[1] Көннәрдән беркөнне Аллаһы йортында, Яхшы хәбәрне бәян итеп, халыкка гыйлем биргән вакытта, Гайсә янына өлкәннәр белән бергә баш руханилар вә канун белгечләре килделәр һәм:
[2] – Әйт әле безгә, бу эшләрне кылырга Сиңа кем хокук бирде, андый вәкаләт Синдә кемнән? – дип сорадылар.
[3] Аларга җавап итеп, Ул: – Мин дә сезгә бер сорау бирәм, әйтегез әле:
[4] Суга чумдыру хокукы Яхъяга күктән бирелгәнме әллә кешеләрдәнме? – дип сорады.
[5] Тегеләр: – «Күктән», – дип әйтсәк, Ул: «Ә ни өчен Яхъяга ышанмадыгыз?» – дияр.
[6] Ә инде: «Кешеләрдән», – дип әйтсәк, халык безне таш атып үтерер, чөнки алар Яхъяның пәйгамбәр булуына ышана, – дип үзара фикерләштеләр дә, –
[7] кайдан икәнен белмибез, – дип җавап бирделәр.
[8] Гайсә аларга: – Алай булгач, Мин дә сезгә боларны эшләргә кем хокук биргәнне әйтмим, – диде.
[9] Шуннан соң Ул халыкка менә шушы гыйбрәтле хикәяне сөйләде: – Бер кеше йөзем бакчасы утырткан һәм аны йөзем үстерүчеләргә куллану өчен биреп, озак елларга чит якларга китеп барган.
[10] Уңыш җыяр вакыт җиткәч, ул, үзенә тиешле өлешне бирсеннәр дип, хезмәтчесен йөзем үстерүчеләр янына озаткан; ләкин йөзем үстерүчеләр аны, кыйнап, буш кул белән кайтарып җибәргәннәр.
[11] Аннары ул икенче хезмәтчесен юллаган; ләкин аны да, кыйнап һәм мыскыл итеп, бернәрсәсез кайтарып җибәргәннәр.
[12] Ул өченче хезмәтчесен юллаган; ләкин аны да яралап куып чыгарганнар.
[13] Шуннан йөзем бакчасының хуҗасы болай дип уйлаган: «Инде нәрсә эшләргә? Сөекле углымны җибәрим әле, бәлки аңа хөрмәт күрсәтерләр».
[14] Әмма йөзем үстерүчеләр, аны күргәч, үзара: «Варис бит бу! Әйдәгез, үтерик аны, һәм аңа каласы мирас милке безнеке булыр», – дип киңәшләшкәннәр дә
[15] бакчадан чыгарып атып үтергәннәр. Инде йөзем бакчасының хуҗасы алар белән ни эшләр?
[16] Ул, әйләнеп кайтып, йөзем үстерүчеләрне үтерер дә йөзем бакчасын башкаларга бирер. Моны тыңлаучылар исә: – Алай була күрмәсен! – диештеләр.
[17] Әмма Гайсә, аларның күзенә туры карап: – Изге язмада: «Төзүчеләр яраксыз дип тапкан таш иң мөһим почмак ташына әйләнде», – дип язылганнар алайса нәрсә аңлата соң? – дип сорады. –
[18] Бу ташка абынган һәркем чәлпәрәмә киләчәк; таш кемнең дә булса өстенә төшсә, сытачак.
[19] Баш руханилар һәм канун белгечләре, әлеге гыйбрәтле хикәянең үзләре турында икәнен аңлап, Аны шундук кулга алырга теләделәр, әмма халыктан куркып туктап калдылар.
[20] Шуннан алар, Гайсә артыннан күзәтә башлап, янына үз адәмнәрен җибәрделәр. Гайсәне идарәче кулына, аның хөкеменә тотып бирү өчен, үзләрен ихлас күңелле итеп күрсәткән булып, Аңардан бәйләнерлек берәр сүз әйттерергә тырыштылар.
[21] – Остаз! – диде алар. – Без сүзләреңнең һәм Син биргән гыйлемнең хаклыгын, кешене кешедән аермавыңны, хакыйкать кушканча Аллаһы юлына өйрәтүеңне беләбез.
