Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 6:45

[1] Бу сүзләрне әйткәннән соњ, Гайсә, шәкертләре белән Кыдрун инешенењ аръягына чыгып, шундагы бакчага керде.

[2] Гайсә шәкертләре белән еш кына шунда җыелганлыктан, ул урынны Ања хыянәт итәчәк Яћүд тә белә иде.

[3] Яћүд гаскәри тѳркем ћәм дә баш руханилар вә фарисейләр җибәргән тәртип саклаучылар белән бергә шунда килде. Алар үзләре белән факеллар, яктырткычлар ћәм кораллар алганнар иде.

[4] Гайсә исә, Үзе белән булачак ћәр нәрсәне белеп, алгарак чыкты ћәм алардан: – Кемне эзлисез? – дип сорады.

[5] Алар Ања: – Насаралы Гайсәне, – дип җавап бирделәр. Гайсә аларга: – Ул – Мин, – диде. Хыянәтче Яћүд тә алар белән шунда тора иде.

[6] Гайсә: «Ул – Мин», – дигәч, алар артка чигенеп, җиргә егылдылар.

[7] Ул янә: – Кемне эзлисез? – дип сорады. Алар: – Насаралы Гайсәне, – диделәр.

[8] Гайсә җавап бирде: – Мин инде сезгә: «Ул – Мин», – дип әйттем бит. Сез Мине эзлисез икән, минем белән булган кешеләрне чыгарып җибәрегез.

[9] Ул: «Син Миња биргәннәрнењ берсен дә югалтмадым», – дигән сүзләр тормышка ашсын ѳчен шулай дип әйтте.

[10] Шимун Петернењ кылычы бар иде. Ул аны тартып чыгарды ћәм ињ баш руханиныњ хезмәтчесенә селтәнеп, аныњ уњ колагын чабып ѳзде. Ул хезмәтченењ исеме Мәлик иде.

[11] Әмма Гайсә Петергә: – Кылычыњны кынына тыгып куй. Атам биргән касәне Мин эчмәм дип уйлыйсыњмы әллә? – диде.

[12] Гаскәриләр, аларныњ башлыгы ћәм яћүдләрнењ тәртип саклаучылары Гайсәне тотып бәйләделәр.

[13] Башта Аны шул елныњ ињ баш рухание булган Кәяфәснењ каенатасы Һаннас янына алып бардылар.

[14] Яћүдләргә: «Халык ѳчен бер кешенењ үлүе хәерлерәк», – дип кињәш биргән кеше шул Кәяфәс иде.

[15] Шимун Петер ћәм тагын бер шәкерт Гайсә артыннан бардылар. Бу шәкерт исә ињ баш рухани белән яхшы мѳнәсәбәттә булганга күрә, Гайсә белән ињ баш руханиныњ ишегалдына керә алды.

[16] Ә Петер тышкы якта ишек артында басып калды. Аннары ињ баш рухани белән яхшы мѳнәсәбәттә булган теге шәкерт чыкты да, ишек саклаучы хезмәтче кызга әйтеп, Петерне эчкә алып керде.

[17] Шунда ишек саклаучы хезмәтче кыз Петердән: – Син дә бу Кешенењ шәкертеме әллә? – дип сорагач, ул: – Юк, – дип җавап бирде.

[18] Салкын булганлыктан хезмәтчеләр ћәм тәртип саклаучылар учак ягып җылынып торалар иде. Петер дә алар белән бергә җылынып торды.

[19] Ињ баш рухани исә Гайсәдән Аныњ шәкертләре хакында ћәм нәрсәләргә ѳйрәтүе турында сорашты.

[20] Гайсә ања: – Мин дѳньяга ачык сѳйләдем. Һәрвакыт яћүдләр җыела торган гыйбадәтханәдә ћәм Аллаћы Йортында ѳйрәттем ћәм яшеренеп ћичнәрсә сѳйләмәдем.

