Skip to content
Opens in a new window

[1] Салым җыючыларның барчасы, гөнаһлылар, Гайсәне тыңлар өчен, янына җыелдылар.

[2] Фарисейлар һәм канун белгечләре исә: – Бу Кеше гөнаһлыларны кабул итә һәм алар белән бергә ашый, – дип сукрандылар.

[3] Шуннан Гайсә аларга әлеге гыйбрәтле хикәяне сөйләде:

[4] – Әйтик, берегезнең йөз сарыгы булып, шуларның берсен ул югалтты, ди. Калган туксан тугыз сарыгын болында калдырып, шул югалганын тапканчы эзләмәсме әллә?

[5] Ә инде тапкач, шатланып, аны җилкәсенә салып алып кайтыр.

[6] Өенә кайткач исә, дусларын һәм күршеләрен чакырып: «Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки югалган сарыгымны таптым», – дияр.

[7] Сезгә әйтәм: шул рәвешчә, тәүбәне хаҗәтсенмәгән туксан тугыз тәкъвага караганда гөнаһлы бер кешенең тәүбәгә килүенә күкләрдә күбрәк шатланырлар.

[8] Яки ун көмеш тәңкәсе булып, шуларның берсен югалткан хатынны алыйк: шәм яндырып, идәннәрен себереп, шуны тапканчы җентекләп эзләмәсме әллә ул?! – дип сүзен дәвам итте Гайсә. –

[9] Ә тапкач, үзенең дусларын һәм күршеләрен чакырып, аларга: «Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки мин югалткан акчамны таптым», – дияр.

[10] Сезгә әйтәм: Аллаһы фәрештәләре дә тәүбә иткән бер гөнаһлы өчен шулай шатланалар.

[11] Гайсә сөйләвен дәвам итте: – Бер кешенең ике углы булган.

[12] Шуларның кечерәк дигәне атасына: «Әти, милекнең миңа тиешле өлешен бүлеп бир», – дигән. Атасы үзенең милкен угылларына бүлеп биргән.

[13] Берничә көн үткәч, кече углы, үз өлешен сатып, булган акчаны үзе белән алып, ерак илгә чыгып киткән һәм анда, азгынлыкка бирелеп, байлыгын туздырып бетергән.

[14] Ул шулай бөтен байлыгын туздырып бетергәннән соң, бу илдә бик каты ачлык башланып, егет мохтаҗлыкта калган.

[15] Шуннан ул җирле бер кешегә ялланган, һәм теге аны үзенең басуына дуңгыз көтәргә җибәргән.

[16] Егет шулкадәр ачка интеккән, хәтта дуңгызлар ашый торган азыкка да шат буласы икән, ләкин аңа беркем бернәрсә бирмәгән.

[17] Шуннан ул, акылына килеп: «Атамның ялчылары күп, һәм барысының да туйганчы ашарга ризыгы бар, ә мин монда ачка тилмерәм!

[18] Хәзер үк атам янына кайтыйм да: „Әти, мин Күктәге Аллаһы каршында һәм синең алдыңда гөнаһ кылдым,

[19] инде мин синең углың дип аталырга да лаек түгелмен; ялчыларыңның берсе булырга рөхсәт ит миңа“, – дип әйтим», – дигән дә

[20] атасы янына кайтып киткән. Атасы аны, ерактан ук күреп алып, бик кызганган, каршына йөгереп барып кочаклап үпкән.

[21] Углы исә аңа: «Әти, мин Күктәге Аллаһы каршында һәм синең алдыңда гөнаһ кылдым, инде синең углың дип аталырга лаек түгелмен», – дигән.

[22] Ә атасы үзенең хезмәтчеләренә: «Иң яхшы кием алып килеп, аны киендерегез, бармагына йөзек бирегез, аякларына башмаклар кидерегез.

[23] Аннары симертелгән бозауны алып чыгып чалыгыз. Ашыйк һәм күңел ачыйк!

[24] Минем бу углым үлгән иде, хәзер терелде, югалган иде – табылды», – дигән, һәм алар бәйрәм итә башлаганнар.

[25] Аның өлкән углы исә бу вакытта кырда булган. Өенә кайтып җитәрәк, ул җыр-бию тавышлары ишеткән.

[26] Хезмәтчеләрнең берсен чакырып: «Бу ни хәл?» – дип сораган.

[27] Хезмәтче аңа: «Синең энең кайтты, аның сау-сәламәт әйләнеп кайтуына куанып, атаң симертелгән бозау чалдырды», – дигән.

[28] Өлкән угылның моңа ачуы килгән, һәм ул өйгә керергә теләмәгән. Атасы исә, чыгып, аңардан өйгә керүен үтенгән.

[29] Әмма атасына җавап итеп, ул: «Менә мин сиңа күпме еллар хезмәт итәм һәм кушканыңны һич үтәми калганым юк, шуңа да карамастан, дусларым белән күңел ачу өчен, синең миңа беркайчан кәҗә бәтие дә биргәнең булмады.

[30] Ә инде милкеңне фахишәләр белән туздырып бетергән бу углың кайткач, аның өчен симертелгән бозау чалдыргансың!» – дигән.

[31] Атасы исә аңа: «Углым, син һәрвакыт минем белән булдың, минем бөтен нәрсәм – синеке.

[32] Шатланырга, күңел ачарга безнең сәбәп бар, чөнки синең энең үлгән иде, ә хәзер терелде, югалган иде – табылды», – дип әйткән.

Лүк бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters