Skip to content
Opens in a new window

[1] Атнаның беренче көнендә хатын-кызлар, алдан әзерләгән хуш исле майларын алып, иртән иртүк мәгарә янына килделәр

[2] һәм күрделәр: кабер авызын томалаган ташны кемдер читкә тәгәрәткән.

[3] Эчкә кергәч исә, Хаким Гайсәнең җәсәден тапмадылар.

[4] Бу хәлгә аптырашып торган вакытта, кинәт алар алдында ялтыравыклы киемнән ике ир кеше пәйда булды.

[5] Хатыннар, куркып, җиргә текәлделәр. Әлеге кешеләр аларга: – Нигә сез тере Затны үлеләр арасыннан эзлисез? – диделәр. –

[6] Юк Ул монда: Ул үледән терелде. Гәлиләядә чагында сезгә әйткән сүзләрен исегезгә төшерегез:

[7] «Адәм Углы гөнаһлылар кулына тотып бирелергә, хачка кадакланырга һәм өченче көндә үледән терелергә тиеш», – дигән иде Ул сезгә.

[8] Шунда Гайсәнең сүзләре аларның исенә төште.

[9] Кабер яныннан кайтканнан соң, бу хәл хакында алар унбер шәкерткә һәм башкаларга хәбәр иттеләр.

[10] Рәсүлләргә бу хакта магдалалы Мәрьям, Йохана, Ягъкуб анасы Мәрьям, шулай ук алар белән булган башка хатыннар да сөйләде.

[11] Әмма хатын-кызларның сүзләре рәсүлләргә буш нәрсә кебек тоелды, һәм алар моңа ышанмадылар.

[12] Ләкин Петер кабер янына торып йөгерде һәм, иелеп мәгарә эченә караганнан соң, кәфенлекне генә күрде. Шушы хәлгә бик гаҗәпләнеп, ул өенә кайтты.

[13] Шул ук көнне Гайсәнең ике шәкерте Иерусалимнән унбер чакрымдагы Эммаус авылына барырга чыкты.

[14] Алар булып узган шушы вакыйгалар хакында сөйләшеп бардылар.

[15] Шулай гәпләшеп, фикер алышып атлаган чакта, Гайсә Үзе, алар янына килеп, рәттән бара башлады.

[16] Әмма шәкертләрнең күзләре томаланган кебек булганга, алар Аны танымадылар.

[17] Ул исә алардан: – Нәрсә хакында гәпләшеп барасыз сез? – дип сорады. Алар, йөзләре караңгыланып, туктап калдылар.

[18] Шәкертләрнең берсе – Клеопас атлысы – Аңа: – Шушы көннәрдә Иерусалимдә ниләр булганын шәһәргә килүчеләрдән бары Син генә белмисеңдер, – диде.

[19] Ул алардан: – Нәрсә булганын? – дип сорады. Шәкертләр Аңа: – Насаралы Гайсә белән булган хәлне, – дип җавап бирделәр. – Ул Аллаһы алдында һәм бөтен халык алдында эштә дә, сүздә дә кодрәтле Пәйгамбәр иде.

[20] Әмма безнең баш руханилар һәм башлыклар, Аңа үлем җәзасы бирер өчен, хөкем кулына тапшырдылар, аннары Аны хачка кадакладылар.

[21] Ә без «Исраилне азат итәргә тиешле Кеше – Ул булыр» дип өметләнгән идек. Шуның өстенә менә тагын ниләр булды: ул вакыйгадан соң инде менә өченче көн китте, һәм

[22] арабыздан берничә хатын безне таң калдырды: алар иртүк кабер янына барганнар,

[23] әмма Аның җәсәден тапмаганнар. Шунда каршыларында фәрештәләрнең пәйда булуын һәм «Ул – тере!» дип әйтүен кайтып сөйләделәр.

[24] Аннары арабыздан кайберәүләр, кабер янына барып, хатыннар сүзенең дөреслеген күрделәр; Гайсә кабердә юк иде.

[25] Шунда Гайсә аларга: – И-и аңсызлар, пәйгамбәрләрнең барлык сүзләренә сез шундый авырлык белән ышанасыз!