[21] Нигә Миннән сорыйсыњ? Мин сѳйләгәннәрне ишеткән кешеләрдән сора. Мин нәрсә сѳйләгәнне алар беләләр, – дип җавап бирде.

[22] Гайсә шулай дигәч, Аныњ янында торган тәртип саклаучыларныњ берсе, Аныњ яњагына сугып: – Ињ баш руханига Син шулай җавап бирәсењме? – диде.

[23] Гайсә ања: – Мин ялган сѳйләгән булсам, ялган икәнен исбат ит, ә дѳресен сѳйләгәнмен икән, нигә Миња сугасыњ? – дип җавап бирде.

[24] Һаннас Аны, бәйләнгән хәлдә, ињ баш рухани Кәяфәс янына җибәрде.

[25] Җылынып торганда Шимун Петердән: – Син дә Аныњ шәкертләренењ берсе түгелме? – дип сорадылар. Ул: – Юк, – дип ваз кичте.

[26] Ињ баш рухани хезмәтчеләренењ берсе, Петер колагын чабып ѳзгән кешенењ туганы, ања: – Мин сине Аныњ белән бергә бакчада күрдем түгелме соњ? – диде.

[27] Петер тагын ваз кичте. Нәкъ шул вакыт әтәч кычкырды.

[28] Гайсәне Кәяфәс яныннан идарәче Пилат сараена алып килделәр. Бу хәл иртә белән булды. Коткарылу бәйрәменењ ашын ашарга мѳмкин булсын ѳчен, пакьләнүләре бозылмасын дип, яћүд башлыклары идарәче сараена кермәделәр.

[29] Идарәче Пилат, алар янына чыгып: – Сез бу Кешене нәрсәдә гаеплисез? – дип сорады.

[30] Алар ања: – Ул җинаятьче булмаса, Аны сиња тотып китермәгән булыр идек, – дип җавап бирделәр.

[31] Пилат аларга: – Аны кануныгыз буенча үзегез хѳкем итегез, – диде. Яћүдләр ања: – Безгә беркемне дә үлемгә дучар итү хокукы бирелмәгән, – диделәр.

[32] Бу Гайсәнењ Үзенењ нинди үлем белән үләчәгенә ишарә итеп әйткән сүзе тормышка ашсын ѳчен әйтелде.

[33] Шунда Пилат яњадан сараена керде ћәм, Гайсәне чакыртып, Аннан: – Син яћүдләр Патшасымы? – дип сорады.

[34] Гайсә ања: – Син моны үзењнән генә әйтәсењме, яки Минем хакта сиња башкалар сѳйләдеме? – диде.

[35] Пилат әйтте: – Әллә мин яћүдме? Сине миња Синењ халкыњ ћәм баш руханилар тапшырды. Син нәрсә эшләдењ?

[36] – Минем Патшалыгым бу дѳньяныкы түгел. Әгәр Патшалыгым бу дѳньяныкы булса, хезмәтчеләрем яћүдләр кулына тапшырылмавым ѳчен кѳрәшкән булырлар иде, әмма Минем Патшалыгым бу дѳньяныкы түгел, – дип җавап бирде Гайсә.

[37] Пилат Ања: – Димәк, Син – Патша? – диде. Гайсә җавап биреп: – Син Мине Патша дип әйтәсењ. Мин хакыйкать хакында шаћитлек бирү ѳчен тудым, Мин шуныњ ѳчен дѳньяга килдем дә. Хакыйкатьтән булган ћәркем Мине тыњлый, – диде.

[38] Пилат Аннан: – Нәрсә ул – хакыйкать? – дип сорады. Шуннан соњ ул яњадан яћүдләр янына чыгып: – Мин Аны гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим, – диде. –

[39] Сезнењ гореф-гадәтегез буенча, Коткарылу бәйрәмендә мин сезгә бер тоткынны азат итәргә тиешмен. Яћүдләр Патшасын азат итүемне телисезме?

[40] Шунда барысы да: – Аны түгел, Барабны чыгар! – дип кычкырдылар. Бараб исә юлбасар иде.

Яхъя Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters