[1] Ә Үзенең шәкертләренә Гайсә болай дип сөйләде: – Бер байның хуҗалык белән идарә итүчесе булган. Аның хакында байга: «Милкеңне туздырып бетерә», – дип килеп әйткәннәр.
[2] Бай, аны чакырып: «Синең турыда мин нәрсә ишетәм? Эшең хакында хисап бир, чөнки моннан ары син минем хуҗалыгым белән идарә итә алмыйсың», – дигән.
[3] Шунда идарәче: «Инде нәрсә эшләргә? Хуҗам мине идарә эшеннән азат итә. Җир казырга көчем юк, хәер сорашырга оялам.
[4] Хуҗалык белән идарә итү эшеннән чыгарылгач, кешеләр мине үз йортларына кабул итсеннәр өчен, нәрсә эшләргә кирәген беләм мин», – дип уйлаган да,
[5] хуҗасына бурычы булган кешеләрне бер-бер артлы чакырып, беренчесеннән: «Минем хуҗама синең күпме бурычың бар?» – дип сораган.
[6] Теге: «Мин аңа йөз үлчәм май тиешмен», – дигән. Идарәче аңа: «Бурыч кәгазеңне ал да, утырып, тиз генә „илле үлчәм“ дип яз», – дигән.
[7] Аннары икенчесеннән: «Ә синең күпме бурычың бар?» – дип сораган. Тегесе: «Йөз мичкә бодай», – дигән. Идарәче: «Бурыч кәгазеңне ал да „сиксән мичкә“ дип яз», – дигән.
[8] Ә хуҗа намуссыз идарәчене тапкырлыгы өчен мактаган. Чөнки бу дәвер кешеләре, үзләре сыманнар белән эш кылганда, яктылык балаларыннан күпкә тапкыррак.
[9] Сезгә әйтәм: җирдәге байлык ярдәмендә үзегезгә дуслар булдырыгыз. Шулай эшләсәгез, байлык беткәч, мәңгелек яшәү урынына кабул ителерсез.
[10] Кечкенә нәрсәдә ышанычлы кеше зур нәрсәдә дә ышанычлы булыр, ә кечкенә нәрсәдә ышанычсыз адәм зур нәрсәдә дә ышанычсыз.
[11] Шул рәвешле, әгәр сез җирдәге байлык белән ышанычлы эш йөртмисез икән, чын байлыкны сезгә кем әманәт итәр?
[12] Әгәр башкалар милке белән ышанычлы эш итмисез икән, үзегезгә аталганны сезгә кем бирер?!
[13] Бер кол да ике хуҗага хезмәт итә алмас: берсен ул яратмас, ә икенчесен яратыр; берсенә тугры булыр, ә икенчесен санга сукмас. Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз.
[14] Акча яратучы фарисейлар, боларны ишетеп, Гайсәнең сүзләреннән көлделәр генә.
[15] Әмма Ул аларга болай диде: – Кешеләр алдында сез үзегезне яхшы итеп күрсәтәсез, ләкин Аллаһы сезнең күңелегезне белә бит; кешеләр югары бәя биргән нәрсә Аллаһы өчен җирәнгечтер.
[16] Муса кануны чоры һәм пәйгамбәрләр заманы Чумдыручы Яхъя килгәнче дәвам итте. Хәзер исә Аллаһы Патшалыгы хакында Яхшы хәбәр вәгазь кылына, һәм һәркем шунда омтыла, шунда аяк басарга тырыша.
[17] Әмма күк һәм җир юкка чыкканда да, Канунның бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак.
[18] Үз хатынын аерып, башка хатынга өйләнүче һәркем зина кыла; ире аерган хатынга өйләнүче дә зина кыла.
[19] Кайчандыр бер бай яшәгән. Ул нәфис җитен һәм куе кызыл тукымадан тегелгән затлы киемнәр генә кигән һәм һәр көнне зур-зур мәҗлесләр үткәрә торган булган.
[20] Ә аның капка төбендә, бай табыныннан өстәл астына төшкән сынык-саныкларга өметләнеп, бөтен тәнен җәрәхәт баскан Элгазар исемле бер фәкыйрь ята, һәм этләр, килеп, аның яраларын ялап китә икән.
[22] Көннәрдән беркөнне әлеге фәкыйрь вафат булган, һәм фәрештәләр аны Ибраһим пәйгамбәр янына илткәннәр; шуннан соң бай да үлгән, һәм аны күмгәннәр.
[23] Бай кеше, үлеләр дөньясында газап чиккән вакытта, башын күтәреп караган һәм еракта Ибраһимны, аның янында Элгазарны күргән.
[24] Шунда ул, кычкырып: «Ибраһим атам, шәфкать күрсәтеп, минем янга Элгазарны җибәрче, бармак башын суга чылатып, телемне суытсын иде, чөнки бу ялкында шундый газап чигәмен», – дигән.
[25] Әмма Ибраһим аңа: «Углым! Исеңә төшер, син тормышыңда бар рәхәтне татыдың инде, ә Элгазар михнәт чикте; хәзер исә ул монда юаныч күрә, ә син газап чигәсең.
[26] Моннан тыш, безнең белән сезнең арада зур упкын, шунлыктан сезнең якка чыгарга теләүче моннан китә алмас, сезнең яктан да монда беркем аяк баса алмас».
[27] Бай исә: «Атам, алайса, зинһар өчен, Элгазарны атам йортына җибәр,
[28] анда минем биш туганым бар, Элгазар аларны кисәтсен, алар да бу газапларга тарымасын иде», – дигән.
[29] Ибраһим аңа: «Аларның Мусалары һәм пәйгамбәрләре бар, шуларны тыңласыннар», – дип җавап биргән.
[30] Бай исә: «Юк, Ибраһим атам. Менә үлгәннәрдән берәрсе, терелеп, алар янына барса, бәлки тәүбәгә килерләр иде», – дигән.
[31] Ибраһим аңа: «Әгәр алар Мусаны һәм пәйгамбәрләрне тыңламыйлар икән, берәрсе хәтта үледән терелсә дә, ышанмаячаклар», – дип җаваплаган.