[1] Арабызда булып үткән вакыйгалар турында күпләр язарга алынды. Алар әлеге вакыйгаларны баштан ук үз күзләре белән күргән кешеләрнең, Аллаһы Сүзен вәгазьләүчеләрнең шаһитлыкларына таянып хикәяләде.
[3] Шулай итеп, мин дә, мөхтәрәм Тәүфил, үзеңә бирелгән белемнәрнең дөреслегенә инануыңны теләп, барысын да баштан ук җентекләп тикшергәннән соң, шушыларның һәммәсе турында сиңа эзлекле рәвештә язарга дигән фикергә килдем.
[5] Яһүдиядә Һируд патша идарә иткән заманда, Абия нәселеннән булган руханилар төркемендә Зәкәрия атлы бер рухани яши иде. Аның хатыны Элисабет тә руханилар нәселеннән булып,
[6] алар икесе дә Раббы әмерләрен һәм Ул кушканнарны төгәл үтәүче тәкъвалардан иде.
[7] Инде олы яшькә җиткән бу икәүнең, Элисабет балага уза алмаганлыктан, балалары юк иде.
[8] Зәкәрия төркеме үз нәүбәтендә Аллаһы хозурында рухани хезмәте башкарган бер көнне,
[9] руханиларда кабул ителгәнчә жирәбә салып, Раббы йортында хуш исле сумала-майлар төтәсләү Зәкәриягә чыкты.
[10] Аллаһы йортында хуш исле сумала-майлар көйрәткәндә, бар халык тышкы якта дога кылып торды.
[11] Шулвакыт Зәкәрия алдында, хуш исле сумала-майлар көйрәтә торган мәзбәхтән уң якта, Раббы фәрештәсе пәйда булды.
[12] Фәрештәне күргәч, Зәкәрия бик нык курыкты.
[13] Фәрештә исә аңа: – Курыкма, Зәкәрия, синең догаң килеп иреште, – диде. – Хатының Элисабет сиңа ир бала тудырачак, син аңа Яхъя дип исем кушарсың.
[14] Ул сиңа сөенеч һәм шатлык китерер, аның тууына күпләр куаныр,
[15] чөнки Раббы каршында ул бөек булыр, шәраб һәм исерткеч эчемлекләр эчмәс, анасының карынында вакытта ук Изге Рух белән сугарылыр.
[16] Исраил балаларының күбесен ул Раббыга, аларның үз Алласына кире кайтарыр.
[17] Ильясныкы кебек рухка һәм кодрәткә ия булып, Раббы алдыннан барыр, аталарны һәм балаларны татулаштырыр, Аллаһыга буйсынмасларны тәкъвалар юлына борыр һәм Раббының килүенә халыкны әзерләр.
[18] Зәкәрия фәрештәдән: – Моның шулай буласын мин ничек белермен? – дип сорады. – Мин инде карт, хатыным да олы яшьтә.
[19] – Мин – Аллаһыга хезмәт итүче Җәбраилмен, – диде аңа фәрештә, – һәм мине Ул шушы куанычлы хәбәрне сиңа җиткерү өчен җибәрде.
[20] Вакыты җиткәч, мин әйткәннәр чынга ашар. Ә хәзер, минем сүзләремә ышанмаган өчен, әйткәннәрем тормышка ашканчы, телсез булырсың һәм сөйләшә алмассың.
[21] Халык, Аллаһы йортында Зәкәриянең тоткарлануына аптырап, аны көтә бирде.
[22] Зәкәрия исә, Аллаһы йортыннан чыккач, сөйләшә алмады, һәм кешеләр аңа илаһи күренеш ирешкәнен аңладылар. Ул алар белән ишарәләр ярдәмендә аңлашты һәм телсез килеш кала бирде.
[23] Хезмәт башкару көннәре тәмамлангач, ул өенә кайтты.
