[1] Шул арада меңләгән кеше җыелып бер-берсен кысрыклый башлады. Иң әүвәл Гайсә үзенең шәкертләренә төбәп сөйләде: – Фарисейлар ачыткысыннан, ягъни икейөзлелектән сакланыгыз!
[2] Ачылмый калачак яшерен нәрсә һәм беленми калачак һичбер сер юк.
[3] Шуңа күрә караңгыда сөйләгән сүзегез көн яктысында ишетелер, һәм эчке бүлмәдә колакка пышылдап әйткәнегез өй түбәсеннән яңгырар.
[4] Сез дусларыма шуны әйтәмен: тәнне үтерүчеләрдән курыкмагыз – шуннан артыгын алар эшли алмый.
[5] Кемнән куркырга кирәклеген әйтәм Мин хәзер: үтергәннән соң кешене җәһәннәмгә ташларга кодрәте булган Аллаһыдан куркыгыз; әйе, сезгә әйтәм, менә Аңардан куркыгыз!
[6] Биш чыпчык бары тик ике бакыр тәңкәгә сатыла түгелме? Әмма алай да Аллаһы аларның берсен-бер онытмый.
[7] Ә сезнең исә башыгыздагы һәр чәч бөртеге дә санаулы. Курыкмагыз, сез өер-өер чыпчыклардан күпкә кадерлерәк.
[8] Әйтәм бит: кешеләр алдында Мине икърар итүчене Адәм Углы да Аллаһы фәрештәләре алдында икърар итәчәк.
[9] Кешеләр алдында Миннән ваз кичкән адәмнән Мин дә Аллаһы фәрештәләре алдында ваз кичәрмен.
[10] Адәм Углына каршы сүз әйтүче һәркем кичерелер; ә Изге Рухка карата көфер сүз әйтүче кичерелмәс.
[11] Сезне гыйбадәтханәләргә, башлыклар һәм хакимият кешеләре алдына китергән вакытта, үзебезне ничек якларбыз яки нәрсә сөйләрбез, дип хафаланмагыз:
[12] сезгә нәрсә әйтәсен Изге Рух шул сәгатьтә киңәш итәр.
[13] Халык арасыннан берәү Гайсәгә: – Остаз! Абыема әйтче, атабыз калдырган мирасны минем белән бүлешсен иде, – диде.
[14] Гайсә исә аңа: – Дустым, сезгә хөкем чыгарырга яки малыгызны бүләргә Мине кем билгеләде? – дип җавап бирде.
[15] Шуннан соң һәммәсенә мөрәҗәгать итеп: – Карагыз аны, һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз, чөнки кешенең гомере мал-мөлкәтенең күплегенә бәйләнмәгән, – диде.
[16] Аннары аларга шушы гыйбрәтле хикәяне сөйләде: – Бер байның ашлыгы бик уңган.
[17] Әлеге бай кеше күңеленнән болай дип уйлый икән: «Инде миңа нәрсә эшләргә? Ашлыгымны салыр урыным юк».
[18] Шуннан ул мондый карарга килгән: «Менә нәрсә эшлим: амбарларымны сүтим дә зуррак амбарлар салыйм һәм бөтен ашлыгымны, бар малымны шунда җыйыйм.
[19] Әнә шуннан соң үземә: „Синең күп елларга җитәрлек малың бар; ял ит, аша, эч, тормышның рәхәтен күр“, – диярмен».
[20] Әмма Аллаһы аңа әйткән: «Әй син, акылсыз! Шушы төндә җаның синнән алыныр. Җыйган малың кемгә калыр?»
[21] Үзе өчен хәзинә туплаган, әмма Аллаһы каршында бай булмаган һәркем белән менә шулай булыр.
[22] Гайсә Үзенең шәкертләренә әйтте: – Әнә шуның өчен Мин сезгә: «Җан асрар өчен, нәрсә белән тукланыйм, тәнемне каплар өчен, нәрсә киим дип борчылмагыз», – дим.
[23] Җан – ризыктан, тән киемнән мөһимрәк бит.
[24] Козгыннарга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да; аларның келәтләре дә, амбарлары да юк; шулай да Аллаһы аларны туендыра. Ә сез кошларга караганда күпкә кадерлерәк бит.
[25] Сезнең кайсыгыз, кайгырганга карап, үз гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала?
[26] Шулай булгач, әнә шундый кечкенә нәрсәне дә эшли алмыйсыз икән, нигә башкасы өчен кайгырырга?
[27] Кыр чәчәкләренә карагыз, әнә ничек үсәләр: эшләмиләр дә, эрләмиләр дә; ләкин, сезгә әйтәм: хәтта Сөләйман патша да никадәр мәһабәт булмасын, аларның берсе кадәр дә киенә алмаган.
[28] Бүген кырда үсеп утырган, ә иртәгә учакка ташланасы үләнне Аллаһы шулай киендерә икән, сезне, сай иманлылар, киендерәчәге шөбһәсездер.
[29] «Ни ашарбыз, ни эчәрбез» дип кайгырмагыз һәм хафаланмагыз.
