Skip to content
Opens in a new window

[1] Гайсә, Әрихәгә җитеп, шәһәр буйлап барганда,

[2] салым җыючылар башлыгы Зәкәй атлы бер бай адәм,

[3] Аның ниндирәк кеше икәнен бик тә күрәсе килеп, ләкин буе кыска булу сәбәпле халык арасыннан Аны һич күрә алмаганга,

[4] йөгереп, алгарак узды да Гайсә үтәсе юл буенда үскән кыргый инҗир агачына менеп утырды.

[5] Шул турыга җиткәч, Гайсә югары күтәрелеп карады да: – Зәкәй, төш тизрәк, бүген Мин синең өеңдә тукталырга тиешмен, – диде.

[6] Теге тиз генә төште һәм Аны, шатланып, өендә кабул итте.

[7] Бу хәлне күрүчеләрнең барысы: – Шул гөнаһлы адәмнең өенә кереп кунагы булды! – дип ризасызлык белдерде.

[8] Зәкәй исә, торып, Хаким Гайсәгә: – Әфәндем! Милкемнең яртысын фәкыйрьләргә өләшәм, инде кемне дә булса алдаганмын икән, аңа дүртләтә кайтарып бирермен, – диде.

[9] – Бүген шушы гаиләгә котылу килде – әлеге кеше дә Ибраһим нәселеннәндер.

[10] Адәм Углы югалганны эзләп табар һәм коткарыр өчен килде бит.

[11] Гайсә, сүзен дәвам итеп, боларны тыңлап торган халыкка тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде, чөнки Ул Иерусалимгә якын иде инде, һәм кешеләр, тиздән Аллаһы Патшалыгы күренергә тиеш, дип уйладылар.

[12] Гайсә болай диде: – Затлы нәселдән булган бер кеше, патшалыкны кабул итү өчен, ерак илгә киткән. Аннары ул әйләнеп кайтырга тиеш булган.

[13] Юлга чыкканчы, ул, ун хезмәтчесен чакырып, аларның һәрберсенә йөз динар акча биргән һәм: «Мин кайтканчы, шушы акчаларны табыш китерерлек итеп әйләнешкә кертегез», – дигән.

[14] Ләкин ватандашлары, аны яратмау сәбәпле: «Безнең өстән патшалык итүеңне теләмибез», – дип, аның эзеннән илчеләр җибәргәннәр.

[15] Теге, ерак илдә патшалыкны кабул итеп кабат үз иленә әйләнеп кайткач, акча биргән теге хезмәтчеләренең күпме табыш алуларын белү өчен, аларны үз янына чакырырга кушкан.

[16] Беренчесе, килеп: «Хуҗам, син биргән акча ун тапкыр артыграк табыш китерде», – дигән.

[17] Хуҗасы аңа: «Бик әйбәт, син – минем яхшы хезмәтчем. Кечкенә генә нәрсәдә ышанычлы булганың өчен, ун шәһәр синең кул астында булсын», – дигән.

[18] Икенчесе, килеп: «Хуҗам, син биргән акча биш тапкыр артыграк табыш китерде», – дигән.

[19] Хуҗасы аңа да: «Мин сине биш шәһәр өстеннән башлык итәрмен», – дигән.

[20] Ә өченчесе, килеп, болай дигән: «Хуҗам, менә син биргән акча, синнән курыкканга, мин аны кулъяулыкка төреп саклап тоттым. Син кырыс кеше бит: үзең куймаган нәрсәне аласың, чәчмәгәнне урасың».

[22] Хуҗасы аңа: «Әй яраксыз хезмәтче! Әйткән сүзләреңә карап, мин сиңа хөкем чыгарам. Минем кырыс булуымны, үзем куймаган нәрсәне алуымны, үзем чәчмәгәнне уруымны белгәч,

[23] ни өчен соң мин биргән акчаны әйләнешкә кертмәдең? Шулай эшләсәң, кайткач, аңардан табыш алган булыр идем», – дигән.

[24] Шуннан ул янындагыларга: «Акчаны аңардан алыгыз да ун тапкыр артыграк табыш алган хезмәтчегә бирегез», – дип әйткән.

[25] Тегеләр аңа: «Хуҗам! Аның акчасы болай да ун тапкыр артыграк бит инде», – дигәннәр.

[26] Ә ул аларга болай дип җавап биргән: «Сезгә әйтәм: кемдә бар булса, аңа тагын бирелер, ә кемдә юк икән, аның булган нәрсәсе дә тартып алыныр.

[27] Ә инде үзләре өстеннән патшалык итүемне теләмәгән дошманнарымны монда китерегез һәм күз алдымда үтерегез».

[28] Шул сүзләрдән соң Гайсә Иерусалимгә таба юлын дәвам итте.

[29] Зәйтүн-тау итәгендә урнашкан Бәйт-Фәги һәм Бәйт-Әния авылларына якынлашкач, Ул: – Каршыгыздагы авылга барыгыз; анда кергәч, моңарчы һичкем атланмаган, бәйдәге яшь ишәкне күрерсез; шуны, бәйдән ычкындырып, монда алып килегез, – дип, шәкертләренең икесен Үзеннән алдан җибәрде.

[31] – Әгәр берәрсе сездән: «Нигә аны бәйдән ычкындырасыз?» – дип сораса, аңа: «Безнең Хуҗага кирәк ул», – дип әйтегез.

[32] Ике шәкерт китте, һәм барысы да Гайсә әйткәнчә булып чыкты.

[33] Яшь ишәкне бәйдән ычкындырган вакытта, ишәкнең хуҗалары алардан: – Нигә сез ишәкне бәйдән ычкындырасыз? – дип сорадылар.

[34] Тегеләр исә: – Хуҗага кирәк ул, – дип җавап бирделәр.

[35] Ишәкне Гайсә янына алып килделәр; өс киемнәрен ишәкнең сыртына салып, аның өстенә Гайсәне атландырдылар.

[36] Гайсә ишәк өстендә барган чакта, кешеләр Аның юлына өс киемнәрен җәйделәр.

[37] Ә инде Гайсә Зәйтүн тавыннан төшә торган юлга якынлашкач, Күп санлы шәкертләре, үзләре күргән барлык могҗизалар өчен шатланышып, кычкырып-кычкырып, Аллаһыга дан-мактау яудыра башладылар: «Раббы исеменнән килүче Патша мөбарәктер! Күкләрдә – тынычлык, югарыда дан-шөһрәт!»

[39] Халык арасыннан кайбер фарисейлар шунда Гайсәгә: – Остаз! Шәкертләреңне тый! – диде.

[40] Әмма аларга җавап итеп, Ул: – Сезгә шуны әйтәм: алар тынып калсалар, ташлар кычкыра башлаячак, – диде.

[41] Иерусалимгә якынлашып, шәһәргә карашын ташлагач, аның язмышын кайгыртып, Гайсәнең күзләренә яшь килде.

[42] – Ичмасам шушы көндә син тынычлык өчен ниләр кирәклеген белсәң иде! – диде Ул. – Әмма хәзергә синең күзләрең өчен бу яшерендер.

[43] Синең өчен шундый көннәр килер, дошманнарың, әйләнә-тирәңә чокырлар казып, туфраклар өеп, сине чолгап алырлар һәм һәр тарафтан кысарлар.

[44] Сине җимереп, халкыңны кырып бетерерләр, таш өстендә таш калдырмаслар, чөнки син яныңа Аллаһы килеп шәфкать күрсәткән вакытны белмәдең.

[45] Аллаһы йортына кергәч, Гайсә андагы сатучыларны куып чыгара башлады.

[46] – Изге язмада: «Минем Йортым дога кылу йорты булачак», – дип язылган, ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез, – диде Ул.

[47] Гайсә һәркөнне Аллаһы йортында гыйлем бирде. Ә баш руханилар, канун белгечләре һәм халык башлыклары Аны һәлак итү юлларын эзләделәр,

[48] әмма бу эшне ничек башкарып чыгарга икәнен һич уйлап таба алмадылар, чөнки Гайсәнең һәр сүзен йотлыгып тыңлаган халык һәрчак Аның янында булды.

Лүк бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters