[1] Фарисейләр Гайсәнењ Яхъя пәйгамбәргә караганда күбрәк шәкертләр җыюы ћәм аларны суга чумдыруы турында ишеттеләр,
[2] хәлбуки, кешеләрне Гайсә Үзе түгел, бәлки шәкертләре суга чумдыра иде.
[3] Бу турыда белгәннән соњ, Гайсә, Яћүдияне калдырып, тагын Гәлиләягә китте.
[4] Ања Самарея ѳлкәсе аша үтәргә туры килде.
[5] Самареядә, Ягъкуб үзенењ улы Йосыфка биргән җир биләмәсенә якын урнашкан Сухар дигән шәћәрдә,
[6] Ягъкуб коесы бар иде. Юлда арыган Гайсә шул кое янына килеп утырды. Кѳн урталары иде.
[7] Шәкертләре ризык сатып алу ѳчен шәћәргә киткәч, су алырга дип, бер Самарея хатыны килде. Гайсә ања: – Миња эчәргә бирче, – диде.
[9] Хатын исә: – Ничек итеп Син, яћүд була торып, миннән, Самарея хатыныннан, эчәргә сорыйсыњ? – диде. Ул бу сүзләрне яћүдләр самареялеләр белән аралашмаганга күрә әйтте.
[10] Гайсә ања болай җавап бирде: – Аллаћыныњ бүләген белсәњ ћәм синнән: «Миња эчәргә бирче», – дип сораучыныњ кем икәнен белсәњ, син үзењ Аннан сорар идењ, ћәм Ул сиња тереклек суы бирер иде.
[11] Хатын Ања әйтте: – Әфәндем! Синењ чумырып алырга бернәрсәњ дә юк, ә кое тирән. Син ул тереклек суын кайдан алырсыњ икән?
[12] Бу коены безгә Ягъкуб атабыз биргән: үзе дә, балалары да, мал-туарлары да шушы коедан эчкәннәр. Син Ягъкуб атабыздан да бѳегрәкме әллә?
[13] Гайсә ања җавап биреп әйтте: – Бу суны эчкән ћәркем янә сусар,
[14] ә Мин бирәчәк суны эчкән кеше ћичкайчан сусамас. Мин биргән су ањарда мәњгелек тормышка ага торган чишмәгә әвереләчәк.
[15] Хатын Ања: – Әфәндем! Миња шул суны бирче, аннан мин сусамас идем ћәм су алыр ѳчен монда килеп йѳрмәс идем, – диде.
[16] – Бар, ирењне чакырып кил, – диде ања Гайсә.
[17] Хатын исә: – Минем ирем юк, – дип җавап бирде. Гайсә ања: – Ирем юк, дип син дѳресен әйттењ,
[18] чѳнки синењ биш ирењ булган, ә инде хәзергесе сиња ир түгел. Син моны дѳрес әйттењ, – диде.
[19] – Әфәндем! Күрәм, Син пәйгамбәрсењ.
[20] Безнењ ата-бабаларыбыз Аллаћыга бу тауда табынганнар, ә сез яћүдләр, кешеләр табына торган урын Иерусалимда булырга тиеш, дип әйтәсез, – диде Ања хатын.
[21] Гайсә әйтте: – Ханым, ышан сүземә, вакыт җитә: Атага табынуыгыз бу тауда да, Иерусалимда да булмаячак.
[22] Сез кемгә табынуыгызны белмисез, ә без кемгә табынуыбызны беләбез, чѳнки котылу яћүдләрдән килә.
[23] Әмма вакыт җитә, ћәм килеп тә җитте инде, ул вакытта чын күњелдән табынучылар Атага рух вә хакыйкать белән табынырлар, чѳнки Ата шундый табынучыларны эзли.
[24] Аллаћы Ул – Рух, ћәм Ања табынучылар рух вә хакыйкать белән табынырга тиешләр.
[25] Хатын Ања: – Мәсихнењ (Май сѳртелгән Затныњ) киләчәген беләм. Ул, килгәч, безгә бѳтенесен ањлатып бирер, – диде.
[26] Гайсә ања: – Синењ белән сѳйләшүче Мин – ул Үзе, – диде.
[27] Шул вакыт әйләнеп кайткан шәкертләре, Аныњ хатын белән сѳйләшеп торуын күреп, гаҗәпләнделәр, әмма берсе дә: «Син ањардан нәрсә сорыйсыњ?» – яки: «Бу хатын белән нәрсә турында сѳйләшәсењ?» – дип сорамады.
