[1] Үзенең унике шәкертен чакырып китереп, Гайсә аларга, кешеләрдән җеннәрне куып чыгарыр һәм авырулардан савыктырыр өчен, көч вә кодрәт бирде.
[2] Шуннан Ул аларны, Аллаһы Патшалыгы хакында сөйләр һәм авыру кешеләрне савыктырыр өчен, юлга озатып: – Юлга бернәрсә дә: юл таягы да, биштәр дә, акча да, алмаш күлмәк тә алмагыз, – диде. –
[4] Кайсы йортка керсәгез, әлеге шәһәрдән киткәнче шул йортта калыгыз.
[5] Әгәр кайда да булса сезне кабул итмәсәләр, ул шәһәрдән киткәндә, аларга каршы шаһитлык билгесе итеп, аягыгыздан тузанны кагып төшерегез.
[6] Шәкертләр юлга чыктылар һәм, авылдан-авылга йөреп, барган һәр җирдә Яхшы хәбәр турында сөйләделәр, авыруларны савыктырдылар.
[7] Идарәче Һируд боларның барысы турында ишетеп аптырашка калды. Чөнки Гайсә турында берәүләр: «Бу – Яхъя, ул үледән терелеп торган»,
[8] икенчеләр: «Җиргә Ильяс килгән», башкалар исә: «Борынгы пәйгамбәрләрнең берсе үледән терелгән», – дип әйтә иде.
[9] Ә Һируд: – Яхъяның башын мин үзем кистердем, ә Монысы кем соң: миңа Аның турында шундый нәрсәләр ишеттерәләр! – диде. Һирудның бик тә Аны күрәсе килде.
[10] Әйләнеп кайткач, башкарган эшләре турында рәсүлләр Гайсәгә сөйләп бирделәр. Шәкертләре белән ялгызы гына калыр өчен, Ул аларны Бәйт-Сайда дигән шәһәргә алып китте.
[11] Ләкин Гайсәнең кая киткәнен белеп, халык Аның артыннан иярде. Гайсә аларны теләп кабул итте, аларга Аллаһы Патшалыгы турында сөйләде һәм дәвалауга мохтаҗларны терелтте.
[12] Көн кичкә авыша башлады. Унике шәкерт, Гайсә янына килеп: – Зинһар, халыкны тарат, якын-тирәдәге авыл-салаларга барып, үзләренә кунар урын эзләсеннәр. Кешесез урын бит бу, – диде.
[13] Ә Гайсә: – Үзегез ашатыгыз аларны, – дип җавап кайтарды. – Безнең биш икмәк белән ике балыктан башка һичнәрсәбез юк. Биредәге кешеләрнең һәммәсенә ризыкны без сатып алыйкмы? – диде шәкертләр.
[14] Ә анда биш мең чамасы кеше бар иде. Шәкертләренә Гайсә: – Халыкны төркемнәргә бүлеп, якынча иллешәр кеше итеп утыртыгыз, – диде.
[15] Шәкертләр шулай эшләделәр, барысын да утырттылар.
[16] Шуннан Гайсә биш икмәкне һәм ике балыкны алды да күккә карап шөкрана кылды һәм, ризыкларны сындыргалап халыкка өләшер өчен, шәкертләренә бирде.
[17] Барысы да туйганчы ашаганнан соң, әле тагын унике кәрзин сынык-санак җыелды.
[18] Бервакыт Гайсә ялгызы гына дога кылганда, шәкертләре Аның янында иделәр, һәм Ул аларга: – Халык Мине кем дип белә? – дигән сорау бирде.
[19] Алар Аңа: – Берәүләр Сине – Чумдыручы Яхъя, икенчеләр – Ильяс, кайберәүләр исә үледән терелгән борынгы пәйгамбәрләрнең берсе дип исәпли, – диделәр.
[20] Аннары Гайсә алардан: – Ә сез, сез Мине кем дип беләсез? – дип сорады. Петер Аңа: – Син – Аллаһының Мәсихе, – дип җавап бирде.
[21] Гайсә исә, бу хакта һичкемгә әйтмәгез, дип шәкертләрен катгый кисәтеп куйды.
[22] Ул: – Адәм Углына күп газаплар чигәргә туры килер, өлкәннәр, баш руханилар һәм канун белгечләре Аны читкә тибәрерләр. Аны үтерерләр, әмма өч көннән Ул терелеп торыр, – диде.
[23] Аннары Гайсә аларның барысына да болай диде: – Минем арттан барырга теләгән кеше үзеннән баш тартсын да, хачын күтәреп, көн дә Миңа ияреп йөрсен.
[24] Чөнки җанын саклап калырга теләгән кеше аны югалтыр, ә җанын Минем хакка югалткан кеше аны саклап калыр.
[25] Үзен югалта яки харап итә икән, бөтен дөньяны яулаудан кешегә ни файда?
[26] Кем Миннән һәм сүзләремнән гарьләнә икән, Үзенең балкып торган шөһрәте яктысында, Атаның һәм изге фәрештәләрнең даны белән килгән вакытта, Адәм Углы да ул кешедән гарьләнер.
[27] Хак сүз әйтәм сезгә: шушында басып торучыларның кайберләре Аллаһы Патшалыгын күрмичә дөнья куймаячак.
[28] Шушы сүзләрне сөйләгәннән соң сигез көн чамасы үткәч, Петерне, Яхъяны һәм Ягъкубны Үзе белән алып, Гайсә дога кылырга дип тауга күтәрелде.
[29] Дога кылган чакта, Аның йөзе кинәт үзгәреп китте, киеме ялтырап торган ак төскә керде.