[30] Дөньяда халыкларның төп кайгысы шулдыр; ә Атагыз шушы нәрсәләргә мохтаҗ булуыгызны белә.
[31] Сез, киресенчә, Аллаһы Патшалыгын эзләгез, һәм калганы сезгә насыйп ителер.
[32] Әй кечкенә көтү, курыкма! Атагыз Патшалыкны сезгә тапшыруны хуш күрде.
[33] Милкегезне сатыгыз да ярлыларга сәдака өләшегез. Тузмый торган янчыклар әзерләгез үзегезгә, күктә һич тә кимеми торган хәзинә туплагыз, анда карак та тия алмас, көя дә төшмәс.
[34] Хәзинәгез кайда булса, күңелегез дә шунда булыр.
[35] Хуҗасының туйдан кайтуын көтеп, ул шакуга ишекне ачарга әзер торган хезмәтчеләр кебек, һәрвакыт әзер булыгыз, билегездәге пута – буылган, яктырткычларыгызга ут алынган булсын.
[37] Хуҗалары, әйләнеп кайтып, хезмәтчеләрен уяу хәлдә күрсә, шул хезмәтчеләр бәхетле. Хак сүз әйтәм сезгә: хуҗа үзенең билен бәйләр дә, аларны өстәл янына утыртып, үзе хезмәт күрсәтеп йөрер.
[38] Әгәр ул, төн уртасында яки тагын да соңрак кайтып, хезмәтчеләрен уяу хәлдә күрсә, менә шул хезмәтчеләр сәгадәтле!
[39] Әмма шуны аңлагыз: йорт хуҗасы каракның кайчан киләсен белсә, аңа үз йортына керергә ирек бирмәгән булыр иде.
[40] Сез дә әзер булып торыгыз: Адәм Углы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк.
[41] Шулчак Петер Гайсәдән: – Хакимем! Бу гыйбрәтле сүзләрне безнең өчен генә сөйлисеңме, әллә бар кешегәме? – дип сорады.
[42] Хаким Гайсә исә болай дип җавап кайтарды: – Хезмәтчеләргә тиешле ризыкны үз вакытында өләшү өчен, хуҗа тарафыннан башлык итеп куелган ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була?
[43] Хуҗасы, әйләнеп кайтып, аның шулай эшләвен күрсә, менә шул хезмәтче сәгадәтле.
[44] Хак сүз әйтәм сезгә: хуҗасы аны бөтен милкенә башлык итеп куяр.
[45] Ә инде шул хезмәтче: «Хуҗам тиз кайтмас әле», – дип уйлап, хезмәтче ирләрне, хатыннарны кыйнаса, ашап-эчә һәм исерә калса,
[46] хуҗасы ул көтмәгән көндә, ул уйламаган сәгатьтә кайтып керер дә аны җәзага тартыр һәм имансызлар белән бер язмышка дучар итәр.
[47] Хуҗасының теләген белеп тә, әзер булып тормаган һәм аның ихтыярынча эшләмәгән хезмәтче бик каты кыйналыр.
[48] Ә инде хуҗасының теләген белмичә җәзага лаек эш кылган адәм азрак кыйналыр. Кемгә күп бирелгән булса, аңардан күп таләп ителер; һәм кемгә күп ышанып тапшырылган булса, аңардан күбрәк соралыр.
[49] Мин җиргә ут алып килдем һәм ул утның инде янып китүен телим!
[50] Әмма Мин авыр сынаулар үтәргә тиешмен; һәм шул сынауларның бетүен интегеп көтәм!
[51] Сез Мине җиргә тынычлык китерер өчен килде дип уйлыйсызмы? Юк, Мин аерыр өчен килдем.
[52] Моннан ары бер өйдә яшәгән биш кеше бер-берсенә каршы булыр, өчесе – икесенә, ә икесе өчесенә каршы чыгар.
[53] Ата – углына, углы – атасына каршы; ана – кызына, кызы – анасына каршы; кайнана – килененә, килене кайнанасына каршы булыр.
[54] Гайсә янә халыкка мөрәҗәгать итте: – Көнбатышта болыт күтәрелгәнен күрүгә, сез, яңгыр явар, дисез; һәм шулай була да.
[55] Көньяктан җил иссә, эссе булыр, дисез; һәм шулай була да.
[56] Икейөзлеләр! Җир һәм күк йөзен күзәтеп, сез һава торышын әйтә аласыз, әмма ничек соң сез нинди заман җиткәнне аңлата алмыйсыз?
[57] Ни өчен сез нәрсәнең дөрес икәнлеген үзегез хәл итмисез?
[58] Дәгъвачың сине хөкемче янына алып барганда, аның белән юлда ук килешергә тырыш, юкса ул сине хөкемче каршына ирексезләп алып барыр, ә хөкемче сине җәзалаучыга тапшырыр, җәзалаучы исә зинданга ябар.
[59] Әйтәм бит: бурычыңны актык тиененә кадәр биреп бетермичә, аннан чыга алмассың.