[26] Үзенең шөһрәтенә ирешкәнче, Мәсих шулай газап чигәргә тиеш түгел идемени? – диде.

[27] Шуннан Ул, Муса пәйгамбәр һәм барча пәйгамбәрләрдән башлап, барлык Язмаларда Үзе хакында әйтелгәнне аңлатып бирде.

[28] Алар үзләре барасы авылга якынлаштылар, ә Гайсә Үз юлын дәвам итәргә теләгән кебек итте.

[29] Әмма алар: – Инде кич якынлашып килә, безнең белән кал, – дип, Аны күндерделәр, һәм Ул алар белән өйгә керде.

[30] Бөтенесе бергә өстәл янына ашарга утыргач, Ул, кулына икмәк алып шөкрана кылганнан соң, шәкертләргә сындырып бирде.

[31] Шулчак аларның күзләре ачылып киткәндәй булды, һәм шәкертләр Гайсәне танып алдылар; әмма Ул аларга күренмәс булды.

[32] Алар бер-берсенә: – Безнең белән юлда сөйләшеп барганда һәм Изге язманың мәгънәсен аңлатканда, күңелләребез күтәрелеп китте түгелме соң? – диештеләр.

[33] Шуннан алар тордылар да Иерусалимгә әйләнеп кайттылар. Анда унбер шәкерт һәм алар белән башка кешеләр җыелган булып:

[34] – Хакимебез, чыннан да, үледән терелде һәм Шимунга күренде, – дип сөйләшеп тора иделәр.

[35] Әлеге ике шәкерт тә юлда булган вакыйганы һәм икмәк сындырган чакта Гайсәне ничек итеп танып алулары хакында сөйләп бирделәр.

[36] Алар шушы хакта сөйләп торганда, Гайсә Үзе аларның уртасында пәйда булып: – Иминлек сезгә! – диде.

[37] Алар, өрәктер бу дип уйлап, куркудан катып калдылар.

[38] Ләкин Ул аларга: – Нигә каушап калдыгыз? Нигә күңелегезгә шундый шик керә? – диде. –

[39] Кулларыма һәм аякларыма карагыз – Мин бу. Орынып карагыз Миңа; өрәкнең тән-бәдәне һәм сөяге булмый, ә Миндә, күргәнегезчә, бар.

[40] Шул сүзләр белән Ул аларга кул-аякларын күрсәтте.

[41] Тегеләр шатлыктан һәм гаҗәпләнүдән һаман ышанмый торганда, Ул алардан: – Сезнең ашарга берәр нәрсәгез бармы? – дип сорады.

[42] Алар Аңа бер кисәк пешкән балык бирделәр.

[43] Ул, балыкны алып, аларның күз алларында ашады.

[44] Аннан соң Гайсә аларга: – Сезнең янда чакта Мин нәкъ менә шушы турыда сөйләдем: Муса канунында, пәйгамбәрләрнең язмаларында һәм Зәбурда Минем хакта әйтелгәннәрнең барысы да гамәлгә ашырга тиеш, – диде.

[45] Аннары Ул, Изге язманы аңлар өчен аларның зиһеннәрен ачып:

[46] – Изге язмада болай диелгән: Мәсих газап чигәргә, өченче көндә үледән терелергә,

[47] шулай ук тәүбәгә килү һәм гөнаһларның кичерелүе турындагы хәбәр Иерусалимнән башлап барча халыкларга Аның исеменнән вәгазь кылынырга тиеш, – диде. –

[48] Сез шушы хәлләрнең шаһитыдыр.

[49] Мин сезгә Атам вәгъдә иткәнне җибәрермен; сез исә, югарыдан кодрәт алганчы, шәһәрдә калыгыз.

[50] Шуннан Гайсә, шәкертләрен шәһәрдән алып чыгып, Бәйт-Әниягә чаклы алар белән барды һәм, кулларын күтәреп, аларга фатихасын күндерде.

[51] Шул рәвешле фатихасын күндереп торган чакта, Ул алардан ерагая башлады да күккә алынды.

[52] Шәкертләр Аңа сәҗдә кылдылар, аннары, сөенә-сөенә, Иерусалимгә кайттылар.

[53] Аллаһыны данлап, алар һәрчак Аллаһы йортында булдылар.

Лүк бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters