Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 5:26

[1] – Сезгә хак сүз әйтәм: кем сарык утарына капкадан түгел, бәлки башка юл белән керә, ул – карак ћәм юлбасар.

[2] Ә капкадан керүче сарыкларга кѳтүче була:

[3] ања сакчы капка ача, сарыклар аныњ тавышын ишетәләр ћәм ул сарыкларын исемнәре белән чакырып, аларны алып чыга.

[4] Үзенењ бар сарыкларын алып чыкканнан соњ, ул алар алдыннан бара; ә сарыклар аныњ артыннан баралар, чѳнки аныњ тавышын таныйлар.

[5] Алар чит кеше артыннан бармыйлар, ә аннан качып китәләр, чѳнки аныњ тавышын танымыйлар.

[6] Гайсә аларга бу гыйбрәтле хикәяне сѳйләде, ләкин кешеләр Аныњ нәрсә хакында сѳйләгәнен ањламадылар.

[7] Шулай итеп, Гайсә аларга янә: – Сезгә хак сүз әйтәм: Мин – сарыкларга капка.

[8] Миннән алда килгәннәрнењ барысы да карак ћәм юлбасар иделәр, ләкин сарыклар аларны тыњламадылар.

[9] Мин – капка. Минем аша керүче котылачак, кереп-чыгып йѳриячәк ћәм кѳтүлек табачак.

[10] Карак ул урлау, үтерү ћәм ћәлак итү ѳчен генә килә. Мин исә аларныњ тормышы булсын, тормышы мул булсын дип килдем.

[11] Мин – яхшы Кѳтүче; яхшы кѳтүче сарыклары ѳчен гомерен дә кызганмый.

[12] Ә ялланган кѳтүче – чын кѳтүче түгел ул. Сарыклар үзенеке булмаганга, ул алар турында кайгыртмый: бүренењ килгәнен күреп, сарыкларны ташлап, качып китә, бүре, сарыкларга ћѳҗүм итеп, аларны таратып бетерә.

[14] Мин – яхшы Кѳтүче. Ата Мине, Мин Атаны таныган кебек, Мин үземнекеләрне таныйм, алар Мине таныйлар. Мин сарыкларым ѳчен тормышымны да кызганмыйм.

[16] Минем бу утардан булмаган башка сарыкларым да бар. Мин аларны да алып килергә тиеш. Алар Минем тавышымны ишетәчәкләр. Бер кѳтү ћәм бер кѳтүче булачак.

[17] Ата Мине шуныњ ѳчен ярата: Мин Үз тормышымны аны яњадан кабул итү ѳчен бирәм.

[18] Аны Миннән беркем дә алмый, Мин аны Үз ихтыярым белән бирәм: аны бирергә дә, кире алырга да хокукым бар. Болай эшләргә Миња Атам боерык бирде.

[19] Бу сүзләр нәтиҗәсендә яћүдләр арасында янә бәхәс чыкты.

[20] Аларныњ күбесе: – Ањарда җен бар, Ул акылсыз. Сез ни ѳчен Аны тыњлыйсыз? – диделәр.

[21] Башкалары исә: – Бу җенле кеше сүзләре түгел, җен сукырныњ күзләрен ача аламы соњ? – диделәр.

[22] Кыш җиткәч, Иерусалимда Яњару бәйрәме вакытында,

[23] Гайсә Аллаћы Йортында Сѳләйман әйванында йѳргән чакта,

[24] яћүдләр, Аныњ тирәсенә җыелып: – Син безне газаплы билгесезлектә озак тотарсыњмы? Син Мәсих булсањ, безгә ачык итеп әйт, – диделәр.

[25] Гайсә аларга болай дип җавап бирде: – Мин сезгә әйттем, ә сез ышанмыйсыз. Атам исеменнән кылган гамәлләрем Минем хакта шаћитлек бирәләр.

[26] Әмма сез ышанмыйсыз, чѳнки сез Минем сарыкларымнан түгел.

[27] Минем сарыкларым тавышымны ишетәләр, Мин дә аларны таныйм, ћәм алар Минем арттан баралар.

[28] Мин аларга мәњгелек тормыш бирәм. Алар ћичкайчан да ћәлак булмаячаклар, ћәм аларны беркем дә Минем кулдан тартып ала алмаячак.

[29] Аларны Миња биргән Атам ћәммәсеннән дә бѳек. Атамныњ кулыннан аларны тартып алырга беркемнењ дә кѳче җитмәячәк.

[30] Мин ћәм Ата – бер.

[31] Шуннан соњ яћүдләр, Аны үтерергә теләп, тагын кулларына ташлар алдылар.

[32] Гайсә исә аларга: – Мин сезгә Атам исеменнән күп яхшы эшләр күрсәттем, шуларныњ кайсысы ѳчен Мине ташлар атып үтерергә телисез? – дип әйтте.

[33] Яћүдләр Ања: – Без Сине яхшы эшләрењ ѳчен түгел, бәлки, Аллаћыны хѳрмәт итмичә, Ања каршы кѳфер сүз сѳйләвењ, Үзењ кеше була торып, Үзењне Аллаћы дип әйтүењ ѳчен үтерергә телибез, – дип җавап бирделәр.

[34] Гайсә аларга: – Аллаћыныњ: «„Сез – илаћлар“, – дидем Мин», – дип әйткән сүзләре сезнењ кануныгызда язылган түгелме?

[35] Аллаћы Үзенењ сүзе бирелгән кешеләрне илаћлар дип атады, ә Изге язма юкка чыгарыла алмый.

[36] Ничек соњ сез Миња, Ата изге эшкә аерып дѳньяга җибәргән Затка, Мин: «Мин – Аллаћы Улы», – дип әйткәндә: «Кѳфер сѳйлисењ», – дисез?

[37] Мин Атамныњ эшләрен башкармыйм икән, Миња ышанмагыз.

[38] Ә инде башкарам икән, Минем Үземә ышанмасагыз да, Атамныњ Миндә, Минем Ањарда икәнлекне белү ћәм ањлау ѳчен, эшләремә ышаныгыз, – дип әйтте.

[39] Шунда Аны тагын кулга алырга тырыштылар, әмма Ул алардан качып китте.

[40] Шуннан соњ Гайсә тагын Үрдүннењ аръягына, элек Яхъя чумдырган урынга китте ћәм шунда калды.

[41] Күпләр Аныњ янына килделәр ћәм бер-берсенә: – Яхъя ћичбер могҗизалы галәмәт күрсәтмәде, әмма Яхъяныњ бу Кеше турында әйткәннәре ћәммәсе дә дѳрес булды, – диделәр.

[42] Һәм анда күпләр Ања иман китерде.

Яхъя Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters