[1] Үтеп барышлый, Гайсә тумыштан ук сукыр бер кешене күрде.
[2] Шәкертләре Аннан: – Остаз! Бу кешенењ сукыр булып тууы кемнењ гѳнаћыннан: бу кеше үзе гѳнаћ кылганмы, әллә ата-анасымы? – дип сорадылар.
[3] Гайсә җавап бирде: – Бу кеше үзенењ гѳнаћы ѳчен дә, ата-анасыныњ кылган гѳнаћы ѳчен дә сукыр түгел. Ул, аныњ авыруы аша Аллаћы эшләре күренсен ѳчен, сукыр булып туды.
[4] Кѳн үткәнче без Мине Җибәрүченењ эшләрен башкарырга тиешбез. Тѳн җитә, ул чакта ћичкем берни эшли алмас.
[5] Мин дѳньяда вакытта, Мин – дѳньяга яктылык.
[6] Шулай дип, Ул җиргә тѳкерде, тѳкереге белән лай ясады, шул лайны сукырныњ күзләренә сѳртте дә
[7] ања: – Шилуах буасына барып юын, – диде. (Шилуах – «Җибәрелгән» дигән мәгънәдә.) Ул барып юынды ћәм күзләре күрә торган булып кайтты.
[8] Аныњ күршеләре ћәм элек хәер сорашып утыруын күргән кешеләр: – Бу соњ, теге, хәер сорашып утырган кеше түгелме? – диделәр.
[9] Кайберләре: «Бу – шул», ә кайберләре: «Шуња охшаган», – диделәр. Сукыр үзе исә: – Мин шул кеше, – дип әйтә иде.
[10] Аннан: – Күзләрењ ничек ачылды соњ? – дип сорадылар.
[11] Ул җавап биреп: – Гайсә атлы Кеше лай ясап күзләремә сѳртте, аннан: «Шилуах буасына барып юын», – диде. Мин барып юындым ћәм күзләрем ачылды, – диде ул.
[12] Аннан: «Ул Кеше кайда?» – дип сорагач: – Мин белмим, – дип җавап бирде.
[13] Элек сукыр булган бу кешене фарисейләр янына алып бардылар.
[14] Ә Гайсә лай ясап сукырныњ күзләрен ачкан кѳн – шимбә кѳн иде.
[15] Фарисейләр дә аннан ничек күрә башлавы хакында сораштылар. Ул аларга: – Ул минем күзләремә лай сылады, мин юындым да күрә башладым, – диде.
[16] Кайбер фарисейләр исә: – Бу Кеше шимбә кѳнне тотмый, шуња күрә Ул Аллаћыдан түгел, – дип әйттеләр. Ә башкалары: – Гѳнаћлы кеше мондый могҗизалы галәмәтләрне ничек эшли алсын? – диделәр. Һәм алар арасында бәхәс чыкты.
[17] Әлеге сукырга: – Син Аныњ турында нәрсә әйтерсењ, Ул бит синењ күзләрењне ачты, – диделәр. – Ул – Пәйгамбәр, – дип җавап бирде сукыр.
[18] Әмма яћүдләр, күзләре ачылган кешенењ ата-анасын чакырганчы, аныњ сукыр булганына ћәм күрә башлавына ышанмадылар.
[19] – Тумыштан сукыр дигән улыгыз шушымы? Әмма хәзер ул ничек күрә ала? – дип сорадылар алар.
[20] Ата-анасы аларга: – Без аныњ улыбыз икәнен ћәм сукыр булып туганын беләбез.
[21] Ә аныњ ничек күрә башлавын да, күзләрен кем ачканын да белмибез. Ул инде балигъ булган, үзеннән сорагыз, үзе хакында үзе сѳйләсен, – дип җавап бирделәр.
[22] Сукырныњ ата-анасы, яћүдләрдән курыкканга күрә, шулай диде. Чѳнки яћүдләр, Гайсәнењ Мәсих икәнен икърар итүче ћәркемне гыйбадәтханәдән аерырга, дип сүз куешкан иделәр.
[23] Шунлыктан аныњ ата-анасы: «Ул инде балигъ булган, үзеннән сорагыз», – диделәр.
[24] Шулай итеп, яћүдләр элек сукыр булган кешене икенче тапкыр чакырып, ања: – Аллаћыны ихтирам ит! Без ул Кешенењ гѳнаћлы икәнен беләбез, – диделәр.
[25] Ул аларга: – Ул гѳнаћлымы, түгелме, анысын белмим. Шуны гына беләм: мин сукыр идем, ә хәзер күрәм, – дип җавап бирде.
[26] Алар аннан: – Ул нәрсә эшләде? Синењ күзләрењне ничек ачты? – дип тагын сорадылар.
[27] Ул аларга: – Мин инде сезгә сѳйләдем, ә сез тыњламадыгыз. Ни ѳчен тагын ишетергә телисез? Әллә сез дә Аныњ шәкертләре булырга җыенасызмы? – дип җавап бирде.
[28] Алар ања бик ачуланып: – Син – Аныњ шәкерте, ә без – Муса шәкертләре.
[29] Без Аллаћыныњ Мусага сѳйләгәнен беләбез, әмма Моныњ кайдан икәнен белмибез, – диделәр.
[30] Күрә башлаган кеше, аларга җавап биреп, болай диде: – Шунысы гаҗәп тә: сез Аныњ кайдан икәнен белмисез, ә Ул минем күзләремне ачты!
[31] Без Аллаћыныњ гѳнаћлыларны тыњламавын беләбез, әмма Аллаћыга табынучыны ћәм Аныњ ихтыярын башкаручыны Ул тыњлый.
[32] Кемнењ дә булса тумыштан сукыр кешенењ күзләрен ачуы турында гомердә дә ишетелгәне юк.
[33] Ул Кеше Аллаћыдан булмаса, ћичнәрсә булдыра алмас иде.
[34] – Башыњнан аягыња тикле гѳнаћта тугансыњ, нигә безне ѳйрәтәсењ? – дип, аны куып чыгардылар.
[35] Гайсә, аны куып чыгарганнарын ишеткәч, аны табып: – Син Адәм Улына ышанасыњмы? – дип сорады.
[36] Ул исә: – Әфәндем, мин Ања ышансын ѳчен Аныњ кем икәнен әйт сәнә, – дип җавап бирде.
[37] Гайсә әйтте: – Син Аны күрдењ. Хәзер синењ белән Ул сѳйләшә.
[38] Ул исә: – Раббым, мин ышанам! – дип Аныњ алдына тезләнеп, Ања табынды.
[39] Гайсә: – Мин бу дѳньяга, күрми торганнар – күрсен, ә күрә торганнар – сукырайсын дип, хѳкем итү ѳчен килдем, – дип әйтте.
[40] Аныњ янында булган кайбер фарисейләр, моны ишеткәч: – Әллә без дә сукырмы? – диделәр.
[41] – Сез сукыр булсагыз, гѳнаћыгыз ѳчен гаепле булмас идегез; ә сез, күрәбез, дигәнлектән гѳнаћыгыз үзегездә кала, – дип әйтте Гайсә.