[24] Күпмедер вакыттан соң хатыны Элисабет балага узды һәм биш ай буена кеше арасына чыкмады.
[25] – Минем хакка моны Раббы эшләде, Ул, миңа игътибар биреп, ил алдында йөз каралыгыннан коткарды, – диде ул.
[26] Элисабет балага узып, алтынчы ай киткәч, Аллаһы Җәбраил фәрештәне Гәлиләя өлкәсендәге Насара шәһәренә, Мәрьям исемле гыйффәтле кыз янына җибәрде. Әлеге Мәрьям Давыт нәселеннән булган Йосыф атлы кешегә ярәшелгән иде.
[28] Мәрьям янына килеп, фәрештә: – Иминлек сиңа! Аллаһының мәрхәмәтен кабул итүче син. Раббы синең белән! – диде.
[29] Мәрьям исә бу сүзләрнең мәгънәсен аңларга тырышып кыенсынып калды.
[30] Фәрештә аңа: – Курыкма, Мәрьям! Аллаһы сиңа мәрхәмәт кылды.
[31] Син буйга узарсың һәм Ир Бала табарсың, Аңа Гайсә дип исем кушарсың.
[32] Ул бөек булыр, Аны Хак Тәгаләнең Углы дип йөртерләр. Раббы Алла Аңа борынгы бабасы Давытның тәхетен бирер,
[33] Ул Ягъкуб халкы өстеннән мәңге патшалык итәр, һәм патшалыгының ахыры булмас, – диде.
[34] Мәрьям исә фәрештәдән: – Ничек шулай була алыр икән? – дип сорады. – Мин бит әле кияүдә түгелмен!
[35] – Изге Рух иңеп, сине Аллаһы Тәгаләнең кодрәте каплап алачак, шуңа күрә синнән туачак Бала изге булыр һәм Аллаһы Углы дип аталыр, – дип җавап бирде фәрештә. –
[36] Менә, кардәшең Элисабет тә картайган көнендә балага узды, ул ир бала көтә. Кешеләр аның турында, авырга уза алмый, дип әйтәләр иде, ә ул инде алтынчы аен авырлы,
[37] чөнки Аллаһы булдыра алмаган эш юк.
[38] Шуннан Мәрьям: – Мин – Раббы бәндәсемен, син ничек әйтсәң, шулай булсын, – диде. Һәм фәрештә аның яныннан китеп барды.
[39] Озак та үтмәстән Мәрьям ашыгып кына таулы Яһүдиядә урнашкан шәһәргә, Элисабетләргә китеп барды.
[40] Килеп җитеп, Зәкәриянең өенә керде һәм Элисабет белән исәнләште.
[41] Мәрьямнең сәламләвен ишетүгә, Элисабет карынындагы бала хәрәкәтләнеп куйды, һәм Элисабет Изге Рух белән сугарылды.
[42] Ул күтәренке тавыш белән: – Хатыннар арасында син иң мөбарәге! Карыныңдагы балаң да мөбарәктер! – диде. –
[43] Ни өчен мин шундый илтифатка лаек булдым икән, минем янга Хакимемнең анасы килгән!
[44] Синең сәламеңне ишетүгә, карынымдагы балам шатлыгыннан талпынып куйды.
[45] Раббы тарафыннан үзенә әйтелгән сүзләрнең тормышка ашасына ышанган хатын бәхетледер!
[46] «Күңелем Раббыны данлый,
[47] Рухым Аллаһыны, Коткаручымны уйлап шатлана,
[48] чөнки Ул Үзенең күндәм колына игътибар итте. Моннан соң барлык буыннар мине бәхетле дип атарлар,
[49] чөнки Кодрәт Иясе минем өчен бөек эшләр кылды! Аның исеме мөкатдәс!
[50] Үзеннән куркучыларга Ул буыннан-буынга шәфкать күрсәтә.
[51] Үз кулы белән Ул куәтле эшләр кылды: күңелендә тәкәббер уй йөрткәннәрне куып таратты.
