[1] Шуннан соњ Гайсә яћүдләрнењ Иерусалимда булган бер бәйрәменә килде.
[2] Иерусалимда Сарык капкасы янында яћүдчә Бәйтхазда дип аталган буа баганалардан торган, түбәле биш корылма белән уратып алынган иде.
[3] Анда бик күп авырулар: сукырлар, аксаклар ћәм паралич суккан кешеләр [су кузгалуын кѳтеп]* яталар иде. [
[4] Чѳнки, вакыт-вакыт, Раббыныњ бер фәрештәсе, буага тѳшеп, суны болгата, ћәм, су болгану белән, ања беренче булып кергән кеше теләсә нинди авырудан да савыга икән.]
[5] Шунда утыз сигез ел буе авырып ятучы бер кеше бар иде.
[6] Гайсә, ул кешене күреп ћәм аныњ озак вакыт урын ѳстендә ятуын белеп, аннан: – Савыгырга телисењме? – дип сорады.
[7] Авыру Ања: – Әйе, Әфәндем. Ләкин су болганган вакытта мине буага тѳшерер кеше юк, мин анда барып җиткәнче, башка берәү инде тѳшеп ѳлгергән була, – дип җавап бирде.
[8] – Тор, ятагыњны ал да йѳр, – диде ања Гайсә.
[9] Кеше шунда ук терелде ћәм ятагын алып йѳреп китте. Бу хәл шимбә кѳнне булганга күрә,
[10] яћүдләр савыккан кешегә: – Бүген шимбә кѳн, безнењ канун буенча, син ятагыњны алып йѳрергә тиеш түгел, – диделәр.
[11] Ул аларга: – Мине савыктырган Кеше миња: «Ятагыњны ал да йѳр», – дип әйтте, – диде.
[12] Ањардан: – Сиња: «Ятагыњны ал да йѳр», – дип әйткән Кеше кем Ул? – дип сорадылар.
[13] Гайсә җыелган халык арасына кереп югалганга, савыккан кеше Аныњ кем икәнен белми иде.
[14] Соњрак, Гайсә аны Аллаћы Йортында очратып: – Менә син савыктыњ. Сиња тагын да начаррак булмасын ѳчен, инде моннан соњ гѳнаћ кылма, – диде.
[15] Ул кеше, яћүдләр янына барып, үзен савыктыручыныњ Гайсә икәнен әйтте.
[16] Шушы эшне шимбә кѳнне эшләгәне ѳчен, яћүдләр Гайсәне эзәрлекли башладылар.
[17] Гайсә аларга: – Минем Атам ћәрвакыт эшли, Мин дә эшлим, – дип җавап бирде.
[18] Яћүдләр Аны шимбә кѳнен бозуы ѳчен генә түгел, бәлки, бигрәк тә Аллаћыны Үземнењ Атам дип атап, Үзен Аллаћыга тињләгәне ѳчен дә үтерергә теләделәр.
[19] Гайсә аларныњ бу теләкләренә: – Сезгә хак сүз әйтәм: Атасыныњ нәрсә эшләвен күрмичә, Улы Үзе ћичнәрсә дә эшли алмас, – диде. – Атасы нәрсә эшләсә, Улы да шуны эшләр.
[20] Ата Үзенењ Улын ярата ћәм Үзе эшләгән ћәр эшен Ања күрсәтә. Ул Ања сезнењ исегез китәрлек моннан да зуррак эшләр күрсәтер әле.
[21] Ата үлгәннәрне терелтеп җанландырган кебек, Улы да, кемне теләсә, шуны җанландыра.
[22] Ата беркемне дә хѳкем итми, ә Үзен ихтирам иткән кебек, Улын да ћәркем ихтирам итсен ѳчен, Ул бѳтен хѳкемне Улына тапшырды. Кем Улын ихтирам итми, шул Аны җибәргән Атаны да ихтирам итми.
[24] Сезгә хак сүз әйтәм: Минем сүземне тыњлаучы ћәм Мине Җибәрүчегә иман итүче кеше мәњгелек тормышка ия була. Ул кеше хѳкемгә дучар булмаячак, чѳнки инде үлемнән тормышка күчте.
[25] Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаћы Улыныњ тавышын ишетеп үлгәннәр тереләчәк вакыт җитә ћәм ул вакыт килеп җитте дә инде.
[26] Үзендә тормыш булган кебек, Улында да булсын дип, Ата Улына тормыш бирде.
[27] Ата Улына хѳкем итү хокукын да бирде, чѳнки Ул – Адәм Улы.
[28] Моња гаҗәпләнмәгез, чѳнки кабердәгеләрнењ ћәммәсе Аллаћы Улыныњ тавышын ишетеп, яхшылык эшләгәннәр – яшәү ѳчен, ә явызлык эшләгәннәр – хѳкем ителү ѳчен каберләрдән чыгачак вакыт якынлашып килә.
[30] Мин Үземнән Үзем бернәрсә эшли алмыйм. Ничек ишетсәм, шулай хѳкем итәм, ћәм Минем хѳкемем гадел, чѳнки Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине Җибәрүченењ ихтыярын эзлим.
[31] – Әгәр дә Мин Үзем Үземнењ хакта шаћитлек бирәм икән, Минем шаћитлегем бернигә дә тормас иде.
[32] Минем хакта шаћитлек бирүче башка Берәү бар, ћәм Мин беләм: Аныњ Минем хакта биргән шаћитлеге хак.
[33] Сез Яхъя пәйгамбәр янына кешеләр җибәрдегез, ћәм ул хакыйкать хакында шаћитлек бирде.
[34] Ләкин Мин кешеләрнењ шаћитлегенә мохтаҗ түгел, ә боларны сез котылсын ѳчен сѳйлим.
[35] Яхъя – янучы ћәм нур бирүче яктырткыч иде, ә сез аныњ яктылыгы астында бераз вакыт кына куанырга теләдегез.
[36] Әмма Минем шаћитлегем Яхъяныкыннан зуррак: Мин Атаныњ тѳгәлләргә дип Миња биргән эшләрен башкарам. Мин эшләгән шул эшләр Мине Атам җибәргән булуына шаћитлек бирәләр.
[37] Мине җибәргән Ата Минем хакта Үзе шаћитлек бирде. Сезнењ беркайчан да Аныњ тавышын ишеткәнегез, йѳзен күргәнегез юк.
[38] Аныњ сүзе сездә тормый, чѳнки сез Ул җибәргән Затка ышанмыйсыз.
[39] Мәњгелек тормышка ия булырга теләп, сез Изге язмада язылганнарны тикшерәсез, ә алар нәкъ Минем хакта шаћитлек бирәләр.
[40] Әмма сез тормыш алу ѳчен Минем яныма килергә теләмисез.
[41] Кешеләрнењ Мине данлауларына мохтаҗлыгым юк,
[42] ә Мин сезне беләм: сездә Аллаћыны ярату юк.
[43] Мин Атам исеменнән килдем – сез Мине кабул итмисез, ә үз исеменнән килгәнне кабул итәсез.
[44] Сез бер-берегездән дан кабул итәсез, ә бердәнбер Аллаћыдан булган данны эзләмисез. Шулай булгач, сез ничек итеп ышана алырсыз икән?
[45] Мин сезне Атам алдында гаепләрмен дип уйламагыз. Сезне гаепләүче – сез ѳмет баглаган Муса.
[46] Сез Мусага ышансагыз, Миња да иман китерер идегез, чѳнки ул Минем хакта язды.
[47] Ул язганнарга ышанмый торып, Минем сүзләремә ничек ышанырсыз?