[22] Әйт әле безгә шуны: кайсарга салым түләргә рөхсәт ителәме безгә әллә юкмы?
[23] Гайсә, аларның мәкерле ниятләрен сизеп:
[24] – Миңа бер динарлык тәңкә күрсәтегез әле. Монда кемнең сурәте төшерелгән, кемнең исеме сугылган? – диде. – Кайсарныкы, – дип җавап бирде тегеләр.
[25] – Шулай булгач, кайсарныкын – кайсарга, Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез, – диде Гайсә.
[26] Гайсәнең халык алдында сөйләгән сүзләрендә алар бәйләнерлек бернәрсә дә таба алмадылар һәм, Аның җавабына хәйран калып, тынып калдылар.
[27] Аннары Гайсә янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлардан берничәсе килеп, Аңа болай диде:
[28] – Остаз! Канунда Муса безгә: «Әгәр берәүнең ир туганы үлеп китеп, хатыны баласыз калса, шул кеше әлеге тол хатынны үзенә алсын, бертуган кардәшенең нәселен дәвам иттерсен», – дип язган.
[29] Шуннан килеп, бертуган җиде ир кардәш бар иде. Шуларның беренчесе, хатын алып, балалары булмыйча үлеп киткән.
[30] Ул хатынга икенчесе дә,
[31] өченчесе дә, шул рәвешле, җидесе дә өйләнгәннәр, әмма барысы да бала калдырмыйча үлеп киткәннәр.
[32] Ахырда хатын да дөнья куйган.
[33] Шулай булгач, үлеләр терелгән вакытта, ул кайсысының хатыны булачак соң? Җидесе дә аның ире булган бит!
[34] Гайсә аларга болай дип җавап бирде: – Бу дөнья кешеләре өйләнәләр дә, кияүгә дә чыгалар.
[35] Ә инде үледән терелергә һәм киләчәк дөньяда яшәргә лаек булганнар өйләнмәсләр дә, кияүгә дә чыкмаслар.
[36] Алар инде үлә дә алмаячаклар, чөнки фәрештәләр сыман булырлар. Алар Аллаһы балаларыдыр, чөнки Аллаһы аларны үледән терелтте.
[37] Ә инде янып торган күгән куагы турында сөйләгәндә, Муса үзе дә, Раббыны «Ибраһим Алласы, Исхак Алласы һәм Ягъкуб Алласы» дип атап, үлеләрнең терелүен күрсәткән.
[38] Аллаһы – үлеләр Алласы түгел, Ул тереләрнеке, Аның өчен барысы да тере бит.
[39] Канун белгечләренең кайберләре бу сүзләргә каршы: – Остаз! Яхшы әйттең, – диде.
[40] Шуннан соң алар Гайсәдән бернәрсә турында да сорарга батырчылык итмәделәр.
[41] Аннары Гайсә аларга болай диде: – Ни өчен кешеләр: «Мәсих – Давыт Углы», – дип әйтә?
[42] Зәбур китабында бит Давыт үзе әйтә: «Раббы минем Хакимемә: „Дошманнарыңны Синең аяк астына баскыч басмасы итеп түндергәнче, Минем уң ягымда утыр“, – ди».
[44] Димәк ки, Мәсихне Давыт «Хакимем» дип атый. Алай икән, Мәсих ничек итеп Давытның Углы була алсын?
[45] Бар халык Гайсә сөйләгәннәрне тыңлап торган чакта, Ул, шәкертләренә төбәп, болай диде:
[46] – Өсләренә озын киемнәр киеп, мәйданнарда үзләрен ихтирам белән сәламләгәнне, гыйбадәтханәләрдә – дәрәҗәле урыннарда, мәҗлесләрдә түрдә утыруны сөюче канун белгечләреннән сак булыгыз!
[47] Алар, хәйләләп, тол хатыннарның йортларын тартып алалар, кешеләр күрсен дип, озак итеп дога кылалар. Андыйларны иң каты хөкем көтәдер.