[28] Хатын, су чүлмәген калдырып, шәћәргә китте ћәм андагы кешеләргә:
[29] – Барып карагыз әле, кылган эшләремнењ бѳтенесен әйтеп биргән Кешене күрерсез; Ул Мәсих түгелме икән? – диде.
[30] Һәм кешеләр, шәћәрдән чыгып, Гайсә янына киттеләр.
[31] Ул арада шәкертләре Аны: – Остаз! Ашап ал инде, – дип кыстарга керештеләр.
[32] Гайсә аларга: – Минем сез белми торган ризыгым бар, – диде.
[33] Шәкертләре үзара: – Әллә Ања берәрсе ашарга китерде микән? – диештеләр.
[34] Гайсә аларга әйтте: – Минем ризыгым – Мине Җибәрүченењ ихтыярын үтәү ћәм Аныњ эшен тѳгәлләү.
[35] Сез: «Тагын дүрт айдан урак ѳсте җитәчәк», – дисез түгелме? Ә Мин сезгә әйтәм: әйбәтләп карагыз, игеннәр агарып уракка ѳлгергән инде.
[36] Уракчы эш хакы ала ћәм мәњгелек тормыш ѳчен уњыш җыя. Шуња күрә, чәчүче белән уручы бергә куана.
[37] Шулай итеп, бу очракка: «Берсе чәчә, ә икенчесе ура», – дигән әйтем туры килә.
[38] Мин сезне үзегез үстермәгәнне урырга җибәрдем, анда башкалар эшләгән иде, ә сез аларныњ хезмәт уњышын җыясыз.
[39] «Кылган эшләремнењ бѳтенесен әйтеп бирде», – дип шаћитлек иткән хатынныњ сүзен ишеткәч, әлеге шәћәрдәге самареялеләрнењ күбесе Гайсәгә иман китерде.
[40] Шунлыктан, самареялеләр Аныњ янына килеп, Ањардан үзләре янында калуын үтенеп сорадылар ћәм Ул анда ике кѳнгә калды.
[41] Аныњ сүзләрен ишетеп, тагын да күбрәк кеше Ања иман китерде,
[42] ә теге хатынга исә: – Без инде синењ сүзләрењнән түгел, бәлки Аныњ сүзләрен үзебез ишетеп ћәм Аныњ чыннан да дѳньяны Коткаручы Мәсих икәнен белеп, Ања ышанабыз, – диделәр.
[43] Ике кѳн үткәч, Гайсә бу шәћәрдән Гәлиләягә китте.
[44] «Пәйгамбәрне үз илендә ихтирам итмиләр», – дип, Гайсә Үзе үк шаћитлек биргән иде.
[45] Ул Гәлиләягә килгәч, Иерусалимдагы бәйрәмдә гәлиләялеләр дә катнашканга, бәйрәм кѳннәрендә Гайсә эшләгән барлык эшләрне күргәнлектән, Аны бик теләп кабул иттеләр.
[46] Шуннан соњ Гайсә яњадан теге чакта суны шәрабка әйләндергән урынга – Гәлиләянењ Кәна шәћәренә килде. Кәпәрнаумда бер сарай әћеле ћәм аныњ авыру улы бар иде.
[47] Сарай әћеле, Гайсәнењ Яћүдиядән Гәлиләягә килгәнен ишетеп, Аныњ янына китте. Ул Гайсәдән, үзләре йортына барып, үлем түшәгендә яткан улын савыктыруын ялварып сорады.
[48] – Илаћи билгеләр ћәм могҗизалар күрмәсәгез, сез бит ышанмаячаксыз, – диде ања Гайсә.
[49] Сарай әћеле Ања: – Әфәндем! Балам үлгәнче килә күр инде, – диде.
[50] Гайсә исә: – Бар, ѳењә кайт, синењ улыњ савыкты, – диде. Сарай әћеле, Гайсәнењ сүзенә ышанып, кайтып китте.
[51] Кайтышлый хезмәтчеләре очрап: – Улыњ савыкты, – диделәр.
[52] – Ања кайсы сәгатьтә хәл керде? – дигән соравына, алар ања: – Кичә кѳндезге сәгать берләрдә бизгәк аннан китте, – дип җавап бирделәр.
[53] Гайсәнењ «Улыњ савыкты» дигән сүзләренењ нәкъ шул сәгатьтә әйтелгәнен ањлагач, әти кеше үзе дә, аныњ йортындагыларныњ барысы да Гайсәгә иман китерделәр.
[54] Бу Гайсәнењ Яћүдиядән Гәлиләягә килгәч күрсәткән икенче могҗизалы галәмәте иде.