[52] Түрәләрне тәхетләреннән төшерде, ә түбәндәгеләрне күтәрде.
[53] Нигъмәтләре белән ачларның тамагын туйдырды, ә байларны буш кул белән җибәрде.
[54] Аталарыбызга биргән вәгъдәсе буенча, хезмәтчесе Исраилгә ярдәм итте, халкын исендә тотып, Ибраһимга һәм аның нәселенә мәңгегә шәфкать күрсәтте», – диде Мәрьям.
[56] Мәрьям, өч айга якын Элисабет янында кунак булганнан соң, үз өенә кайтты.
[57] Элисабетнең бала табар вакыты җитте, һәм ул ир бала тудырды.
[58] Күршеләре һәм кардәшләре, Раббының Элисабеткә зур шәфкать күрсәтүен ишетеп, аның белән бергә куандылар.
[59] Сигезенче көнне баланы сөннәткә утыртырга килделәр һәм аны атасы исеме белән Зәкәрия дип атарга теләделәр.
[60] Ләкин баланың анасы, каршы килеп: – Юк, аның исеме Яхъя булырга тиеш, – диде.
[61] – Синең кардәшләрең арасында андый исемне йөртүче юк бит, – диделәр аңа, –
[62] һәм ишарәләр ярдәмендә баланың атасыннан нинди исем кушарга теләвен сорадылар.
[63] Зәкәрия, язар өчен, такта сорап алып: «Аның исеме Яхъя», – дип язды. Барысы да хәйран калдылар.
[64] Шул мизгелдә аның теле ачылды, һәм ул, Аллаһыны данлап сөйли башлады.
[65] Зәкәрия белән Элисабетнең күрше-тирәсендә яшәүчеләр барысы куркуга калды; таулы Яһүдиянең барлык төбәкләрендә шушы вакыйгалар турында гына сөйләделәр.
[66] Шушы турыда ишеткән һәркем, уйга калып, күңеленнән: «Бу бала кем булыр икән?» – дип баш ватты. Чөнки, дөрестән дә, Раббының кодрәте аның белән булды.
[67] Баланың атасы Зәкәрия, Изге Рух белән сугарылып, телгә килде һәм пәйгамбәрлек кылды:
[68] «Раббыны, Исраилнең Алласын, данлыйк, чөнки Ул ярдәмгә килде һәм Үз халкын азат итте,
[69] Үзенең колы Давыт нәселеннән куәтле Коткаручыны җибәрде,
[70] бу турыда Ул күп еллар элек Үзенең изге пәйгамбәрләре аша әйткән иде.
[71] Коткаручы безне дошманнардан һәм безне нәфрәт итүчеләрдән йолып алырга дип килде.
[72] Дошманнарыбыз кулыннан котылгач, гомеребезнең барлык көннәрендә бернәрсәдән курыкмыйча, Аллаһы алдында изге һәм тәкъва булып, Аңа хезмәт итә алсын өчен, Аллаһы шул рәвешле ата-бабаларыбызга шәфкать күрсәтте, Үзе төзегән изге килешүне – атабыз Ибраһимга биргән антын – исендә тотты.
[76] Һәм син, сабый, Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәре дип аталырсың, чөнки, Раббыга юлны әзерләп, Аның алдыннан барырсың,
[77] Аның халкына, гөнаһларыгыз кичерелгәч, сезне котылу көтә, дип белдерерсең.
[78] Аллабызның шәфкате ташып тора, һәм шуңа күрә безгә югарыдан таң кояшы иңәчәк;
[79] караңгыда һәм үлем күләгәсендә утырганнарга яктылык бирү өчен, аякларыбызны тынычлык юлына юнәлтү өчен киләчәк Ул».
[80] Ә бала үсә һәм рухи яктан ныгый бирде. Ул, Исраил халкына күренер вакыт җиткәнче, чүл якларында гомер сөрде.