Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 5:15

[1] Атнаныњ беренче кѳнендә иртән иртүк, әле карањгы вакытта ук, Магдалалы Мәрьям кабер куышы янына килде ћәм кабер алдыннан ташныњ читкә алып ташланганын күрде.

[2] Ул шунда ук Шимун Петер ћәм Гайсәнењ теге сѳекле шәкерте янына йѳгереп барып, аларга: – Раббыны кабердән алып киткәннәр. Кая куйганнарын белмибез, – диде.

[3] Петер белән әлеге шәкерт шундук кабер янына киттеләр.

[4] Алар икесе дә йѳгерделәр, әмма теге шәкерт, Петергә караганда җәћәтрәк йѳгергәнгә, кабер янына алданрак барып җитте.

[5] Иелеп карагач, анда яткан кәфенне күрде, ләкин кабер эченә кермәде.

[6] Аныњ артыннан ук Шимун Петер килеп җитте. Ул, кабер эченә кереп, анда яткан кәфенне

[7] ћәм Аныњ башына чорналган яулыкны күрде, әмма яулык кәфен белән бергә түгел, бәлки, чорнап куелганча, үз урынында ята иде.

[8] Шуннан соњ, кабер янына алданрак килеп җиткән әлеге шәкерт тә эчкә керде, ћәм, күреп, ышанды.

[9] Алар Изге язмада Гайсәнењ үледән терелеп торачагы турында язылганны әле ањламыйлар иде.

[10] Шуннан соњ шәкертләр тагын ѳйләренә кайтып киттеләр.

[11] Мәрьям исә кабер янында елап басып калды. Елый-елый иелеп кабер эченә карады ћәм

[12] анда актан киенгән ике фәрештәне күрде. Аларныњ берсе Гайсә гәүдәсе яткан урынныњ баш очында, икенчесе аяк очында утыра иде.

[13] Алар Мәрьямнән: – Хатын! Нигә елыйсыњ? – дип сорадылар. – Минем Раббымны алып киткәннәр. Аны кая куйганнарын белмим, – диде ул.

[14] Шулай дигәннән соњ артына борылып карады ћәм анда басып торган Гайсәне күрде, әмма Аныњ Гайсә икәнен танымады.

[15] Гайсә ања: – Сењлем! Нигә елыйсыњ? Кемне эзлисењ? – дип әйтте. Мәрьям, Аны бакчачы дип уйлап: – Әфәндем! Син Аны чыгарып куйган булсањ, кая куйганыњны әйт, мин Аны алып китәрмен, – диде.

[16] Гайсә ања: – Мәрьям! – диде. Ә ул әйләнеп карап, яћүдчә: – Раббуни! – дип әйтте. (Раббуни – Остаз дигәнне ањлата.)

[17] Гайсә ања: – Миња кагылма, чѳнки Мин әле Атам янына күтәрелмәдем. Туганнарым янына кайтып әйт: «Мин Үземнењ Атам ћәм сезнењ Атагыз янына, Үземнењ Аллаћым ћәм сезнењ Аллаћыгыз янына күтәреләм», – диде.

[18] Магдалалы Мәрьям шәкертләр янына килеп: – Мин Раббыны күрдем, – диде ћәм аларга Гайсә әйткән сүзләрне сѳйләп бирде.

[19] Шәкертләре шул ук кѳнне кич белән, яћүдләрдән куркып, йорт ишекләрен бикләп җыелып утырганда, Гайсә килеп керде ћәм, уртага басып, аларга: – Сезгә иминлек булсын! – диде.

[20] Шулай дигәннән соњ, Ул аларга кулларын ћәм кабыргаларын күрсәтте. Шәкертләр Раббыны күргәнгә бик куандылар.

[21] Гайсә аларга тагын: – Сезгә иминлек булсын! Атам Мине җибәргән кебек, Мин дә сезне җибәрәм, – дип әйтте.

[22] Моны әйткәч, Ул сулышын аларга ѳреп: – Изге Рухны кабул итегез.

[23] Кемнењ гѳнаћларын кичерсәгез, шуныкы кичерелер; кемнекен кичермәсәгез, аныкы кичерелмәс, – диде.

[24] Гайсә килгәндә уникенењ берсе, Игезәк кушаматлы Томас, алар белән түгел иде.

[25] Башка шәкертләр ања: – Без Раббыны күрдек! – диделәр. Ә ул аларга: – Аныњ кулларындагы кадак яраларын күрмичә, кадак яраларына бармагымны, кабыргаларына кулымны тидереп карамыйча, ышанмам, – дип әйтте.

[26] Бер атнадан соњ Аныњ шәкертләре бер йортта тагын җыелып утырганда, Томас та алар белән бергә иде. Гайсә ишекләр бикле килеш килеп керде ћәм аларныњ уртасына басып: – Сезгә иминлек булсын! – диде.

[27] Аннары Томаска: – Бармагыњны монда куй ћәм кулларыма кара; кулыњны суз да кабыргаларыма тидер; шикләнеп торма, ышан, – дип әйтте.

[28] Шунда Томас Ања җавап биреп: – Минем Раббым ћәм Аллаћым! – диде.

[29] Гайсә: – Син Мине күргәнгә ышандыњ. Күрмичә ышанучылар бәхетле! – дип әйтте.

[30] Гайсә Үзенењ шәкертләре алдында бу китапта язылмаган башка бик күп могҗизалы галәмәтләр дә күрсәтте.

[31] Болар исә сез Гайсәнењ Аллаћы Улы, Мәсих булуына иман итсен ѳчен ћәм, иман итеп, Аныњ исеме аркылы сезгә тормыш булсын ѳчен язылды.

Яхъя Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters