[1] Котылу бәйрәме, икенче төрле әйткәндә, Төче күмәч бәйрәме якынлашып килгән көннәр иде.
[2] Баш руханилар һәм канун белгечләре, халыктан курыкканга күрә, яшертен генә Гайсәдән котылу әмәлен эзләделәр.
[3] Шунда унике шәкертнең берсенә – Искариот кушаматлы Яһүдәнең эченә шайтан керде,
[4] һәм ул, баш руханилар вә Аллаһы йортының каравыл башлыклары янына барып, Гайсәне алар кулына тапшыру хакында сөйләште.
[5] Тегеләр, бу хәлгә бик шатланып, аңа акча бирергә булдылар.
[6] Яһүдә аларның тәкъдиме белән ризалашты һәм халыкка сиздермичә Гайсәне алар кулына тапшыру өчен, җай чыкканны көтеп йөри башлады.
[7] Төче күмәч бәйрәме (Котылу бәйрәме) хөрмәтенә бәрән чала торган көн җитте.
[8] Гайсә: – Барыгыз, безгә Котылу бәйрәме хөрмәтенә табын әзерләгез, – дип, Петер белән Яхъяга йомыш йөкләде.
[9] – Кайда әзерләвебезне телисең? – дип сорады алар Аңардан.
[10] – Шәһәргә аяк басуга, сезгә су чүлмәге күтәргән бер кеше очрар, – дип җавап кайтарды Гайсә. – Аның артыннан барыгыз да, ул кергән өйгә кереп,
[11] йорт хуҗасына: «Остазыбыз синнән: „Котылу бәйрәме ашын шәкертләрем белән кайсы бүлмәдә ашыйк?“ – дип сорый», – дип әйтегез.
[12] Ул сезгә өске каттагы җыештырылган зур бүлмәне күрсәтер, шунда әзерләгез.
[13] Шәкертләр киттеләр, һәм бар нәрсә Гайсә әйткәнчә булып чыкты; бәйрәм табынын алар шунда әзерләделәр.
[14] Аш вакыты җиткәч, Гайсә рәсүлләр белән бергә табын янына утырды.
[15] – Газапларга дучар ителгәнче, Котылу бәйрәме табынында сезнең белән утырып ашарга шундый теләгән идем! – диде аларга Гайсә. –
[16] Сезгә әйтәм: Аллаһы Патшалыгында Котылу бәйрәменең чын мәгънәсе ачыкланганчы, Мин инде бәйрәм ашы ашамаячакмын.
[17] Ул касәне алды да шөкрана кылганнан соң аларга сузып: – Алыгыз, үзара бүлешеп эчегез, – диде. –
[18] Сезгә әйтәм: Аллаһы Патшалыгы килмичә, Мин инде йөзем шәрабы эчмәячәкмен.
[19] Аннары Гайсә икмәк алды да шөкрана кылып сындырды һәм: – Бу сезнең хакка бирелә торган тәнемдер. Мине искә алу өчен, шулай эшләгез, – дигән сүзләр белән шәкертләренә бирде.
[20] Аштан соң Гайсә янә касәне алып: – Менә бу касә сезнең хакка түгелә торган каным белән расланган яңа килешүдер, – диде. –
[21] Әмма Миңа хыянәт итүченең кулы Минем кулым белән бергә шушы өстәлдәдер.
[22] Хәер, алдан ничек билгеләнгән булса, Адәм Углы шул юл белән бара; ләкин Аңа хыянәт итүчегә ни кайгы!
[23] Шәкертләре: – Безнең арада кайсыбыз мондый гамәл кылыр икән? – дип, бер-берсеннән сораша башладылар.
[24] Шуннан алар, арада кайсыбыз бөегрәк саналырга тиеш, дип бәхәсләшергә тотындылар.
[25] Гайсә исә аларга болай диде: – Патшалар халык өстеннән хакимлек итәләр, һәм әлеге идарә итүчеләр «яхшылык кылучылар» дип аталалар.
[26] Сездә исә алай булмасын: иң олы дип саналганы – кече, башлык булганы хезмәтче кебек булсын.
[27] Чөнки кем олырак: өстәл янында утыручымы әллә аңа хезмәт итүчеме? Өстәл янында утыручы түгелме соң? Ә менә сезнең арада Мин хезмәт итүче кебек!
[28] Мин узган барлык сынауларда сез һәрчак янәшәмдә булдыгыз.
[29] Шул сәбәпле, Атам Миңа ышанып тапшырган кебек, Мин дә сезгә патшалык итү хокукын тапшырам.
[30] Сез Минем Патшалыгымдагы табында ашаячаксыз, эчәчәксез һәм, Исраилнең унике ыругы белән идарә итәр өчен, тәхетләрдә утырачаксыз.
[31] Гайсә шунда Петергә: – Шимун, Шимун! Менә шайтан сезне бодай җилгәргән кебек җилгәрергә рөхсәт алды, – диде. –
[32] Әмма син иманыңны югалтмасын дип, Мин синең өчен дога кылдым; син кабат Миңа әйләнеп кайткач, имандашларыңны ныгыт.
[33] Петер Аңа: – Хакимем! Мин Синең белән зинданга да, үлемгә дә барырга әзермен, – дип җавап кайтарды.
[34] Әмма Гайсә аңа: – Петер, сиңа әйтәм: бүген әтәч кычкырып бетергәнче, Минем белән таныш булуыңны син өч тапкыр инкяр итәчәксең, – диде.
[35] Аннары шәкертләреннән: – Мин сезне янчыксыз, биштәрсез, башмаксыз килеш юлга озаткан чакта, сезнең берәр нәрсәгә ихтыяҗыгыз булдымы? – дип сорады. – Һичбер нәрсәгә булмады, – дип җавап бирде тегеләр.
