
[15] Сез ышансын дип, анда булмаганыма сезнењ ѳчен шатланам. Әйдәгез, аныњ янына барыйк, – диде.
[16] Игезәк кушаматлы Томас шәкертләргә: – Әйдәгез, киттек, Аныњ белән бергә без дә үлик, – диде.
[17] Бәйтәниягә килеп җиткәч, Гайсә Лазарныњ инде дүрт кѳн буена кабердә ятуын ишетте.
[18] Бәйтәния исә Иерусалимга ѳч чакрым чамасы гына иде.
[19] Абыйлары ѳчен кайгыручы Марта белән Мәрьямне юатырга байтак яћүдләр килгән иде.
[20] Марта, Гайсәнењ килүе хакында ишеткәч, Аны каршы алырга чыкты. Мәрьям исә ѳйдә калды.
[21] Марта Гайсәгә әйтте: – Раббым! Син монда булсањ, абыем үлмәгән булыр иде.
[22] Әмма хәзер дә беләм: Син Аллаћыдан нәрсә генә сорасањ да, Ул Сиња бирәчәк.
[23] Гайсә ања: – Абыењ үледән тереләчәк, – диде.
[24] – Соњгы кѳндә – үледән терелү вакытында – аныњ тереләчәген беләм, – диде Марта.
[25] Гайсә исә: – Мин – терелү ћәм тормыш. Миња иман итүче, үлсә дә, яшәячәк.
[26] Яшәүче ћәм Миња иман китерүче ћәркем ћичкайчан үлмәс. Син моња ышанасыњмы? – диде.
[27] Марта Ања: – Әйе, Раббым! Синењ дѳньяга килергә тиеш булган Мәсих, Аллаћы Улы икәнењә ышанам, – диде.
[28] Моны әйткәч, Марта китеп барды, ћәм, сиздермичә генә сењлесе Мәрьямне чакырып: – Остаз монда, Ул сине чакыра, – диде.
[29] Мәрьям, моны ишеткәч тә, тиз генә урыныннан торып, Гайсә янына китте.
[30] Ул вакытта Гайсә әле авылга кермичә, Марта белән очрашкан урында тора иде.
[31] Мәрьям белән бергә булган юатучы яћүдләр аныњ җәћәт кенә торып чыгып китүен күрделәр ћәм, елау ѳчен кабер янына китте, дип уйлап, аныњ артыннан киттеләр.
[32] Мәрьям исә, Гайсә торган урынга килеп җиткәч, Аны күреп: – Раббым! Син монда булсањ, абыем үлмәгән булыр иде, – дип, Аныњ аякларына егылды.
[33] Мәрьямнењ ћәм аныњ белән килгән яћүдләрнењ елауларын күреп, Гайсә Үзе дә борчылды ћәм кѳенеп:
[34] – Сез аны кайда күмдегез? – дип сорады. Алар Ања: – Әйдә, барыйк, Раббым! Үзењ күрерсењ, – диделәр.
[35] Гайсә елады.
[36] Моны күреп яћүдләр: – Карагыз әле, Ул Лазарны ничек яраткан икән! – диештеләр.
[37] Ә кайберләре: – Ул сукырныњ күзләрен ачкан икән, ник соњ Лазарны да үлемнән алып калу ѳчен берәр нәрсә эшли алмаган? – диделәр.
[38] Гайсә тагын да ныграк кѳенгән хәлдә кабер янына килде. Кабер мәгарә булып, ања керү юлы таш белән бастырып куелган иде.
[39] Гайсә: – Ташны читкә алып куегыз, – диде. Мәрхүмнењ сењлесе Марта Ања: – Раббым! Ул инде исләнгән, чѳнки ул үлгәннән соњ дүрт кѳн үтте, – диде.
[40] Гайсә ања: – «Әгәр иман итсәњ, Аллаћыныњ данын күрәчәксењ», – дип әйтмәдемме сиња? – диде.
[41] Мәгарә авызыннан ташны алып куйдылар. Гайсә исә, югарыга карап: – Атам! Мине ишеткәнењ ѳчен Сиња рәхмәт белдерәм.
[42] Мине ћәрвакыт ишетүењне беләм, ләкин бу сүзләремне монда басып торучы кешеләр ѳчен, Мине Син җибәргәнгә ышансыннар ѳчен әйтәм, – диде.
[43] Шулай дигәннән соњ Ул кѳчле тавыш белән: – Лазар! Чык! – диде.
[44] Шул вакыт үлгән кеше килеп чыкты. Аныњ куллары ћәм аяклары кәфен белән уралган, йѳзе яулык белән капланган иде. Гайсә: – Чишегез аны, йѳрсен, – диде.
[45] Мәрьям янына килгән яћүдләрнењ күбесе, Гайсә кылган эшләрне күреп, Ања иман китерделәр.
[46] Ә кайберләре фарисейләр янына барып, аларга Гайсә кылган эшләр турында сѳйләделәр.
[47] Шунда баш руханилар ћәм фарисейләр кињәшмә җыйдылар. – Безгә нәрсә эшләргә? – диделәр алар. – Бу Кеше күп галәмәтләр күрсәтә.
[48] Аны шул кѳе калдырсак, ћәммәсе Ања иман китерәчәк, ћәм римлылар килеп, җиребезне дә, халкыбызны да басып алачак.
[49] Аларныњ берсе – ул елны ињ баш рухани булган Кәяфәс аларга: – Сез бернәрсә дә белмисез!
[50] Бѳтен халык ћәлак булуга караганда, халык ѳчен бер кешенењ үлүе – сезнењ ѳчен хәерлерәк. Сез шуны ањламыйсызмы? – диде.
[51] Ул моны үзеннән сѳйләмәде, бәлки, ул елныњ ињ баш рухание буларак, Гайсәнењ яћүд халкы ѳчен, бу халык ѳчен генә дә түгел, бәлки, таралып яшәгән Аллаћы балаларын бергә җыю ѳчен дә үләчәген алдан әйтеп бирде.
[53] Шул кѳннән соњ алар Аны үтерергә ниятләделәр.
[54] Шуња күрә Гайсә инде яћүдләр арасында ачыктан-ачык йѳрмәде. Ул аннан чүл янындагы бер ѳлкәгә, Эфраим дигән шәћәргә китте ћәм Үзенењ шәкертләре белән шунда калды.
[55] Яћүдләрнењ Коткарылу бәйрәме якынлашканда, бәйрәм алдыннан пакьләнергә дип, Иерусалимга илнењ тѳрле почмакларыннан күп халык килде.
[56] Халык Гайсәне эзләде. Алар Аллаћы Йортында бер-берсенә: – Сез ничек уйлыйсыз? Ул бәйрәмгә килер микән? – диештеләр.
[57] Баш руханилар ћәм фарисейләр исә, Гайсәне тотып алу ѳчен, Аныњ кайда булуын белгән кешеләр безгә килеп әйтергә тиеш, дигән әмер бирделәр.