[1] Гайсә Зәйтүн тавына китте.
[2] Иртә белән Ул яњадан Аллаћы Йортына килде ћәм Аныњ янына күп халык җыелды. Ул, утырып, аларны ѳйрәтә башлады.
[3] Шулчак канунчылар ћәм фарисейләр, уйнашлыкта тотылган бер хатынны алып килеп, уртага бастырып куйдылар
[4] ћәм Гайсәгә: – Остаз! Бу хатын зина кылганда тотылды.
[5] Канунда Муса мондыйларны ташлар атып үтерергә әмер бирә, ә Син нәрсә әйтерсењ? – диделәр.
[6] Алар моны, Гайсәне сынау ѳчен, Аны гаепләргә берәр сылтау табарбыз, дигән уй белән әйттеләр. Әмма Гайсә, чүгәләп, бармагы белән җиргә яза башлады.
[7] Ләкин алар сорауларын кабат биргәнгә, Ул торып басты ћәм аларга: – Сезнењ кайсыгыз гѳнаћсыз, шул башлап ања таш атсын, – диде.
[8] Һәм, тагын чүгәләп, җиргә язуын дәвам итте.
[9] Алар исә, моны ишеткәч, ѳлкәннәреннән башлап бер-бер артлы чыгып киттеләр. Гайсә уртада басып торган хатын белән генә калды.
[10] Гайсә торып басып: – Сењлем! Кайда алар? Сине беркем дә хѳкем итмәдеме? – дип сорады.
[11] Хатын исә: – Беркем дә, Әфәндем! – диде. Гайсә ања: – Мин дә сине хѳкем итмим: бар, башка гѳнаћ кылма, – диде.]
[12] Гайсә тагын халыкка сѳйләде. Ул: – Мин – дѳньяга яктылык. Минем артымнан баручы карањгылыкта йѳрмәячәк, бәлки аныњ тормыш бирүче яктылыгы булачак, – дип әйтте.
[13] Шуннан соњ фарисейләр Ања: – Син Үзењ хакында Үзењ шаћитлек бирәсењ, Синењ шаћитлегењ хак түгел, – диделәр.
[14] Гайсә исә аларга: – Мин Үзем хакында Үзем шаћитлек бирсәм дә, Минем шаћитлегем хак, чѳнки кайдан килеп кая баруымны беләм, ә сез Минем кайдан килеп кая баруымны белмисез.
[15] Сез кешеләр үлчәме буенча хѳкем итәсез, ә Мин беркемне дә хѳкем итмим.
[16] Мин хѳкем итсәм дә, Минем хѳкемем хак, чѳнки Мин Үзем генә түгел, Мине җибәрүче Ата белән бергә Мин.
[17] Сезнењ кануныгызда да: «Ике кешенењ шаћитлеге хак», – дип язылган.
[18] Мин Үзем хакында Үзем шаћитлек бирәм ћәм Минем хакта Мине җибәргән Ата шаћитлек бирә, – дип җавап бирде.
[19] Шуннан соњ Гайсәдән: – Кайда Синењ атањ? – дип сорадылар. Гайсә: – Сез Мине дә, Атамны да белмисез. Әгәр Мине белсәгез, Атамны да белер идегез, – диде.
[20] Гайсә бу сүзләрне Аллаћы Йортында ѳйрәткәндә сәдака сандыгы янында әйтте. Берсе дә Ања кул тидермәде, чѳнки Аныњ вакыты әле килеп җитмәгән иде.
[21] Гайсә аларга янә: – Мин китәм. Сез Мине эзләрсез. Сез үз гѳнаћыгыз белән үләрсез. Мин китәчәк урынга сез килә алмассыз, – дип әйтте.
[22] Яћүдләр: – Ул Үзен Үзе үтерәчәк микәнни? Чѳнки: «Мин китәчәк урынга сез килә алмассыз», – ди бит, – диештеләр.
[23] Ул аларга: – Сез түбәннән, Мин югарыдан. Сез бу дѳньяныкы, Мин бу дѳньяныкы түгел, – диде.
[24] – Сез Минем мәњге бар икәнемә ышанмасагыз, үз гѳнаћларыгыз белән үләрсез. Шуња күрә Мин сезгә: «Сез гѳнаћларыгыз белән үләрсез», – дидем.
[25] Шуннан соњ Гайсәдән: – Кем соњ Син? – дип сорадылар. – Мин сезгә Үземнењ кемлегемне инде күптән әйтәм, – диде аларга Гайсә. –
[26] Сезнењ хакта күп сѳйләп, сезне хѳкем итә алыр идем. Әмма Мине Җибәрүче хак, ћәм Аннан нәрсә ишетсәм, Мин дѳньяга шуны сѳйлим.
[27] Алар Гайсәнењ Ата хакында сѳйләвен ањламадылар.
[28] Гайсә аларга әйтте: – Сез Адәм Улын күтәргәч, Минем мәњге бар икәнемне ћәм Үзлегемнән ћичнәрсә эшләмәвемне, бәлки, Атам ничек ѳйрәткән булса, шулай сѳйләвемне белерсез.
[29] Мине Җибәрүче Минем белән. Атам Мине ялгыз калдырмады, чѳнки Мин ћәрвакыт Ул теләгән эшләрне генә эшлим.