[30] Шулвакыт ике кеше, балкып торган шөһрәттә пәйда булып, Аның белән сөйләшә башлады. Алар – Муса белән Ильяс – Гайсәнең дөньядан китүе һәм Аның бу эшне Иерусалимдә гамәлгә ашырырга тиешлеге хакында сөйләштеләр.
[32] Петерне һәм аның белән килгән шәкертләрне йокы баскан иде. Алар, уянып китеп, Гайсәнең балкып торган шөһрәтен һәм Аның янындагы ике кешене күрделәр.
[33] Әлеге кешеләр Гайсә яныннан киткән вакытта, Петер Гайсәгә: – Остаз! Безнең монда булуыбыз ничек яхшы! Әйдәгез, өч чатыр корыйк, берсен Сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска, – диде. Ул нәрсә әйткәнен үзе дә белми иде.
[34] Петер шулай дип сөйләп торган арада, бер болыт, пәйда булып, аларны каплап алды. Болыт эчендә калгач, шәкертләр бик курыктылар.
[35] Шулвакыт болыт эченнән: – Бу – Минем Углым, Мин Аны Үзем сайлап алдым. Аны тыңлагыз! – дигән өн килеп иреште.
[36] Тавыш тынуга, шәкертләр Гайсәнең ялгызын гына күрделәр. Күргәннәре хакында алар ул көннәрдә беркемгә бернәрсә сөйләмәделәр.
[37] Икенче көнне таудан төшүгә, Гайсәне бик күп халык каршылады.
[38] Шунда халык арасыннан берәү: – Остаз! Ялварып сорыйм Синнән, минем углымны килеп кара, зинһар. Ул – минем бердәнбер балам, – дип кычкырды. –
[39] Явыз рух аңа һөҗүм итә: бала кинәт кычкыра башлый, аның тәне тартыша, авызыннан күбек килә. Явыз рух аны тәмам интектереп бетермичә китми!
[40] Шәкертләреңнән аны куып чыгарырга үтенгән идем дә, булдыра алмадылар.
[41] – Әй имансыз һәм бозык буын! Миңа сезнең белән күпме булырга, сезгә күпме түзеп торырга? – диде Гайсә. – Углыңны алып кил!
[42] Малай Аңа таба юнәлүгә, җен аны җиргә егып салды, һәм малай тартыша башлады. Әмма Гайсә явыз рухны тыйды һәм, баланы савыктырып, атасы кулына тапшырды.
[43] Аллаһының бөеклеген күреп, барысы таң калды. Халык Гайсә кылган эшләргә гаҗәпләнеп торган арада, шәкертләренә Ул:
[44] – Әлеге сүзләрне хәтерегезгә салып куегыз: Адәм Углын кешеләр кулына тотып бирәчәкләр, – диде.
[45] Ләкин шәкертләре Аны аңламадылар. Бу сүзләрнең мәгънәсе аларга яшерен иде, шуңа күрә төшенмәделәр. Ә Гайсәдән сорарга курыктылар.
[46] Шәкертләр, безнең арада кем бөегрәк, дип бәхәсләшә башладылар.
[47] Гайсә, аларның уйларын белеп, бер баланы күтәреп алды да Үз янына бастырды һәм:
[48] – Шушы баланы Минем хакка күңеле белән кабул иткән кеше Мине кабул итә дигән сүз, – диде Ул шәкертләренә. – Ә Мине кабул иткән кеше, димәк, Мине җибәргән Затны кабул итә. Арагызда иң кечкенәсе – чын мәгънәсендә бөек кеше.
[49] Шунда Яхъя: – Остаз! Бер кешенең, Синең исемне әйтеп, җеннәрне куып чыгаруын күрдек; безнең белән йөрмәгәнгә, без аны бу эшеннән тыйдык.
[50] Гайсә аңа: – Тыймагыз аны. Сезгә каршы булмаган кеше – сезнең яклы, – диде.
[51] Күкләргә алыныр вакыты якынлашкач, Гайсә Иерусалимгә барырга җыенып юлга чыкты.
[52] Ул Үзе алдыннан хәбәрчеләрен җибәрде. Алар, Гайсә килүгә бар нәрсәне әзерләп кую өчен, Самарея җирендәге бер авылга керделәр.
[53] Әмма Гайсә Иерусалимгә юл тотканга күрә, анда Аны кабул итмәделәр.
[54] Гайсәнең шәкертләре Ягъкуб белән Яхъя, моны күреп: – Хакимебез! Күктән ут төшеп аларны юкка чыгарсын, дип боеруыбызны телисеңме? – диделәр.
[55] Ләкин Гайсә, шәкертләренә таба борылып, аларны бу эштән тыйды.
[56] Шуннан алар икенче авылга киттеләр.
[57] Юлда барганда, кемдер Гайсәгә: – Син кая гына барсаң да, мин Синең артыңнан барырмын, – дип әйтте.
[58] Гайсә аңа: – Төлкеләрнең – өннәре, кошларның оялары бар, ә Адәм Углының баш төртер урыны юк, – дип җавап бирде.
[59] Икенче берәүгә Гайсә: – Миңа ияр! – диде. Теге кеше исә: – Әфәндем! Өемә кайтып, әүвәл атамны күмеп килергә рөхсәт ит, – диде.
[60] Ләкин Гайсә аңа: – Үлеләрне үле булганнар үзләре күмсен, – диде. – Ә син бар һәм Аллаһы Патшалыгы турындагы Хәбәрне тарат.
[61] Тагын берсе: – Мин Сиңа ияреп китәм, Әфәндем! Тик башта өемдәгеләр белән саубуллашып килергә рөхсәт ит, – диде.
[62] Гайсә исә аңа: – Сукалый башлагач, артына борылып караган кеше Аллаһы Патшалыгы өчен яраклы түгел, – диде.