[36] – Әмма хәзер, – диде Гайсә аларга, – янчыгы булганы аны үзе белән алсын, биштәрен дә алсын; ә янчыгы булмаганы өс киемен сатсын да кылыч сатып алсын.
[37] Чөнки сезгә әйтәм, Изге язмадагы «Ул җинаятьчеләр исәбенә кертелде» дигән сүзләр Минем тормышта урын алырга тиеш. Минем хакта язылганнар тормышка ашу алдында.
[38] Шәкертләре Аңа: – Хакимебез! Менә безнең ике кылычыбыз бар, – диде. Ул исә аларга: – Бу турыда җитте! – диде.
[39] Гайсә, өеннән чыгып, гадәтенчә Зәйтүн тавына юнәлде; Аның артыннан шәкертләре дә иярде.
[40] Барып җиткәч, Ул аларга: – Вәсвәсәгә дучар булмас өчен, дога кылыгыз, – диде.
[41] Үзе алардан таш атар арага читкәрәк китте дә, тезләнеп, дога кылырга тотынды:
[42] – И-и Атам! Син ихтыяр кылып, бу газаплар касәсе Мине читләтеп үтсә иде. Хәер, Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын. [
[43] Шулвакыт Аның янына күктән бер фәрештә иңеп, Аңа ныклык бирде.
[44] Күңеле газапланганга, Ул аеруча тырышып дога кылды; Аңардан, җиргә тамган кан тамчылары кебек, тир акты.]
[45] Догасын тәмамлаганнан соң, Ул шәкертләре янына килде һәм аларның кайгыдан талчыгып йоклап ятуларын күрде.
[46] – Нигә йоклап ятасыз сез? – диде Ул. – Торыгыз һәм, вәсвәсәгә дучар булмас өчен, дога кылыгыз.
[47] Ул әле әйтеп тә бетермәде, алар янына бер төркем кеше килеп җитте, иң алдан унике шәкертнең берсе – Яһүдә исемлесе атлый иде. Ул, үпмәкче булып, Гайсә янына килде.
[48] Гайсә исә аңа: – Яһүдә! Син, үбеп, Адәм Углына хыянәт кыласыңмы? – диде.
[49] Гайсә янындагы шәкертләр, эшнең кая таба барганын чамалап, Аңа: – Хакимебез! Бәлки безгә кылычларыбызны эшкә җигәргәдер? – диделәр.
[50] Аларның берсе, олуг руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның уң колагын чабып өзде.
[51] – Туктагыз! Җитәр! – диде шунда Гайсә һәм, хезмәтченең колагына кулын тидереп, аны савыктырды.
[52] Үзен кулга алырга килгән баш руханиларга, Аллаһы йортының каравыл башлыкларына һәм өлкәннәргә исә Гайсә: – Юлбасар тотарга чыккандай, Минем янга кылыч һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! – диде. –
[53] Мин һәр көнне сезнең белән Аллаһы йортында булдым, һәм сез Миңа кул күтәрмәдегез; ә хәзер – сезнең заман, караңгылык хакимлек иткән чор!
[54] Шуннан алар Гайсәне, тотып алып, олуг рухани өенә алып керделәр. Петер исә, арттарак калып, аларга иярде.
[55] Ишегалды уртасында учак яктылар. Башкалар белән бергә Петер дә учак янына килеп утырды.
[56] Бер хезмәтче кыз, аның учак янында утыруын күреп, текәлеп карады да: – Менә бу да Аның белән иде, – диде.
[57] Әмма Петер: – Юк, сеңлем, мин Аны белмим, – дип, Гайсәдән ваз кичте.
[58] Бераздан аны икенче берәү, күреп: – Син дә аларның берсе, – диде. Ләкин Петер ул кешегә: – Юк, дус кеше! – дип, җавап кайтарды.
[59] Берәр сәгатьтән тагын берсе: – Дөрестән дә, бу да Аның белән иде, ул да – Гәлиләя кешесе бит, – дип, катгый рәвештә раслады.
[60] Әмма Петер әлеге кешегә: – Синең нәрсә турында сөйләвеңне аңламыйм, – диде. Ул шушы сүзләрне әйтүгә, әтәч кычкырды.
[61] Шулвакыт Хаким Гайсә, борылып, Петергә карады; һәм Петер Аның «Бүген син, әтәч кычкырганчы, Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең» дигән сүзләрен исенә төшерде;
[62] ул, урам якка чыгып, ачы күз яшьләре түкте.
[63] Гайсәне саклаучылар Аны мыскыл итәргә, кыйнарга тотындылар.
[64] Алар, Гайсәнең күзен каплап, Аңардан: – Пәйгамбәрлегеңне күрсәт әле: Сиңа кем сукты? – дип сорадылар.
[65] Моңардан башка да Аны хурлый торган күп сүзләр әйттеләр.
[66] Таң аткач, халык өлкәннәре, баш руханилар һәм канун белгечләре Югары киңәшмәгә җыелдылар һәм, Гайсәне җыелыш алдына китереп бастырып,
[67] Аңардан: – Җавап бир: Син Мәсихме? – дип сорадылар. Ул аларга: – Әйтсәм – ышанмассыз,
[68] әгәр сезгә сорау бирсәм, җавап кайтармассыз.
[69] Әмма шушы вакыттан башлап, Адәм Углы Кодрәт Иясенең уң ягында утырыр, – диде.
[70] Шунда һәммәсе: – Димәк, Син Аллаһы Углы буласың инде? – дип сорады. – Сез шулай дип әйтәсез ич, – дип җавап бирде Ул.
[71] – Безгә тагын нинди шаһитлык кирәк? – диде алар. – Үз авызы белән әйткәнне ишетеп тордык бит!