[30] Ул шушы сүзләрне сѳйләгән чакта күпләр Ања иман китерделәр.
[31] Гайсә Үзенә иман китергән яћүдләргә: – Минем сүзләремне тотсагыз, чыннан да Минем шәкертләрем булырсыз.
[32] Хакыйкатьне белерсез ћәм хакыйкать сезне ирекле итәр, – дип әйтте.
[33] – Без Ибраћим нәселеннән, – диделәр алар Ања, – ћәм беркайчан да ћичкемнењ дә колы булмадык. Ничек соњ Син: «Ирекле булырсыз», – дисењ?
[34] – Сезгә хак сүз әйтәм: гѳнаћ кылучы ћәркем – гѳнаћ колы.
[35] Кол ѳйдә мәњге тормый, ә атаныњ улы анда мәњге тора.
[36] Шулай итеп, Улы сезне ирекле итсә, сез чын мәгънәсендә ирекле булачаксыз.
[37] Мин сезнењ Ибраћим нәселеннән булуыгызны беләм, әмма, Минем сүзләремә сездә урын булмаганга күрә, сез Мине үтерергә йѳрисез.
[38] Мин Атам янында күргәннәрем хакында сѳйлим, ә сез үз атагыз янында ишеткәннәрне эшлисез, – диде аларга Гайсә.
[39] Алар, җавап биреп: – Безнењ атабыз – Ибраћим, – диделәр. Гайсә аларга әйтте: – Сез Ибраћим балалары булсагыз, Ибраћим эшләрен эшләр идегез.
[40] Ә хәзер Мине, Аллаћыдан ишеткән хакыйкатьне сѳйләгән Бәндәне, үтерергә йѳрисез. Ибраћим алай эшләмәде.
[41] Сез үз атагызныњ эшләрен эшлисез. Алар Ања: – Без уйнаштан тумаган, безнењ Атабыз бер генә: Ул – Аллаћы, – диделәр.
[42] Гайсә аларга әйтте: – Атагыз Аллаћы булса, сез Мине яратыр идегез, чѳнки Мин Аллаћыдан килдем. Мин Үзлегемнән килмәдем, Мине Ул җибәрде.
[43] Ни ѳчен сез Мин сѳйләгәннәрне ањламыйсыз? Чѳнки сез Минем сүземне тыњлый алмыйсыз.
[44] Сезнењ атагыз – иблис, ћәм сез атагызныњ теләкләрен үтәргә телисез. Ул баштан ук кеше үтерүче булып, хакыйкатьне тотмады ћәм хәзер дә тотмый, чѳнки ањарда хакыйкать юк. Ул, ялган сѳйләгән вакытта, үзенекен сѳйли, чѳнки ул – ялганчы ћәм ялганныњ атасы.
[45] Ә сез, Мин хакыйкатьне сѳйләгәнгә күрә, Минем сүзләремә ышанмыйсыз.
[46] Минем гѳнаћта гаепле булуымны кайсыгыз исбат итә алыр? Әгәр хакыйкатьне сѳйлим икән, ни ѳчен Минем сүзләремә ышанмыйсыз?
[47] Кем Аллаћыдан булса, ул Аллаћы сүзләрен тыњлар; ә сез, Аллаћыдан булмаганга күрә, тыњламыйсыз.
[48] Моња яћүдләр: – Син самареяле, Синењ эчењдә җен бар, – әллә бу дѳрес түгелме? – диделәр.
[49] Гайсә җавап бирде: – Миндә җен юк. Мин Атамны хѳрмәт итәм, ә сез Мине хур итәсез.
[50] Хәер, Мин Үземә дан эзләмим, ә эзләүче башка Берәү бар ћәм Ул хѳкем итә.
[51] Сезгә хак сүз әйтәм: кем Минем сүземне тота, ул ћичкайчан үлем күрмәячәк.
[52] Яћүдләр Ања: – Менә хәзер Синдә җен барлыгына ћич шигебез калмады: Ибраћим да, пәйгамбәрләр дә үлгәннәр, ә Син: «Кем Минем сүземне тота, ул беркайчан да вафат булмас», – дисењ.
[53] Син атабыз Ибраћимнан да бѳегрәкме? Ул үлгән, пәйгамбәрләр дә үлгәннәр. Син Үзењне кем дип саныйсыњ?
[54] Гайсә җавап бирде: – Үземне Үзем данлыйм икән, Минем даным буш булыр. Сез «Аллаћыбыз» дип атаган Атам Мине данлый.
[55] Сез Аны белмисез, ә Мин Аны беләм. Аны белмим дисәм, сезнењ кебек ялганчы булыр идем; әмма Мин Аны беләм ћәм Аныњ сүзен тотам.
[56] Сезнењ атагыз Ибраћим Минем кѳнемне күрәчәгенә шатланды. Ул аны күреп куанды.
[57] Яћүдләр Аныњ бу сүзләренә: – Сиња әле илле яшь тә юк, ә Син Ибраћимны күрдењме? – диделәр.
[58] Гайсә аларга әйтте: – Сезгә хак сүз әйтәм: Ибраћим булганга кадәр Мин бар.
[59] Шул чакта алар, Ања ыргыту ѳчен, кулларына ташлар алдылар, әмма Гайсә, яшеренеп, Аллаћы Йортыннан чыгып китте.