Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 5:51

[1] Коткарылу бәйрәме алдыннан Гайсә, Үзенењ бу дѳньядан Ата хозурына китү сәгате җиткәнен белеп, дѳньяда булган үзенекеләрен ничек яраткан булса, аларны соњгы чиккә кадәр шулай яратуын эш белән күрсәтте.

[2] Иблис Шимун Искариот улы Яћүднењ күњеленә Гайсәгә хыянәт итү фикерен салганнан соњ, шәкертләре белән кичке аш ашаган вакытта,

[3] Гайсә Атаныњ ћәрнәрсәне Аныњ кулына биргәнен ћәм Үзенењ Аллаћыдан килеп Аллаћы янына китүен белгәнгә,

[4] урыныннан торды да, ѳс киемен салып, биленә сѳлге урады.

[5] Һәм ләгәнгә су салып, шәкертләренењ аякларын юа башлады, юган берсен билендәге сѳлге белән сѳртә барды.

[6] Нәүбәт Шимун Петер янына җиткәч, Петер Ања: – Раббым! Синме минем аякларымны юасыњ? – диде.

[7] – Син әле хәзер Минем нәрсә эшләвемне ањламыйсыњ, – дип җавап бирде Гайсә, – әмма соњыннан ањларсыњ.

[8] – Син минем аякларымны ћичкайчан юарга тиеш түгелсењ, – диде Петер. – Синењ аякларыњны юмасам, Миндә синењ ѳлешењ булмас, – дип җавап бирде Гайсә.

[9] – Раббым! – диде Шимун Петер. – Аякларымны гына түгел, кулларымны да, башымны да юа күр.

[10] – Юынган кешенењ бѳтен тәне чиста була. Шуња күрә аякларыннан башка аныњ бүтән җирен юу кирәк түгел, – диде Гайсә. – Сез чиста, әмма барыгыз да түгел.

[11] Үзенә кемнењ хыянәт итәчәген белгәнгә, Ул: «Сезнењ барыгыз да чиста түгел», – диде.

[12] Шәкертләренењ аякларын юып бетергәч, киемен киеп, Ул яњадан урынына барып утырды ћәм аларга: – Минем нәрсә эшләгәнемне ањлыйсызмы?

[13] Сез Мине Остаз ћәм Раббы дип атыйсыз. Сез хаклы: Мин нәкъ Шулмын.

[14] Шулай итеп, Мин – сезнењ Раббыгыз ћәм Остазыгыз, сезнењ аякларыгызны юганмын икән, сез дә бер-берегезнењ аякларын юарга тиеш.

[15] Сез дә Мин сезгә эшләгән кебек эшләсен дип, сезгә үрнәк күрсәттем.

[16] Сезгә хак сүз әйтәм: хезмәтче үзенењ хуҗасыннан бѳегрәк түгел, җибәрелгән дә үзен җибәрүчедән бѳек түгел.

[17] Сез хәзер моны беләсез. Белгәнегезне үтисез икән, сез – бәхетле.

[18] Мин барыгыз турында да әйтмим. Кемнәрне сайлап алганымны беләм, ләкин Изге язмада: «Минем белән бергә икмәк ашаучы Миња каршы үкчәсен күтәрде», – дип язылган сүзләр тормышка ашырга тиеш.

[19] Алар тормышка ашкан вакытта сез Минем мәњге бар булуыма ышансын ѳчен, Мин сезгә бу сүзләр тормышка ашканчы ук сѳйлим.

[20] Сезгә хак сүз әйтәм: Мин җибәргән кешене кабул итүче Мине кабул итә; Мине кабул итүче исә Мине Җибәрүчене кабул итә.

[21] Моны әйткәннән соњ Гайсә борчылды ћәм шәкертләренә шаћитлек биреп: – Сезгә хак сүз әйтәм: сезнењ берегез Миња хыянәт итәчәк, – диде.

[22] Шәкертләре исә, Аныњ кем хакында сѳйләвен ћич ањламыйча, бер-берсенә караштылар.

[23] Аларныњ берсе – Гайсәнењ яраткан шәкерте – Аныњ күкрәгенә терәлеп диярлек утыра иде.

[24] Гайсәнењ кем хакында сѳйләвен сорарга кушып, Шимун Петер шул шәкерткә ишарә итте.

[25] Теге шәкерт, Гайсәгә тагын да якынрак килеп, Аннан: – Раббым, ул кем? – дип сорады.

[26] Гайсә, җавап биреп: – Мин бер сынык икмәкне кемгә манып бирсәм, ул – шул, – диде ћәм, бер сынык икмәкне манып, Шимун Искариот улы Яћүдкә бирде.

[27] Шул сыныкны кулына алуга ук аныњ эченә шайтан керде. Шунда Гайсә Яћүдкә: – Эшлисе эшењне тизрәк эшлә, – диде.

[28] Әмма Гайсәнењ ања ни ѳчен шулай дип әйтүен анда утыручыларныњ берсе дә ањламады.

[29] Акча янчыгы Яћүдтә булганлыктан, кайберәүләр: Гайсә ања бәйрәм ѳчен безгә кирәк булган әйберләрне сатып алырга, яки фәкыйрьләргә нәрсә дә булса бирергә кушкандыр, дип уйладылар.

[30] Сыныкны алу белән Яћүд чыгып китте. Тѳн иде.

[31] Яћүд чыгып киткәч, Гайсә әйтте: – Хәзер Адәм Улы данланды ћәм Аныњ аша Аллаћы данланды.

[32] [Аллаћы Аныњ аша данлана икән] Ул да Адәм Улын Үзендә данлаячак, ћәм шунда ук данлаячак.

[33] Балаларым! Мин сезнењ белән инде озак булмам. Сез Мине эзләрсез. Яћүдләргә әйткән сүзләремне сезгә дә әйтәм: Сез Мин китәчәк урынга килә алмассыз.

[34] Сезгә яња әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз.

[35] Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнењ Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр.

[36] Шимун Петер Гайсәдән: – Раббым! Син кая китәсењ? – дип сорады. Гайсә ања: – Мин китәчәк урынга Син хәзер ияреп бара алмыйсыњ, әмма соњыннан киләчәксењ, – дип җавап бирде.

[37] – Раббым! Ни ѳчен Синењ артыњнан хәзер бара алмыйм? Синењ ѳчен җанымны да бирергә әзер, – диде Ања Петер.

[38] Гайсә ања: – Син Минем ѳчен җаныњны да бирергә әзерме? Сиња хак сүз әйтәм: әтәч кычкырганчы, син Миннән ѳч тапкыр ваз кичәчәксењ, – диде.

Яхъя Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters